ЯҢАЛЫКЛАР


23
март, 2020 ел
дүшәмбе

Очрашканда кешеләр «Исәнмесез! Сәламәт бул!» , - дип бер-берсенә сәламәтлек телиләр һәм бу очраклы түгел. Борынгы заманда ук: «Сәламәтлек байлыктан кыйммәтрәк», «Сәламәтлекне сатып алып булмый», - дигәннәр. 18 март көнне Кызыл Мишә мәдәният йортында «Мин сәламәт булырга телим, табибларга йөрмим» дигән фикерләү  сәгате булып узды. Ул   “Кем күбрәк белә?” дигән уен белән башланып китте. Балаларга кәгазьдә язылган сүзләрдән сәламәт кешене характерлаучы сүзләрне  атарга кирәк иде. Аннан соң балаларга «Сәламәт булсаң - барысы да шәп» дигән презентация күрсәтелде, алар аннан үз сәламәтлекләрен яхшырту һәм саклап калу өчен нәрсә эшләргә кирәклеген белделәр. Чара ахырында балалар белән «Сәламәтлекне нәрсә җимерә, ә нәрсә ныгыта» дигән уен уйналды.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Җир өсте кардан арыну белән җирлек территориясендәге обелискларны көндәлек җыештыру эшләре башкарыла.                                                

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Ир-егетләр арасында Волейбол буенча район чемпионатында Тимершык авыл җирлеге командасы актив катнашып  1 призлы урынны яулады.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

20
март, 2020 ел
җомга

Тимершык авылы мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Балкыш” фольклор ансамбле үзешчәннәре район, республика конкурсларында актив катнашып киләләр.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

8 март - Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Сабай авылы үзешчәннәре  Тимершык авылы мәдәният йортында “Язлар белән килә назлар” дип исемләнгән бәйрәм концерты программасы белән чыгыш ясадылар.  

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

17
март, 2020 ел
сишәмбе

Тимершык авыл җирлегендә Бөек җиңүнең 75 еллыгына багышланган иң дулкынландыргыч  акцияләрнең берсе-ветераннарга, тыл хезмәтчәннәренә «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел» дип аталган юбилей медальләрен тапшыру узды.

6 март көнне Башкарма комитет Җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары - икътисад бүлеге башлыгы М. М. Баһманов, Тимершык авыл җирлеге башлыгы А. Х. Хаҗиев  тыл хезмәтчәннәренә Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан юбилей медальләрен тапшырдылар, аларны котладылар, аларга яхшы кәеф, якыннарының кайгыртучанлыгын һәм игътибарын тоеп яшәүләрен теләделәр.

Безнең ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре күп кенә тарихи вакыйгаларның шаһиты. Аларның җилкәсе артында күпьеллык авыр хезмәт юлы. Аларның якты һәм матур балачаклары тормышның иң авыр чорларына туры килде. Балалар җилкәләрендә алар сугыш авырлыкларын кичерделәр һәм өлкәннәр белән беррәттән җиңү яуларга булыштылар. Ул авыр чорларны алар бүген дә  күз яшьләре белән искә төшерә.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

10
март, 2020 ел
сишәмбе

Язның беренче көннәре һәрвакыт мәхәббәт, матурлык, елмаю һәм чәчәкләр белән тулы. Һәм бу юкка гына түгел. Бу көннәрдә без яз җитүне генә түгел, ә 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көнен дә билгеләп үтәбез. Мәхәббәт аңлату, ярату һәм бүләкләр бирү йогынтысында хатын-кызлар тагын да матуррак һәм сөйкемлерәк булалар. Чөнки бу көннәрдә барлык игътибар аларга, сөйкемле әниләребезгә, әбиләребезгә, кызларыбызга, хатын-кызларыбызга һәм дусларыбызга юнәлтелгән. 7 март көнне Кызыл- Мишә мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре, 8 Март уңаеннан,  "Яз. Мәхәббәт.Хатын-кыз" дип исемләнгән бәйрәм концерты программасы әзерләп, Кызыл-Мишә авылының барлык хатын-кызларына зур бүләк ясадылар. Концертта бары тик  ир-атлар гына катнашты. Мишәбаш һәм Сәрдә авыл клублары мөдирләре Булат Нәҗипов һәм Рузил Ибәтуллин, Иске Мичән авыл мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Ирек Һадиев һәм авыл үзешчәннәре тамашачыларга зур шатлык китерделәр. Бәйрәм киче дәвамында  тамашачыларның  көчле алкышлары тынып тормады.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

6
март, 2020 ел
җомга

Татар халкының гасырлардан килгән аш-су серләрен саклауда, пропагандалауда, халыкка җиткерүдә аш-су остасы Юныс Әхмәтҗановның өлеше бик зур. Ул киңәшләр һәм ашларны әзерләү ысулларын язып кына калмый, ә бәлки үзе үк бик күп төрле ашамлыклар иҗат итә. 5 март көнне Кызыл-Мишә мәдәният йортында ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган һәм авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче белән берлектә әзерләгән "Ягез әле, әбиләр!" дигән конкурс булып үтте. Конкурсның турлары татар халык ашларына нигезләнеп сайланган иде. Китапханәче «Татлыдан татлы – ни татлы»дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырды. Конкурста «Бәлешләр» һәм «Коймаклар» дигән ике команда катнашты. Катнашучылар өчен биремнәр эчтәлекле һәм танып-белүле иде, алар кроссвордлар чиштеләр, сүзләр төзеделәр, табышмакларга җавап бирделәр. Барлык конкурсларның нәтиҗәсе –  дуслык җиңде! Конкурста катнашучылар истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде. Соңыннан «Яраткан ризыгым» конкурсына йомгак ясадылар һәм оста хуҗабикәләр пешереп алып килгән ризыклар белән чәй эчтеләр.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге ТАССРга 100 ел
saby.tatarstan.ru

3
март, 2020 ел
сишәмбе

28 февраль көнне Кызыл-Мишә мәдәният йортында ТАССРның 100 - еллыгына, Саба районының  90 - еллыгына, Җиңүнең 75 - еллыгына багышланган "Буыннар чылбыры" исемле иҗат-отчет концерты булып узды. Прокуратура, хәрби комиссариат, суд приставлары, сак бүлеге хезмәткәрләренең һәм аларның гаилә әгъзаларының һәр чыгышы тамашачылар тарафыннан көчле алкышларга күмелде.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

25
февраль, 2020 ел
сишәмбе

22 февраль көнне Кызыл- Мишә мәдәният йортында, китапханә белән берлектә,озак еллар терлекчелек өлкәсендә ферма мөдире булып эшләгән Мөбарәкҗанов Илгизәр Мидехәт улына багышланган юбилей кичәсе булып узды. Кичәдә хуҗалык җитәкчеләре, хезмәттәшләре, туганнары, дуслары, сыйныфташлары катнаштылар һәм юбилярга иң изге теләкләрен җиткерделәр. Бәйрәм кичәсе матур җырлар, биюләр белән үрелеп барды. Юбилей кичәсе югары дәрәҗәдә узды.               

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International