Безне җылы кояшлы көннәре белән сөендергән җәй дә ахырына якынлашты. 30 август көнне Кызыл-Мишә мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре балалар белән «Сау бул, җәй!» дигән күңел ачу программасы үткәрделәр. Алар балалар белән бергә «Салкын Чишмә» елгасына экскурсиягә бардылар. Башта балалар җәйне кем белән һәм ничек үткәрүләре турында сөйләделәр. Алар җәй көне уйнап, велосипед һәм роликларда йөреп, елгада су коенып, кызынып кына калмыйча, китаплар укырга да онытмаганнар икән. Уен программасы барышында балалар Җәй белән саубуллашу өчен аңа кунакка бардылар. Юлда алар мәдәният хезмәткәрләре әзерләгән төрле биремнәрне үтәделәр. Катнашучылар җәйге, әкияти викторина сорауларына җавап бирделәр, әкият геройларын таныдылар, җәй һәм әкиятләргә багышланган табышмакларның җавапларын таптылар. Балалар «Себерке белән йөгерү», «Маялы» кебек уеннар уйнадылар, җәй турында шигырьләр укыдылар. Барлык сынауларны узгач, Җәйдә кунакта булып, аның белән саубуллаштылар. Барысы да җәйне һәрвакыт искә алып торачакларын, аны бик сагыначакларын әйттеләр. Якты, күңелле, яшел җәй, киләсе елга кадәр сау бул! Без сине кабат түземсезлек белән көтәрбез! Экскурсия ахырында барлык балалар да алып килгән тәм-томнары белән сыйландылар.
Кызыл-Мишә авылы Пионер урамына 350 метр өлешенә МДФ программасы буенча юл эшләнде. Юлны Балтач районында урнашкан “МДСУ-1” оешмасы эшләде.
Тирә-якны төзекләндерү максатыннан Тимершык авыл җирлеге буенча иске йорт, каралты кура сутү эшләре даими үткәрелеп тора.
Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көне ел саен Россиядә 22 августта билгеләп үтелә. Ул РФ Президентының 1994 елның 20 августындагы "Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне турында"гы Указы нигезендә билгеләнгән. 1991 елның бу көнендә Мәскәүдә Ак йорт өстендә беренче тапкыр рәсми рәвештә өч төстәге Россия флагы күтәрелә, ул дәүләт символы сыйфатындагы урак һәм чүкечле кызыл байракны алыштыра. 22 август көнне Кызыл-Мишә мәдәният йортында китапханәче белән берлектә «Ак, зәңгәр, кызыл» дип исемләнгән тематик программа булып узды. Чара башында «Туган илнең триколоры» дигән әңгәмә-презентация аша балаларны Россия флагы барлыкка килү тарихы һәм безнең дәүләт өчен аның әһәмияте турында таныштыру үткәрелде. Шуннан соң «Ак, зәңгәр, кызыл» дигән рәсем конкурсы оештырылды. Балалар россия әләмен ясадылар. Чара ахырында балаларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
18 август көнне Кызыл-Мишә мәдәният йортында китапханәче белән берлектә “Кеше булу кыен түгел, кешелекле булу кыен” дигән шәфкатьлелек дәресе үткәрелде. Дәреснең максаты итеп балаларда мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек, кешеләргә, әти-әнигә, табигатькә игътибарлы мөнәсәбәт тәрбияләү алынды. “Шәфкатьле булу - барлык күркәм гадәтләрнең башы, әдәплелекнең нигезе. Бары шәфкатьле бала гына бәхетле, тәүфыйкълы, мәрхәмәтле, игътибарлы, кешелекле була ала. Без бүген шул хакта сөйләшербез. Ә теманы ачу өчен безгә бүген Фәнис Яруллинның шигырьләре булышыр” – дип башлады үзенең сүзен мәдәният йорты мөдире. Балаларга Фәнис Яруллинның “Иң әйбәт нәрсә кемдә?”, “Калыйк вакытында сорап”, “Калмагыз соңга”, “Рәнҗемәсен”, “Сорау һәм җавап”, “Ашыгыйк” дигән шигырьләре укылды һәм шулар буенча фикер алышу үткәрелде. Китапханәче балаларны “Балачакта алган белем хәтердә гел калачак” дигән китап күргәзмәсендәге китаплар белән таныштырды. “Яхшылык күрәсең килсә, яхшылык ит,” - диелә халык мәкалендә. Кешеләрне һәрвакыт матур эшләребез, игелекле гамәлләребез белән сөендерик! – дип тәмамлады ул үзенең сүзен.
Тимершык авыл җирлегендә көндәлек тирә-якны төзекләндерү буенча максатчан эш алып барыла. Шул максаттан чыгып җәйге чорда җирлек территориясен җыештыру, печән чабу эшләре алып барыла.
Тимершык авылы Габбас урамына Республика программасы нигезендә каты өслекле юл җәю эшләре башкарыла. Эшне ПМК "Мелиорация" ҖЧҖ оешмасы башкара.
7 нче август көнне Тимершык авылында яшәүче Биктимерова Рәшидә әби 95 яшьлек туган көнен билгеләп узды. Аны Тимершык авыл җирлеге башлыгы Хаҗиев А. Х. котлады һәм бүләкләр тапшырды. Алга таба да кәдер, хөрмәттә яшәвен телибез.
Шатлык ул зурмы, кечкенәме - мөһим түгел, ә менә кешеләргә аны бүләк итү үзеңнең дә күңелеңне сугара, яшәү офыгың киңәеп, яктырып киткәндәй була. 5 август көнне Кызыл- Мишә мәдәният йортында, Тимершык, Кызыл-Мишә, Сабай авылларының сәләтле яшьләре катнашында "Яшьлек тавышы" дигән концерт куелды. Концертта яшьләребез башкаруында халык яратып өлгергән эстрада җырлары яңгырады, төрле биюләр сәхнә күрке булды. Тамашачылар концерт программасында катнашучыларның барысын да алкышлар белән каршы алдылар. Матур һәм истә калырлык номерлар барыбызга да онытылмаслык хис-тойгылар бүләк итте. Тамашачыларның концертта яңгыраган җырларга кушылып җырлап утырулары, гөрләтеп кул чабулары яшьләребезгә дәрт өстәде.
«Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит» акциясе кысаларында, "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Тимершык урта гомуми белем бирү мәктәбе» укучыларына букчалар һәм уку кирәк-яраклары тапшырылды. Әлеге акциядә катнашкан һәркемгә рәхмәт сүзләребезне җиткерәбез.