Район күләмендә 1-5 сыйныфлар арасында үткәрелгән шахмат ярышында Тимершык урта мәктәбе укучылары 3 урынны яуладылар.
20 декабрь көнне Кызыл-Мишә мәдәният йортында автор-башкаручы Раил Гаязов үзенең сольный концертын куйды. Концерт Раилнең сүзләренә язылган җырлары, шигырьләре белән үрелеп барды.
Концертта Раил үзенең нинди талант иясе икәнен генә күрсәтеп калмады, халыкны да җырлатты, сканвордлар чиштереп ял да иттерде. Концертта шулай ук авылыбызның үзешчәннәре дә чыгыш ясады. Тамашачыга концерт бик ошады!
2019 елның 6 декабрендә Тимершык урта мәктәбендә укучылар белән полиция майоры А.Г.Романова, полиция капитаны Р.В.Габдрахманов һәм А.Р.Исхакова “Яктылык кайтаручы элементлар”,” Спиртлы эчемлекләр , психотроп һәм наркотик мәтдаләр куллану, тәмәке тарту һ.б”. темаларына әңгәмә уздырдылар. Алар шулай ук укучылар игътибарына 2010 елның 71 законын үтәү кирәклеге турында мәгълүмат җиткерде.
Саба районы прокуратурасы, балалар иҗат үзәге белән берлектә, Тимершык урта мәктәбендә, коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан, Тимершык, Икшермә, Сатыш мәктәбе укучылары арасында “Хокукны яхшы белүчеләр” бәйгесе үткәрде. Бәйге нәтиҗәләре буенча төп җиңүчеләр булып Тимершык укучылары танылды.
5 декабрь көнне Тимершык урта мәктәбе укучылары Республика күләмендә үткәрелүче Ш.Биктимеров исемендәге театр бәйгесендә катнаштылар һәм 1 урынны яулап кайттылар.
Армия сафларына алу буенча көзге чакырылыш вакытында Ватанны сакларга Тимершык авылыннан Мусин Артур, Гумеров Айнур, Нургаязов Айзат, Кызыл-Мишә авылыннан Миннебаев Ринат солдат хезмәтенә алындылар. Шул ук вакытта Тимершык авылыннан Фатыйхов Айтуган шушы көннәрдә армия сафларында хезмәт итеп үзенең дәүләт алдында бурычын үтәп туган якларына әйләнеп кайтты. Егетләрнең барысына да уңышлар телибез.
14 нче декабрь көнне, Кызыл-Мишә мәдәният йортында ,"Саба чишмәләре" иҗат берләшмәсе белән берлектә, Галимова Тайфә Габдрахман кызының 65 яшьлек юбилеена багышланган иҗат кичәсе булып узды. Юбилярны котларга хезмәттәшләре, дуслары, туганнары килгән иде. Аларның һәрберсе Тайфә апага соклануын белдерде һәм изге теләкләрен җиткерде. Бәйрәм кичәсе матур җырлар белән үрелеп барды.
2019 нчы елның 5 нче декабрендә, Балалар иҗат үзәгенең актлар залында, Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламентына "Яшьләр һәм авыл" дигән темага кандидатлар дебатлары булып узды. Тимершык авыл җирлегеннән ике кандидат-Гарифуллина Алинә һәм Хәбибуллина Адилә катнашты. Дебатлар вакытында һәр кандидат үз планнары турында сөйләде, авыл яшьләренең эшчәнлеге турында үз фикерен белдерде һәм әлеге мәсьәләләрне хәл итү юлларын тәкъдим итте.
Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Кызыл-Мишә авылында Мишә елгасы аша яңа күпер төзү эше дәвам итә. Күперне ООО “ Базовый проект” оешмасы эшли
Тимершык авыл җирлегенең яшьләре район буенча үткәрелгән спорт бәйгеләрендә актив катнашып киләләр. 17 нче ноябрь көнне Килдебәк авылында узган баскетбол ярышында ир-егетләр командасы 3 призлы урынны яулап кайттылар. Алар футбол буенча район чемпионатында да катнашалар. Шулай ук Тимершык авылында урнашкан шугалакта боз катыру эшләре алып барыла.