ЯҢАЛЫКЛАР


26
ноябрь, 2019 ел
сишәмбе

Егетләрне армия сафларына озату буенча көзге чакырылыш башланып китте. Тимершык авыл җирлегеннән армия сафларына китүчеләрне хәрвакыт күтәренке рухта, бәйрәмчә озатып калып, каршы алабыз. Чираттагы чакырылышка юлламаны Мусин Артур, Гомәров Айнур, Миннебаев Ренатлар алып кайтты. Шул уңайдан, мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә , солдатка озату кичәсе үткәрелде. Без егетләргә хәер-фатихабызны биреп, тыныч вакытларда яхшы хезмәт итеп, тиз арада өйләренә әйләнеп кайтуларын теләп калабыз. 

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

25
ноябрь, 2019 ел
дүшәмбе

23 нче ноябрь көнне Кызыл -Мишә мәдәният йортында «Әниләр көненә» багышланган бәйрәм концерты булып узды. Авыл үзешчәннәренең һәр чыгышы тамашачы алкышларына күмелде..

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының Тимершык авыл җирлеге Казан шәһәрендә узган чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнашты.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

21
ноябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Тимершык авыл җирлегендә яшь белгечләр өчен арендалы торак төзү дәвам итә. Эшне "Инвестхолдингстрой" ҖЧҖ башкара.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

19
ноябрь, 2019 ел
сишәмбе

Тимершык авыл җирлегенең яшьләре район буенча үткәрелгән спорт бәйгеләрендә актив катнашып киләләр. 2 нче ноябрь көнне традицион рәвештә Саба таңнары призына үткәрелүче татарча көрәш ярышларында тулы команда белән катнашып 3 призлы урынны яулап кайттык. 12 нче ноябрьдән ир-егетләр арасында үткәрелүче мини-футбол буенча район чемпионаты ярышларында катнашуны дәвам итәбез.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

12
ноябрь, 2019 ел
сишәмбе

Тимершык урта мәктәбендә ремонт эшләре дәвам итә. Спорт залында волейбол кагыйдаләрен  тирәнтен өйрәтү өчен махсус стена, урам якта өстәмә бордюрлар урнаштыру, машина гаражы каршына брусчатка җәю, купкан  плиткаларны  ябыштыру  эшләре алып барыла.  Ремонт эшләрен  ПМК -159  оешмасы башкара.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

9
ноябрь, 2019 ел
шимбә

Кешенең туган җире һәрвакыт бер була. Ул туган, укыган, яшәгән урын. Без һәрвакыт үз ватаныбызның кадерен беләбез. Кайчагында без янәшәдә урнашкан, дуслар белән рәхәтләнеп ял итәрдәй искиткеч урыннар барлыгын да белмибез. 6 ноябрь-Татарстан Конституциясе көне уңаеннан, Мингәр авыл клубы мөдире, яшьләр өчен, Лесхоз Боз сараена, "Туган якның юллары" дип исемләнгән поход оештырды. Алар рәхәтләнеп тимераякта шуды һәм күңел ачты. Вакытны бик күңелле итеп үткәрделәр һәм дуслар белән рәхәтләнеп  ял итү өчен туган җиребездә һәрвакыт урын табарга мөмкин икәнлеген аңладылар.  Шуңа күрә мондый походларны алга таба да оештырырга дип килештеләр.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

5
ноябрь, 2019 ел
сишәмбе

3 ноябрь көнне, Көек авыл клубында, сезон ачылуга һәм «Халыклар бердәмлеге» көненә багышланган  "Без бергә!" дип исемләнгән концерт булып узды. Концертта Кызыл-Мишә мәдәният йорты, Көек авыл клубы хезмәткәрләре һәм Кызыл Мишә, Көек авыллары үзешчәннәре катнашты. Бик күп җырлар яңгырады һәм күңелле биюләр башкарылды . Концертка килгән тамашачылар күтәренке кәеф алдылар.  Артистларга алкышлар белән рәхмәт әйттеләр.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

2
ноябрь, 2019 ел
шимбә

4 ноябрьдә Россиядә Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә. Ил өчен бу  бәйрәм тамырлары белән дүрт йөз гасыр элек булган тарихи вакыйгаларга барып тоташа, ул вакытта князь Дмитрий Пожарский һәм Кузьма Минин җитәкчелегендәге халык ополчениесе Мәскәүне Польша интервентларыннан азат итә.
1 ноябрь көнне Кызыл-Мишә мәдәният йортында, китапханә белән берлектә, «Халык бердәмлеге – илнең көче»дип исемләнгән тарихи сәгать үткәрелде. Балалар  сәнгать җитәкчесенең 1612 елгы тарихи вакыйгалар, бу вакыйгаларның ил берләшүендә һәм Россия дәүләтен киләчәктә ныгытудагы роле турында сөйләвен кызыксынып тыңладылар.  Тарих белән танышу уен формасында узды һәм балаларда тарихи характердагы күп кенә өстәмә сораулар уятты, алып баручы җавапларны китапханә фондында булган китаплардан эзләргә тәкъдим итте.
Чара ахырында стена гәҗите чыгарылды.


 

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

1
ноябрь, 2019 ел
җомга

Тормышыбыз яңалыкларга, танышуларга, ачышларга бай. Безнең авыл өчен май җитештерү заводы ачыш булды. Менә 31 нче октябрь көнне Миңгәр авыл клубы мөдире балалар өчен "Мингәр Агро" ҖЧҖнә "Кызыклы сәяхәт"исеме астында экскурсия оештырды. Балалар өчен-бу дөрестән дә кызыклы сәяхәт булды. Без балалар белән лабораториядә,шулай ук май ясый торган заводның үзендә булдык. Безгә җитештерүнең барлык этапларын да сөйләделәр һәм күрсәттеләр. Балалар бик теләп тыңладылар һәм җитештерү моментларын зур кызыксыну белән күзәттеләр. Аннан соң клубта балалар үзләренең тәэсирләре белән уртаклаштылар һәм рәсемнәр ясадылар.

 

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International