Саба районының Тимершык авыл җирлегендә сугыш ветераннарының тол хатыннарын якынлашып килүче Җиңү Көне белән котладылар. Аларга Татарстан Республикасы Президенты исеменнән котлау открыткалары һәм бүләкләр тапшырылды.
Тимершык авыл җирлегендә зиратларны чистарту буенча өмәләр дәвам итә. Халык актив катнаша.
Тимершык авыл җирлегендә авыл урамнарын грейдер белән тигезләү эшләре алып барылды.
24 апрель көнне санитар-экологик икеайлык кысаларында Тимершык авыл җирлегендәге оешма-предприятиеләрдә, шәхси хуҗалыкларда, урамнарда, зиратларда тирә-якны чүпләрдән чистарту максатыннан өмәләр оештырылды. Җыештыру эшләрендә җирлек халкы зур теләк белдереп актив катнашты.
21 апрель көнне Кызыл-Мишә мәдәният йортында Саба интернат-мәктәбенең мөмкинлекләре чикләнгән балалары арасында спорт ярышлары булып узды. Алар ике командага бүленделәр. Спорт дәрте һәм үз командасы өчен җиңүгә ирешү теләге команданың барлык әгъзаларын шулкадәр җәлеп итте ки, алар тирә-юньдәгеләрне сизмәделәр дә. Кызлар һәм малайлар конкурсларда бик теләп катнаштылар, шәхси һәм командада булган җиңүләренә куандылар, үзләренең җитезлекләрен, зирәклекләрен, тизлекләрен күрсәтә алдылар. Барысы да финишка беренче булып килергә тырыштылар. Алар барысы да бәхетле иде. Ә балаларның бәхеттән балкыган күзләрен күрү – бәйрәмне оештыручыларга иң яхшы бүләк булды. Бу чарадан балалар бик күп уңай эмоцияләр, зур дәрт һәм энергия алдылар, чын күңелдән күңел ачтылар. Командалар бер үк санда балл җыйды. Биредә җиңелүчеләр булмады – дуслык җиңде!
14 апрель көнне Кызыл-Мишә мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре юл-транспорт имгәнүләрен киметү максатыннан, Саба интернат-мәктәбе укучылары өчен «Юл хәрәкәте әлифбасы» дип исемләнгән кызыклы уен программасы әзерләделәр. Чара башында Клоун балаларга юл йөрү кагыйдәләре һәм юлда үзеңне ничек дөрес тотарга кирәклеге турында сөйләде. Аннан соң балаларга «Юл хәрәкәте кагыйдәләре белгечләре» һәм «Юл билгеләре илендә» дигән кызыклы уеннар уйнарга, шулай ук викторинада катнашырга тәкъдим ителде. Китапханәче укучыларны "Юл хәрәкәте әлифбасы" сериясеннән китаплар һәм журналлар белән таныштырды. Чара ахырында барысы бергә "Юл әлифбасы" дип исемләнгән видеоролик карадылар.
Халык сынамышлары буенча, яз көне елгаларда ташу суы мул булса игеннәр уңар ди. 9 апрель көнне җирлек территориясендәге вак елгаларга басу, урман сулары төште, шул сәбәпле Мишә елгасы ярлары мул итеп су белән тулды.
Язгы су төшеп чишмәләргә, юлларга зыян салдырмау максатыннан Тимершык авылында урнашкан “Изгеләр” чишмәсе территориясендә су каналларын яңарту, төзекләндерү эшләре башкарылды.
Ир-егетләр арасында Саба муниципаль районы буенча үткәрелүче волейбол ярышларында Тимершык авыл җирлеге командасы актив катнашып уңышлы чыгыш ясап килә.
Язгы ташуга әзерлек максатыннан Тимершык авыл җирлегендә су агу торбалары, канаулар кардан һәм боздан чистартылды.