Тимершык авыл җирлегендә яшь белгечләр өчен арендалы торак төзү дәвам итә. Эшне "Инвестхолдингстрой" ҖЧҖ башкара.
Тимершык авыл җирлегенең яшьләре район буенча үткәрелгән спорт бәйгеләрендә актив катнашып киләләр. 2 нче ноябрь көнне традицион рәвештә Саба таңнары призына үткәрелүче татарча көрәш ярышларында тулы команда белән катнашып 3 призлы урынны яулап кайттык. 12 нче ноябрьдән ир-егетләр арасында үткәрелүче мини-футбол буенча район чемпионаты ярышларында катнашуны дәвам итәбез.
Тимершык урта мәктәбендә ремонт эшләре дәвам итә. Спорт залында волейбол кагыйдаләрен тирәнтен өйрәтү өчен махсус стена, урам якта өстәмә бордюрлар урнаштыру, машина гаражы каршына брусчатка җәю, купкан плиткаларны ябыштыру эшләре алып барыла. Ремонт эшләрен ПМК -159 оешмасы башкара.
Кешенең туган җире һәрвакыт бер була. Ул туган, укыган, яшәгән урын. Без һәрвакыт үз ватаныбызның кадерен беләбез. Кайчагында без янәшәдә урнашкан, дуслар белән рәхәтләнеп ял итәрдәй искиткеч урыннар барлыгын да белмибез. 6 ноябрь-Татарстан Конституциясе көне уңаеннан, Мингәр авыл клубы мөдире, яшьләр өчен, Лесхоз Боз сараена, "Туган якның юллары" дип исемләнгән поход оештырды. Алар рәхәтләнеп тимераякта шуды һәм күңел ачты. Вакытны бик күңелле итеп үткәрделәр һәм дуслар белән рәхәтләнеп ял итү өчен туган җиребездә һәрвакыт урын табарга мөмкин икәнлеген аңладылар. Шуңа күрә мондый походларны алга таба да оештырырга дип килештеләр.
3 ноябрь көнне, Көек авыл клубында, сезон ачылуга һәм «Халыклар бердәмлеге» көненә багышланган "Без бергә!" дип исемләнгән концерт булып узды. Концертта Кызыл-Мишә мәдәният йорты, Көек авыл клубы хезмәткәрләре һәм Кызыл Мишә, Көек авыллары үзешчәннәре катнашты. Бик күп җырлар яңгырады һәм күңелле биюләр башкарылды . Концертка килгән тамашачылар күтәренке кәеф алдылар. Артистларга алкышлар белән рәхмәт әйттеләр.
4 ноябрьдә Россиядә Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә. Ил өчен бу бәйрәм тамырлары белән дүрт йөз гасыр элек булган тарихи вакыйгаларга барып тоташа, ул вакытта князь Дмитрий Пожарский һәм Кузьма Минин җитәкчелегендәге халык ополчениесе Мәскәүне Польша интервентларыннан азат итә.
1 ноябрь көнне Кызыл-Мишә мәдәният йортында, китапханә белән берлектә, «Халык бердәмлеге – илнең көче»дип исемләнгән тарихи сәгать үткәрелде. Балалар сәнгать җитәкчесенең 1612 елгы тарихи вакыйгалар, бу вакыйгаларның ил берләшүендә һәм Россия дәүләтен киләчәктә ныгытудагы роле турында сөйләвен кызыксынып тыңладылар. Тарих белән танышу уен формасында узды һәм балаларда тарихи характердагы күп кенә өстәмә сораулар уятты, алып баручы җавапларны китапханә фондында булган китаплардан эзләргә тәкъдим итте.
Чара ахырында стена гәҗите чыгарылды.
Тормышыбыз яңалыкларга, танышуларга, ачышларга бай. Безнең авыл өчен май җитештерү заводы ачыш булды. Менә 31 нче октябрь көнне Миңгәр авыл клубы мөдире балалар өчен "Мингәр Агро" ҖЧҖнә "Кызыклы сәяхәт"исеме астында экскурсия оештырды. Балалар өчен-бу дөрестән дә кызыклы сәяхәт булды. Без балалар белән лабораториядә,шулай ук май ясый торган заводның үзендә булдык. Безгә җитештерүнең барлык этапларын да сөйләделәр һәм күрсәттеләр. Балалар бик теләп тыңладылар һәм җитештерү моментларын зур кызыксыну белән күзәттеләр. Аннан соң клубта балалар үзләренең тәэсирләре белән уртаклаштылар һәм рәсемнәр ясадылар.
Тимершык урта мәктәбендә чираттагы ремонт эшләре башланып китте. Спорт залында волейбол кагыйдаләрен тирәнтен өйрәтү өчен махсус стена урнаштыру, урам якта өстәмә бордюрлар кую, машина гаражы каршына брусчатка җәю, купкан плиткаларны ябыштыру эшләре башкарыла. Ремонт эшләрен ПМК -159 оешмасы эшли.
26 октябрь көнне, Кызыл-Мишә мәдәният йортында, «Терроризм кинода һәм тормышта» дип исемләнгән танып-белү программасы булып узды. Чара барышында 1991 елдан хәзерге вакытка кадәр Ставрополь краендагы чын вакыйгаларга нигезләнгән «Терроризм кадр артында» дигән документаль фильм карау оештырылды. Фильмда терроризм юлына баскан яшьләрнең ачы язмышлары бик ачык күрсәтелә. Фильм авторлары, үзләре куркынычсызлыкта булып, күп кенә яшьләрне үлем җәзасына озата торган вербовщикларның гамәлләр ысулына да җентекләп тукталалар. Яшьләр белән соңгы елларда дөньяда кылынган террорчылык актлары, террорчыларда тотык булган очракта нинди гамәлләр кылырга кирәклеге турында фикер алышу үткәрелде. Әңгәмә ахырында барысы да бердәм булып терроризмнан куркырга ярамый дигән нәтиҗәгә килделәр, чөнки тормыш куркыныч астында бик авыр һәм террорчылар нәкъ менә шуңа ирешә дә инде. Әмма теләсә кайсы очракта да сак һәм уяу булырга кирәк.
Тимершык авыл җирлеге территориясен төзекләндерү, ямьләндерү максатында көндәлек эш алып барыла. Соңгы вакытларда авыллардагы искергән йорт-кураларны сүтү, йорт яны территорияләрен чистарту эшләрен башкарабыз . Беренчедән бу эш җирлекне төзекләндерү максатында алып барылса, икенчедән пожар куркынычсызлыгы хәм терроризмга каршы саклану чарасы да булып тора.
Шулай ук халык мөрәҗәгатьләренә нигезләнеп Тимершык авылы, Габбас урамы, 9 нчы йортка суүткәргеч салу эшләре башкарылды.