6 март көнне Кызыл-Мишә мәдәният йортында, китапханәче белән берлектә, 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган «Киленнең – кызганнары, кызларның – уңганнары» дип исемләнгән бәйрәм концерт-конкурсы булып узды. Бу көнне тамаша залы язгы кәеф атмосферасына, тамашачыларның елмаюларына, шатлыкларына бай булды. Концертны алып баручылар: китапханәче Әүхәдиева Г. һәм мәдәният йорты мөдире Гаттарова С. барлык катнашучыларны якынлашып килүче яз, мәхәббәт һәм өмет бәйрәме белән котладылар, аларга сәламәтлек, иминлек, язның үзе кебек якты һәм шатлыклы көннәр теләделәр. Конкурста катнашучы кызлар һәм киленнәр – Хәбибуллина Әдилә, Шагабиева Дилә, Гаттарова Айгөл, Сабирова Әлфия, Гаттарова Ләйсән һәм Мөбәрәкова Фәридә үзләренең талантларын күрсәттеләр һәм тамашачыга бүләк иттеләр. Тәкъдим ителгән төрле-төрле биремнәрне конкурсантлар җиренә җиткереп үтәделәр. Киленнәрнең һәм кызларның чыгышларын Альфред Фәхриев, Таңсылу Галимова, Айдар Хантимиров, Нурия Вәлиева музыкаль номерлар белән бизәделәр. Конкурста катнашучыларның барысына да истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бәйрәм чарасы тамашачыларда уңай эмоцияләр калдырып, бер сулышта узды.
Яз ул – яңа тормышның башы, ул елмаюлар, матурлык, кояш һәм, әлбәттә, фантазияләр чоры! Кыш-анабыз әле саубуллашырга җыенмаса да, балалар да, өлкәннәр дә кояшның җылы нурлары, беренче чәчәкләр, кошлар җырлавы турында хыяллана. Күптән көтелгән яз инде безнең ишекләргә килеп кага, безнең күңелләргә күтәренкелек, шатлык, оптимизм һәм уңай эмоцияләр өсти. 5 март көнне Кызыл-Мишә мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре 3 сыйныф укучылары белән «Туган авылымда – яз!» дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрделәр. Балалар китапханәче белән бергә язның төп билгеләрен, язгы айларны кабатладылар, табигатьтәге күзәтүләр белән уртаклаштылар, бу матур ел фасылына багышланган табышмакларга җаваплар таптылар. Рәсем конкурсына балалар иҗади яктан якын килеп, ачык һәм матур рәсемнәр ясадылар, үзләренең эшләрендә язгы кәефләрен чагылдырдылар.
2 март көнне Кызыл-Мишә мәдәният йортында, китапханәче белән берлектә, балалар өчен “Мәрхәмәт елмаюдан башлана” дигән темада тәрбия сәгате үткәрелде. Балалар татар халкының “Өч кыз” әкияте, Ш.Галиевның “Рәхмәтләр хакында” һәм А.Босевның “Трамвайда” шигырьләре белән танышып, яхшылык һәм явызлык турында фикер алыштылар. Чараның икенче өлешендә балалар белән җырлы-биюле халык уеннары уйналды.
Тимершык авыл җирлегендә халыкның үз вакытын файдалы үткәрү өчен барлык мөмкинлекләр тудырылган. Җирлек халкы актив рәвештә төрле спорт төрләре белән шөгыльләнә.
22 нче февраль көнне Тимершык авылында яшәүче Нотфуллина Нәзимә 90 яшьлек туган көнен билгеләп узды. Аны котлап җирле үзидарә һәм колхоз идарәсеннән вәкилләр әзерләнгән бүләк, күчтәнәчләр тапшырдылар. Алга таба да кәдер, хөрмәттә яшәвен телибез.
20 февраль көнне Кызыл-Мишә мәдәният йортында китапханәче белән берлектә «Ватанны саклаучылар» көненә багышланган чара уздырылды. “Егетләребез дә уңган, кияүләр искитәрлек” дигән бәйге-кичәдә егетләр һәм кияүләрдән торган “Заман егетләре” һәм “Баҗайлар” дигән ике команда катнашты. Катнашучы ир-егетләребез бәйге шартлары буенча төрле биремнәр үтәделәр, кызыклы, көтелмәгән сорауларга җавап бирделәр, тел турындагы мәкальләрне дәвам иттеләр. Бәйгеләр арасында үзешчән сәнгатьтә катнашучылар үзләренең иң яхшы номерларын күрсәтеп тамашачыларны куандырдылар. Соңыннан тамашачылар үзләре дә матур итеп күңел ачтылар, рәхәтләнеп биеделәр.
2021 елның 9 нчы феврале көнне Көек авылы клубында “Көек” ҖЧ җәмгыятенең 2020 елгы эшчәнлек нәтиҗәләре буенча хисап җыены булып узды. Хуҗалык җитәкческе Хкрамшин Фәнис Шайхразый улы һәм җаваплы специалистлар эшчәнлеккә тулы анализ ясадылар, 2021 елга планнар билгеләделәр. Җыелышта Саба муниципаль районы буенча авыл хуҗалыгы җитәкчесе урынбасары Харисов Раиф Вазиф улы катнашты.
2021 елның 12 февраль көнне Тимершык авыл җирлеге территориясендә «Россия Чаңгы юлы 2021» - «Татарстан Чаңгы юлы 2021» массакүләм чаңгы ярышлары булып узды. Бу ярышлар халыкны спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү һәм иң көчле чаңгычыларны ачыклау максатыннан оештырылды.
Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көнен безнең илдә 15 февральдә билгеләп үтәләр. Бу дата совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 32 ел тулуга багышланган. 12 февраль көнне, Әфганстанда хәрби бурычларын үтәгән, фидакарьлек, батырлык күрсәтүчеләргә хөрмәт йөзеннән, Кызыл-Мишә мәдәният йортында ,Саба интернат-мәктәбе укучылары өчен, «Ватан чикләрендә сугышкан кешеләрне искә алыйк» дип исемләнгән батырлык дәресе үткәрелде. Әфганстан – безнең төзәлмәс ярабыз. Безнең солдатлар ил җитәкчелеге куйган бурычларны үтәп, үз гомерләрен бирделәр. Авыл мәдәният йорты мөдиренең Әфганстан турында сөйләве «15 февраль - Әфганстаннан гаскәрләрне чыгару көне. Сугышчы-интернационалистларны искә алу көне " дип исемләнгән презентация белән үрелеп барды. Укучылар Совет гаскәрләрен Әфганстанга кертүнең сәбәпләре, совет гаскәрләренең һәм Әфганстан гаскәрләренең уртак хәрби гамәлләре, совет сугышчыларының батырлыгы, җирле халыкка алар тарафыннан күрсәтелгән ярдәм турында белделәр. Барлык катнашучылар да бу сугышта һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Саба районы, Тимершык авыл җирлегенә кергән Миңгәр авылында балык тотар өчен сулыклар күп. Кыш көннәрендә дә балыкчылар үз шөгыльләренә тугры калып боз тишеп балык тоталар.