ЯҢАЛЫКЛАР


30
июль, 2019 ел
сишәмбе

          29 июль  көнне Тимершык мәдәният йортында  Тимершык авыл җирлегенең халык  җыены  үткәрелде.Җыенда Саба муниципаль районы башлыгы  Рәис Нургали улы Минниханов, Саба муниципаль  районы башлыгы урынбасары Расих Рахимҗан улы Закирҗанов, Саба  җирле бүлекчәсе берәмлегенең “Бердәм Россия” сәяси партиясенең  башкарма сәркатибе Фәрит Хәйдәр улы Зарипов, төрле оешмаларның бүлек җитәкчеләре катнашты. Көн тәртибендә Тимершык авыл җирлеге башлыгы  Айдар Ханифулла улы Хаҗиевның  авыл җирлегендәге эшләрнең торышы турында отчеты тыңланды. 2019 елның 30 гыйнварында халыктан кабул ителгән сораулар каралды. Халык җыены тәмамланганнан соң үзешчән сәнгатьтә катнашучылар концерты күрсәтелде.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

29
июль, 2019 ел
дүшәмбе

Тимершык авыл җирлегендә самообложение программасы буенча каты өслекле юллар салу эше тәмамланды. ООО Рамазан оешмасы үзенең командасы белән эшне сыйфатлы итеп башкардылар.

 

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Тимершык авыл җирлегендә хуҗалыклардан көнкүреш калдыклары җыю, эчәргә яраклы су системасының төгәллеген, төзеклеген МПП ЖКХ Шемордан оешмасы тәэмин итә. Алар үз эшләрен вакытында, төгәллек белән башкарып үтиләр.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

23
июль, 2019 ел
сишәмбе

18 июнь көнне Кызыл-Мишә мәдәният йортында китапханә белән берлектә балалар өчен «Күңелле калейдоскоп» дип исемләнгән уен-конкурс программасы үткәрелде. Программада уеннар, мәзәкләр, конкурслар булды, аларда балалар актив катнашты. «Көйне тап», «Сүзләр төзе», «Рәсем яса», «Ул, алар»,  «Зоологик», «Мәкальне дәвам ит» һ.б. уеннар - конкурслар барысы да балаларның күңеленә хуш килде. Балалар барлык конкурсларда да бик теләп катнаштылар. Программаны алып баручы китапханәче Әүхәдиева Г. балаларга конкурс - уен программасында катнашулары өчен рәхмәт белдерде. Чара ахырында балалар дискотекасы узды.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Тимершык авыл җирлеге башлыгы А.Х.Хаҗиев Республика күләмендә үткәрелгән “Территория Закона” конкурсының “Җирлек территориясендә хокук һәм закон үтәлешен саклау” номинациясендә катнашып II призлы урын яулап диплом һәм кыйммәтле бүләк белән бүләкләнде.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

16
июль, 2019 ел
сишәмбе

Тирә якны төзекләндерү максатыннан Тимершык авыл җирлеге буенча иске йорт, каралты кура сутү эшләре даими үткәрелеп тора. Соңгы көннәрдә Тимершык авылы Ак Чишмә урамында иске йорт сүтелеп территориясе чистартылды. 

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

15
июль, 2019 ел
дүшәмбе

12 июль көнне Миңгәр авыл клубы мөдире һәм китапханәче балалар өчен "Сәлам сиңа кадерле җир - анам" дип исемләнгән экскурсия оештырдылар. Безнең туган җиребездән дә матур, кадерле бернәрсә дә юк. Балалар белән бергә туган җиребезнең матурлыкларына, киңлекләренә сокландылар, балаларга авыл турында бик күп кызыклы факторлар турында  сөйләделәр, экологик темага викторина үткәрделәр. Ә аннан соң бергә хәрәкәтле уеннар уйнадылар.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

12
июль, 2019 ел
җомга

Авыл көне ― ул авылдашларның зур гаиләсе өчен һәрвакыт игелекле һәм якты тантана. Бу көннең атмосферасын сүзләр белән аңлатып булмый. Барлык авылдашларның да күңелендә  искиткеч зур шатлык, күңел ачу һәм соклану хисләре дә бар. Гармун моңы яңгырый. Аяклар үзләреннән үзләре биергә тартыла. Кыскасы, хисләрне аңлатып булмый. Бу-чын бәйрәм!  6 июльдә Сабантуй аланында Кызыл Мишә авылы халкы һәм кунаклары традициягә кергән  Авыл көнен бәйрәм иттеләр. «Кешеләргә һәм җиргә мәхәббәт белән!" дигән бәйрәм программасын Кызыл Мишә авыл мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Айдар Хантимиров һәм авыл китапханәсе китапханәчесе Гөлнәзирә Әүхәдиева ачып җибәрделәр. Аннары котлау сүзе белән авылның имам-хатыйбы Дамир Мөхәммәтзяннов чыгыш ясады. Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне кысаларында, барлык күңел ачу һәм халык уеннары нигездә гаилә парлары белән оештырылды. Удмуртиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Ижевск шәһәрендә яшәүче Ирек Мөхәммәтҗанов үзенең якташларына зур бүләк – музыкаль котлау белән кайткан иде.  Тамашачылар үзләренең җирле артистларын көчле алкышлар белән каршы алды, үзләренә таныш җырларга кушылып  җырлады. Бәйрәмнең ахырына  кадәр музыка яңгырады, үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның яраткан җырларын астында дискотека барды.  Бәйрәмне оештыручыларга рәхмәт сүзләре яңгырады. Барлык оештыручыларга һәм катнашучыларга бу көнне халык йөзләрендә елмаю балкыткан, күңелләренә шатлык һәм бәхет биргән өчен зур рәхмәт әйтәсе килә.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

9
июль, 2019 ел
сишәмбе

Тимершык авыл җирлегендә 2019 елда үзара салым акчасына эшләр дәвам итә. Кызыл Мишә авылында Татарстан урамы буенча юлларны төзекләндерү эшләре бара.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

2
июль, 2019 ел
сишәмбе

Бүгенгесе көндә Тимершык авыл җирлегенә караган Кызыл-Мишә мәдәният йортында ремонт эшләре алып барыла. Төзекләндерү эшләре районның ООО “Газводстрой” оешмасы тарафыннан башкарыла. Эш төрләренә килгәндә, бина тирәли брусчатка белән отмоска ясау эшен тәмамладылар. Алга таба мәдәният йортының котельный ремонты, плитка ябыштыру, котел һәм насосларны алыштыру каралган.

 

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International