ЯҢАЛЫКЛАР


4
июнь, 2019 ел
сишәмбе

Тимершык авыл җирлегендә көндәлек тирә-якны төзекләндерү, хезмәт күрсәтү, төрле чараларда катнашу буенча максатчан эш алып барыла. Көек авылында республика программасына нигезләнеп яңа күпер, җәяүлеләр өчен тротуар төзү эшләре тәмамланды.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

28
май, 2019 ел
сишәмбе

Яз җитеп яшел чирәм чыга башлау белән авылларда хуҗалык маллары көтүгә чыга башлый. Тимершык авыл җирлегендә шул уңайдан халык белән очрашып җыелышлар үткәрелде. Быел көнүзәк мәсьәлә булып көтүлекләргә электрон көтүче җайланмасы көйләп, көтүчеләрнең эшен җайлаштыру мәсьәләсе, көтү чыгар өчен Мишә елгасы аша вакытлыча күпер эшләү мәсьәләләре күтәрелде.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

        2019 нче елның 25 нче маенда Тимершык урта мәктәбендә 2019 нче елның чыгарылыш укучыларына багышланган “Соңгы кыңгырау” бәйрәме үткәрелде.  11 нчы сыйныф укукчылары мәктәп белән саубуллаштылар.

        Сәламләү һәм котлау сүзләре белән мәктәп директоры Галимов Ильфат Рафинад улы бәйрәм тантанасын ачып җибәрде. Бәйрәмдә район башкарма комитетының икътисади эшләр бүлеге урынбасары Багманов Марат Мансур улының, район мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз бүлеге җитәкчесе Шамсевалиева Айгөл Марат кызының, Тимершык авыл җирлеге башлыгы Хаҗиев Айдар Ханифулла улының, ООО “Саба”ның Тимершык бригадасы җитәкчесе Шаймарданов Раил Рафыйк улының, Кызыл-Мишә авылы имамы  Мөхәмәтҗанов Дамир Вакыйф улының котлау сүзләре яңгырады. Алар чыгарылыш сыйныф укучыларына имтиханнарны яхшы билгеләргә тапшырып, үзләре теләгән уку йортларына керүләрен теләделәр.

 

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

21
май, 2019 ел
сишәмбе

17 май көнне Тимершык авылы мәчетендә Ифтар ашы булып узды. Чараны авылыбыз эшмәкәре Ибрагимов Ильмир оештырды. Халыкны очраштырып күрештергәне өчен аңа рәхмәтебезне белдерәбез һәм кылган ниятләренең савабын алуын телибез.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

20
май, 2019 ел
дүшәмбе

СССРда 19 майда һәрвакыт Пионерия көне билгеләп үтелә иде. Без барыбыз да, пионер отряды җыенында ачык тавыш бирү юлы белән пионерга кабул иткәннәрен хәтерлибез. Пионер линейкасында Советлар Союзы пионерларының тантаналы вәгъдәсен бирә идек һәм шуннан соң өлкән пионервожатый безгә кызыл пионер галстугы һәм пионер значогы тапшыра иде. Ул вакытта пионерга алу һәркем өчен бик мөһим вакыйга иде. 19 май көнне Кызыл Мишә мәдәният йортында элеккеге пионервожатый Галимова Т. Г. белән очрашу булып узды. Тайфә Габдрахмановна  26 ел Тимершык урта мәктәбендә өлкән пионервожатый булып эшләде.  Үзенең истәлекләрендә ул бик күп кызыклы нәрсәләр сөйләде.   Балалар белән төрле уеннар оештырды. Балаларның  аның белән тиз генә аерылышасылары  килмәде.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

18
май, 2019 ел
шимбә

Юлда йөрү кагыйдаләре куркынычсызлыгын, юл-транспорт хәлакәтләрен кисәтү максатыннан Тимершык авыл җирлегенең җирле әһәмияткә ия булган юлларына  ут яктырткычын кире кайтаручы юл билгеләре урнаштырылды. Шулай ук юл кичүе урыннарына махсус сызыклар сызылды.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

17
май, 2019 ел
җомга

15 май – Бөтендөнья Гаилә бәйрәме көнендә Тимершыкның “Кояшкай” балалар бакчасында Гаилә бәйрәме уздырылды.  Бәйрәмдә киләсе уку елында мәктәпкә керүче 8 бала үз гаиләләре белән катнашты. Бәйрәмнең максаты – гаилә нигезләрен ныгыту, традицияләрне барлау , бер-береңә хөрмәт тәрбияләү, үсеп килүче буынга тормыш кыйммәтләрен аңлату. Чара күтәренке рухта үтте. Барыбызның гаиләләрендә именлек булсын!

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

14
май, 2019 ел
сишәмбе

Тимершык авыл җирлеге территориясенә ООО “Саба”ның Тимершык бригадасы, ООО “Болгар”, ООО “Көек” җәмгыятьләренең иген басулары керә. Бүгенгесе көндә “Тимершык” бригадасының 3300 га гомуми чәчүлек мәйданнары бар. Шуның 1719 гектарына бөртеклеләр чәчелеп,  язгы кыр эшләре барышы 87 % тәшкил итә. Алда кукуруз чәчү, бәрәңге утырту эшләре бар. “Болгар” җәмгыятендә язгы кыр эшләренең 90 % төгәлләнеп, алда карабодай культурасы чәчү калып бара. “Көек” җәмгыяте ашлама кертүне төгәлләп, бөртекле культуралар чәчүне дәвам итә.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

13
май, 2019 ел
дүшәмбе

8 май көнне Миңгәр авыл клубында китапханәче  һәм башлангыч мәктәп белән берлектә Бөек Җиңүнең 74 еллыгы уңаеннан “Йөрәкләрдә әле дә сыкрый тирән яра” дип исемләнгән бәйрәм митинг - концерты оештырылды. Бәйрәм белән котларга Саба муниципаль районының хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау бүлеге җитәкчесе Хуҗин Марсель Мәгъфур улы һәм Тимершык авыл җирлеге башлыгы Хаҗиев Айдар Хәнифулла улы килделәр. Концерт вакытында балалар, клуб мөдире һәм китапханәче башкаруында җырлар һәм шигырьләр яңгырады. Барлык концерт номерлары да алкышлар белән үрелеп барды. Концерттан соң барыбыз бергә обелискка чәчәкләр һәм веноклар куйдык.

 

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

8
май, 2019 ел
чәршәмбе

7 май көнне Кызыл Мишә авыл мәдәният йорты белгечләре Саба интернат-мәктәбенең укучылар һәм укытучылар коллективы белән берлектә «Безгә 41 нчене онытмаска, 45 енчене данга күмәргә!" дигән тантана үткәрделәр. Анда сугыш чоры балалары һәм ятимнәре, тыл хезмәтчәннәре, җирле халык катнашты. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган бәйрәм программасы тантаналы митинг белән башланып китте. Тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш ятимнәре адресына котлау сүзләре белән авыл мәдәният йорты мөдире Гаттарова С. З. чыгыш ясады.  Митингта катнашучылар Бөек Ватан сугышы фронтларында һәлак булган сугышчыларны һәм вафат булган ветераннарны бер минут тынлык белән искә алдылар. Валимухаметовлар һәйкәлгә тере чәчәкләр салдылар. Митингтан соң авыл мәдәният йортының тамаша залында авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре әзерләгән «Безгә яшәргә һәм истә тотарга!" дип исемләнгән тантаналы концерт булып узды. Кунакларны  бәйрәм белән котларга интернат-мәктәп балалары килгән иде.  Алар тамашачыларга биюләр күрсәттеләр, шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Саба интернат-мәктәбе директоры Нуриева Д. Б. кунакларны ихлас һәм җылы сүзләр белән котлады. Авыл үзешчәннәре башкаруында сугыш елларының иң яхшы җырлары һәм заманча җырлар яңгырады. Тантана ахырында тыл ветераннарына, сугыш чоры балалары һәм ятимнәренә күчтәнәчләр өләштеләр.

 

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International