2020 елдан башлап Татарстанда "Авыл территорияләрен комплекслы үстерү" дәүләт программасы гамәлгә ашырыла. Программа, аерым алганда, авыл халкын үтемле һәм уңайлы торак белән тәэмин итү өчен шартлар тудыруны, кадрлар потенциалын үстерүне, инфраструктураны булдыру һәм үстерү һ. б. күздә тота.
Программада авыл җирендә даими яшәүче, яшәү урыны буенча мәҗбүри теркәлүче һәм оешма эшчәнлеге өлкәсенә бәйле рәвештә бер елдан да ким булмаган авыл җирлегендә эшләүче гаилә яки РФ гражданы катнаша ала.
Субсидия күләме федераль һәм республика бюджетлары акчалары хисабына торак бәясенең 80 % ын тәшкил итә. җирле бюджет акчалары һәм (яки) эш бирүче – кимендә 20 % (җирле бюджет 1%+ эш бирүче 19%).
Төзелгән торак эш бирүченең финанс катнашында муниципаль милеккә яки уртак (җирле үзидарә органына һәм эш бирүчегә) рәсмиләштерелә һәм гражданга найм шартларында файдалануга тапшырыла.
Шәхес хезмәт килешүе буенча 5 ел эшләгәннән соң, тиешле эш бирүче белән торак урынын исәп – хисап бәясенең 10% тан артмаган бәядән, ә 10 ел узгач-1% тан артмаган бәядән сатып алырга хокуклы.
Бүгенге көндә Тимершык авыл җирлегендә дә шушы программага нигезләнеп 7 гаиләгә йорт төзү эше алып барыла.
12 ноябрь көнне Тимершык авылында яшәүче Канәфиева Сафиа Габдрахман кызына 90 яшь тулды. Юбилярны котларга Тимершык авыл җирлеге башлыгы Хаҗиев А. Х., Тимершык урта мәктәбе директоры Галимов И. Р. килделәр.
10 ноябрь көнне Кызыл-Мишә мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче белән берлект, Саба районының 90 еллыгына һәм ТАССРның 100 еллыгына багышланган “Иркен минем туган илем” дип исемләнгән танып-белү чарасы үткәрделәр. Балалар китапханәченең туган ягыбыз турында сөйләвен игътибар белән тыңладылар, үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Саба районына һәм ТАССРның 100 еллыгына багышланган китап күргәзмәләре белән таныштылар. Аннары балаларга “Сабам минем – гүзәл ягым” дигән видеоролик күрсәтелде. Без ата-бабаларыбызның бөек казанышлары рухы белән сугарылган җиребездә туып, шунда яшәвебез, үз халкыбызга файдалы булуыбыз белән бәхетле. Иҗади үсеш юлындагы 100 еллык тарих – безнең горурлыгыбыз һәм иртәгесе көнгә ышанычыбыз ул. 90 еллык бай тарихы булган районыбыз да көннән-көн үсә, чәчәк ата. Күзгә күренеп яңа биналар, йортлар сафка баса.
Без кешеләр арасында яшибез, безнең һәр гамәлебез һәм теләгебез кешеләрдә чагыла. Кешеләргә игелекле һәм игътибарлы булырга, аларга сүз, эш-гамәл белән ярдәм итәргә кирәк. Чөнки һәркемгә игелекле, тәрбияле, ягымлы кеше белән эш итү рәхәт. 7 ноябрь көнне Кызыл-Мишә авыл мәдәният йортында "Әдәплелек әлифбасы" дигән тематик сәгать үткәрелде. Мәдәният йорты мөдире балаларга “Маркиз Этикет әлифбасы” дигән презентация күрсәтте, ә китапханәче балаларны «Тәмле сүз.Әдәпле булу серләре" дигән китап белән таныштырды. Балалар бик җанлы әңгәмә кордылар, әдәплелек кагыйдәләре, этикетның төрле төрләре, мәктәптә, кунакта, урамда, телефон аша аралашканда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштылар.
Иҗат сезонын ачу кысаларында, 6 ноябрь көнне Кызыл-Мишә мәдәният йортында “Бердәм булыйк!” дигән бәйрәм концерты булып үтте. Авыл халкы сәхнәгә чыккан артистларны көчле алкышлар белән каршы алды һәм озатып калды. Яраткан тамашачыбызга һәм үзешчән сәнгать артистларына зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
4 ноябрь көнне Кызыл-Мишә мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм китапханәче балалар өчен «Бердәмлектә-көч» дип исемләнгән конкурс-уен программасы үткәрделәр. Чарада урта һәм кече яшьтәге мәктәп балалары катнашты. Программа башында балалар белән «Халыклар бердәмлеге көненә» багышланган рәсем конкурсы үткәрелде һәм «Без бергә» дигән стенгазета чыгарылды. Аннан соң алар белән туплы эстафета уеннары оештырылды, анда балалар үзләренең спорт, акыл сәләтләрен һәм күнекмәләрен күрсәтә алдылар. Үз командалары өчен җиңүгә ирешү теләге балаларны шулкадәр җәлеп итте ки, алар вакыт узганын сизми дә калдылар. Барысы да финишка беренче булып килергә тырыштылар.
Тирә якны төзекләндерү максатыннан Тимершык авыл җирлеге буенча иске йорт, каралты кура сутү эшләре даими үткәрелеп тора.
Тимершык авыл җирлеге буенча чишмәләрне төзекләндерү эшләре бара. Тимершык авылында “Изгеләр” чишмәсе территориясенә дренаж ясалды, Миңгәр авылында иске чишмә сүтелеп яңа чишмә төзелешенә әзерлек бара.
29 октябрь көнне Кызыл-Мишә мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре балалар өчен «Кул-аякларыгызны саклагыз – юлда шаярмагыз!» дип исемләнгән танып-белү уены үткәрделәр. Башта Светофор балаларга светофорның барлыкка килү тарихы турында сөйләде. Соңыннан балаларга юл йөрү кагыйдәләре буенча викторина тәкъдим итте. Балалар табышмаклар чиштеләр һәм юл билгеләре пазллары җыйдылар. Алар юл хәрәкәте инспекторы белән берлектә трамвай, автобус һәм троллейбусны ничек дөрес итеп әйләнеп чыгарга, велосипедта кайсы яшьтән юл буйлап йөрергә мөмкин булуын, ә кайда уйнарга ярамавын искә төшерделәр. Шулай ук балалар китапханәдә булган юл йөрү кагыйдәләре турындагы китаплар һәм журналлар белән таныштылар.
Тимершык авылында Мишә елгасы аша үтүче асылмалы басмага эшмәкәр иганәчеләребез Ибрагимов Эльмир, Исмагилов Дамир һәм дә битараф булмаган авыл халкы булышлыгы белән ремонт ясалды.