ЯҢАЛЫКЛАР


2
апрель, 2019 ел
сишәмбе

31 март көнне Тимершык авыл җирлеге үзешчәннәре Саба муниципаль районы карары нигезендә “Хор көрәше” дип исемләнгән конкурс кысаларында Иске Мичән мәдәният йортында “Җырлыйм туган якта” дип исемләнгән иҗат-отчет концерт программасы белән чыгыш ясадылар. Чарада җирлектәге барлык оешма -предприятиеләр, җирлек халкы актив катнашып чыгышлар ясадылар.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

26
март, 2019 ел
сишәмбе

22,23,24 март көннәрендә Тимершык авыл җирлегенә кергән авылларда мәдәни-күңел ачу чаралары гөрләде. 25 март бөтен Россия күләмендә “Мәдәният хезмәткәрләре” көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан 22 март көнне Кызыл-Мишә авылы клубында җирлеккә кергән мәдәният йорты җитәкчеләре арасында “Мәдәният дөньясында” исеме астында бәйге уздырылып, конкурсантлар бәйгеләрдә җыр, бию, нәфис сүздә осталыкларын күрсәтеп тамашачыларны сөендерделәр. Шулай ук 23, 24 март көннәрендә Тимершык,Кызыл-Мишә, Миңгәр, Көек, Сабай авылларында “Нәүрүз бәйрәмнәре” оештырылды. Һәр авылда “Карга боткасы”, коймак, чәй әзерләнгән иде. Бәйрәмдә олысы, кечесе төрле уен, конкурсларда катнашып спонсорлар тарафыннан әзерләнгән бүләкләрне алып, оештыручыларга һәм иганәчеләргә рәхмәтләрен җиткерделәр.  

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

19
март, 2019 ел
сишәмбе

Тимершык авыл җирлегендә балалар өчен укудан тыш төрле иҗат, спорт тугәрәкләре эшләп килә. Тимершык мәдәният йортында урнашкан көрәш залында остазлары Закиров Данис Ридаилевич житәкчелегендә көрәш тугәрәге эшләп килә. Тугәрәктә Тимершык, Кызыл-Мишә, Мингәр авылларыннан укучы яшьләр шөгыльләнеп, төрле ярышларга йөреп көчләрен сыныйлар. Шунысы куандыра, тирә-якка узенең көрәшчеләре белән дан тоткан Тимершык узенең  көрәшчеләрен тулыландырып тора.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

12
март, 2019 ел
сишәмбе

Тимершык авыл жирлегенә кергән ООО Саба  оешмасынын Тимершык филиалында урнашкан ремонт мастерскойларында киләсе сезонга язгы кыр эшләренә әзерлек зур оешканлык белән бара. Машина, трактор ремонтыннан тыш, язгы чәчу агрегатларын тозекләндеру, тырма жыю эшләре дә башкарыла. Уз эшләрен яратып башкаручы эшчеләр без уз эшебезне намус белән башкарабыз, киләсе елларда да  игеннәр мулдан булсын диләр!

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

5
март, 2019 ел
сишәмбе

3 март көнне Тимершык авыл бозында, ачык һавада 2018-2019 елгы алкалы хоккей сезонын тәмамлау уңаеннан иптәшләрчә очрашу булып узды. Уенга Мишәбаш, Көек,Кызыл-Мишә, Тимершык командалары килгән иде. Ул көнне һава торышы яхшы булды, уенчылар матур уеннар күрсәттеләр. Нәтиҗәдә Мишәбаш командасы 1 урын, Көек,Кызыл-Мишә 2 урын, Тимершык 3 урынны яулады. Уеннарның иганәчесе Фаргать Яхъяевичка зур рәхмәт белдерәбез!

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

26
февраль, 2019 ел
сишәмбе

23 февраль-хәрби бәйрәм генә түгел, ул барлык ир-атлар өчен дә бәйрәм, чөнки алар күңелләре белән  туган ил, ватан, гаилә, дуслар һәм, әлбәттә инде, хатын-кызлар сакчысы. 23 февраль көнне Тимершык авыл авыл җирлегенә кергән барлык авыл клублары һәм мәдәният йорталында ир-атларга багышланган «Ватанны саклаучылар көне» дип исемләнгән бәйрәм чаралары узды.   Чыгыш ясаучылар катнашучыларга кызыклы, иҗади программа бүләк иттеләр. Гомумән алганда, бәйрәм чарасы җылы һәм дустанә шартларда узды. Бәйрәм күңелле чыгышлар белән истә калды һәм барлык катнашучыларга да күтәренке кәеф бүләк итте. 

 

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

19
февраль, 2019 ел
сишәмбе

16 февраль көнне Саба спорт үзәгендә Афганистан сугышы тәмамланып, Совет гаскәрләре чыгарылуга 30 ел тулу уңаеннан ир-егетләр арасында традицион волейбол ярышы булып узды. Бу ярышта Тимершык авыл җирлеге командасы да катнашты, егетләр 10 команда арасында почетлы 3 урынны яулап кайттылар.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

12
февраль, 2019 ел
сишәмбе

Юлда йөрү кагыйдаләре куркынычсызлыгын, юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү максатыннан Тимершык авыл җирлегенең җирле әһәмияткә ия булган юлларына  утяктырткычын кире кайтаручы юл билгеләре урнаштырылды. Шулай ук кышкы чорда җәяүлеләр йори торган махсус юллар да вакытында кардан чистартылып тора.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

5
февраль, 2019 ел
сишәмбе

2019 елның 30 январь көнне Тимершык авыл җирлегенең 2018 нче елгы эшчәнлеккә йомгак ясап гражданнар җыены булып узды. Җыенда Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н. Минниханов, район башлыгы урынбасары Р.Р. Закирзянов, хокук саклау органнары вәкилләре, оешма-предприятия җитәкчеләре катнашты. Тимершык авыл җирлеге башлыгы А.Х.Хазиев халык каршында 2018 нче елда авыл җирлегендә башкарылган эшләр буенча чыгыш ясады һәм 2019 нче елда эшләнергә тиешле эшләргә тукталып, бурычларны да билгеләп үтте. Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н. Минниханов авыл җирлегендә яшәүче халыкка мөрәҗәгать итеп, авылның һәм гомүмән районның киләчәген ничек күрүе, нинди юнәлештә хәрәкәт итәргә кирәк дигән фикерләре белән уртаклашты. Шулай ук халык каршында полиция капитаны, участок вәкаләтлесе Марат Мурсалим улы Гатин, ТР Саба, Теләче муниципаль районнары буенча янгын күзәтчелеге һәм профилактика эше алып баручы дәүләт җитәкчесе, эчке эшләр подполковнигы Галимуллин Айнур Рифкать улы, ТР Саба һәм Теләче муниципаль районнары буенча пенсия фонды җитәкчесе Якупова Фарида Шавкат кызы, пенсия өлкәсендәге законнарга үзгәрешләр турындагы чыгышы, ТР буенча Радио-телевидиния тапшырулары тапшыручы үзәкнең Шәмәрдән цехы җитәкчесе  Хазиев Айрат Шаһимулла улы, “Татэнергосбыт” һәм “Бердәм санау үзәге”(единый расчетный центр)  оешмасы җитәкчесе  Рафиль Хакимҗан улы Галимҗановның электрон түләүләр турында, Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Котдусов Илнур Илдус улы эшмәкәрлек үсеше һәм дәүләт ярдәме турында чыгышлар ясадылар. Соңыннан җирлекнең актив гражданнарын бүләкләү тантанасы булып узды.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

22
гыйнвар, 2019 ел
сишәмбе

Тирә-якны кар-боздан чистартабыз!

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International