2019 елның 12 гыйнварында Тимершык авыл җирлегеннән җыелган командалар арасында Гараев Ильнур Габделбар улы истәлегенә өченче тапкыр традицион волейбол ярышы оештырылды. Уенга ир-егетләр арасыннан 5 команда җыелды. 1 призлы урынны яулап, күчмә кубок, грамота белән “Тау башлары” командасы, 2 призлы урын “ Молодежный”, 3 призлы урынга “Югары Оч” командалары лаек булды.
30,31 декабрь көнне Тимершык авыл җирлегенә кергән мәдәният йортларында Яңа ел бәйрәме тамашалары булып үтте. Мәдәният йортлары хезмәткәрләре, китапханәчеләр һәм үзешчән сәнгать әһелләре бәйрәмгә бик ныклап әзерләнгән иделәр. Бал-маскарадлар югары рухта барды. Килгән кунакларны һәм катнашучыларны Кыш бабай һәм Кар кызы яңа ел белән котлады. Тамашачылар белән дә төрле күңелле уеннар оештырылды. Катнашучыларның барсына да яңа ел сувенирлары һәм Кыш бабай күчтәнәче бирелде. Бал-маскарадлар югары күңел күтәренкелеге белән барды, тамашачылар бәйрәм-тамашадан канәгать калдылар. "Тимершык авыл җирлеге"