ЯҢАЛЫКЛАР


4
февраль, 2020 ел
сишәмбе

3  февраль көнне Тимершык авыл җирлегендә гражданнар җыен булып узды. Җыенда Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н. Минниханов,  Саба муниципаль районы Башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов, хокук саклау органнары вәкилләре, оешма-предприятия җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты. Тимершык  авыл җирлеге башлыгы  А.Х.Хазиев халык каршында 2019 нчы елда авыл җирлегендә башкарылган эшләр буенча чыгыш ясады һәм 2020 нчы елда эшләнергә тиешле эшләргә тукталып, бурычларны да билгеләп үтте. Участок инспекторы М.М.Гатин 2019 нче елда авыл җирлегендә булган хокук бозулар һәм хокук бозуларны кисәтү буенча эшчәнлек белән таныштырды. Шулай ук җыенда ТР Саба, Теләче муниципаль районнары буенча янгын күзәтчелеге һәм профилактика эше алып баручы дәүләт җитәкчесе, эчке эшләр подполковнигы Галимуллин Айнур Рифкать улының “Саба муниципаль районындагы янгын очраклары һәм янгын куркынычсызлыгы таләпләре”турында чыгышы, Татарстан Республикасының Саба һәм Теләче муниципаль районнары буенча пенсия фонды җитәкчесе урынбасары А.Ш. Сөнгатов, Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министырлыгының Саба районындагы бүлек җитәкчесе М.М. Хузинның чыгышлары тыңланды. Җыенны йомгаклап Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н. Минниханов авыл җирлегендә яшәүче халкка мөрәҗәгать итеп, авылның һәм гомүмән районның киләчәген ничек күрүе, нинди юнәлештә хәрәкәт итәргә кирәклеге турындагы фикерләре белән уртаклашты.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

28
гыйнвар, 2020 ел
сишәмбе

Республикада иң популяр булган бәйге "Созвездие-Йолдызлык” ел саен меңләгән талантлы баланы җыеп , күп кенә балаларга эстрада сәнгатенең төрле жанрларында үз көчләрен сынап карау мөмкинлеге бирде.  23 гыйнвар көнне Кече Шыңар авыл мәдәният йортында «Созвездие – Йолдызлык – 2020» эстрада сәнгатенең XX ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең муниципаль этабы булып узды. Бу сайлап алу турында Кызыл-Мишә мәдәният йортыннан  “Вокал”  һәм  "Вокаль ансамбльләр"    номинацияләрендә  Лилия  Шаһабиева һәм "Балачак" вокаль ансамбле чыгыш ясады.  Тамашачылар һәр катнашучыга көчле алкышлар бүләк итте.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

25 гыйнварда Россиядә  «Студентлар көне» (Татьяна көне) билгеләп үтелә. Ул РФ Президентының 2005 елның 25 гыйнварындагы 76 номерлы Указы белән рәсми рәвештә билгеләнгән. Бу көнне Кызыл-Мишә мәдәният йорты хезмәткәрләре яшьләр белән «Студентлар көне» дип исемләнгән интернет-викторина үткәрделәр. Викторинадан соң «ТАИФ-НК АЗС» ҖЧҖенең ягулык-майлау материалларын сату буенча менеджеры Дилә Фәтхриева студентларны Россия студентлары көне белән котлады һәм барысына да «21-литр» акциясе буенча автомобильгә бер тапкыр ягулык салырга мөмкинлек бирүче купоннар өләште. Шулай ук «Студентлар көне белән котлыйбыз» дигән стенгазета чыгарылды.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

21
гыйнвар, 2020 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының Кызыл-Мишә авылында Мишә елгасы аша яңа күпер төзү эше бара. Күперне ООО “ Базовый проект” оешмасы сала.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

17
гыйнвар, 2020 ел
җомга

14 нче гыйнвар көнне Мингәр авылында яшәүче Зиннурова Сөембикә Мөхәммәди кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярга  Саба муниципаль районы Башкарма комитеты аппараты җитәкчесе М.Р. Кәримов Россия Президенты котлавын тапшырды.  Шулай ук Сөембикә апаны Саба районы социаль яклау бүлеге җитәкчесе М.М.Хузин hәм Тимершык авыл җирлеге башлыгы А.Х.Хаҗиев та котладылар.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

14
гыйнвар, 2020 ел
сишәмбе

12 нче гыйнвар көнне Тимершык мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан балалар өчен Яңа ел үткәрелде. Чара кызыклы уеннар, лоторея һәм җыр -биюләр белән үрелеп барды.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

2020 елның 12 гыйнварында Тимершык авыл шугалагында Гәрәев Илнур Гәбделбәр улы истәлегенә багышланган хоккей ярышы үткәрелде. Ярышта 5 команда катнашты. 1 нче призлы урынны Саба Ветераннар командасы, 2 нче призлы урынны Тимершык командасы, 3 призлы урынны Шәмәрдән хоккейчылары яулады. Җиңүчеләр кубок, грамота һәм акчалата бүләк белән бүләкләнделәр.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

10
гыйнвар, 2020 ел
җомга

5 гыйнвар көнне Кызыл-Мишә мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре кышкы каникул көннәрендә балаларны  "Яңа елны бергә каршылыйбыз" дип исемләнгән уен программасына чакырдылар. Анда алар ел символы күсе белән тылсымлы әкият дөньясына сәяхәт ясадылар.  Яңа ел тематикасына бәйле әкиятләрне искә төшерделәр, табышмаклар чиштеләр, әкият персонажларын белү буенча интеллектуаль викторина сорауларына җавап бирделәр. Шулай ук «Кыш турында шигырь», «Серле», «Сүзне тап», «Бизәлгән  чыршы», «Кар фантазияләре»,  «Бәйрәм капчыгы»дип аталган күңелле уен-конкурсларда бик теләп катнаштылар.
Балалар вакытны күңелле һәм кызыклы итеп үткәрделәр,уңай эмоцияләр һәм бүләкләр алдылар.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

7
гыйнвар, 2020 ел
сишәмбе

Кошлар - безнең дусларыбыз. Кыш көне аларга һәрвакытта да җиңел туры килми. Алар ярдәм итү йөзеннән 3 гыйнвар көнне Мингәр авыл клубында "Безнең канатлы дусларыбыз"дип исемләнгән чара үткәрелде. Балалар белән бергә кошлар өчен җимлекләр ясап, аларга азык салып клуб янындагы агачларга элдек. Ә хәзер инде көн саен җимлекләрне карап, кошларга бөртекләр салып торачакбыз.

 

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Кыш җитү белән һәркемнең күңелендә бу ел фасылын күңелле һәм шатлыклы итеп үткәрү теләге туа. 4 январь көнне Кызыл-Мишә мәдәният йорты  һәм китапханә хезмәткәрләре балаларны саф һавада узган «Шатлык һәм көлке көртләрендә» дип исемләнгән уен программасында катнашырга чакырдылар. Кыш бабай  һәм Кар кызы белән бергә балалар хәрәкәтле уеннар уйнадылар, шулай ук рәхәтләнеп чанада шудылар. Бу чарада катнашучылар саф һавада уйнаган хәрәкәтле уеннардан һәм  аралашудан  бик күп уңай эмоцияләр алдылар.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International