ЯҢАЛЫКЛАР


7
гыйнвар, 2020 ел
сишәмбе

Яңа ел - ул иң көтеп алынган һәм искиткеч бәйрәм. Аны тылсымлы, серле, гаҗәеп, кабатланмас, сокландыргыч дип атыйлар. Яңа ел төнендә без барлык теләкләрнең, чираттагы могҗизаның, якты әкиятнең, яңа бәхетнең чынга ашуын көтәбез. 30 декабрь көнне Кызыл-Мишә мәдәният йортында  «Могҗизалы Яңа ел» дип исемләнгән бәйрәм бал – маскарады булып узды. Мәдәният йорты сәхнәсендә   барысын да матур итеп бизәлгән Яңа ел чыршысы көтә иде. Мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре бәйрәм кичәсенә кызыклы һәм бай эчтәлекле театральләштерелгән программа әзерләделәр. Бәйрәмгә җыелган тамашачыларны Яңа ел белән Тимершык авыл җирлеге башлыгы Хаҗиев А.Х. котлады, аларга исәнлек-саулык, эшләрендә, гаилә тормышында, шәхси эшләрендә уңышлар теләде. Бәйрәм кичәсенә Кыш бабай белән Кар кызы килгәч, чын-чынлап күңел ачу башланды.   Кыш бабай белән Кар Кызы бик күп яңа ел бәйгеләре, күңелле уеннар үткәрделәр. Җиңүчеләрне призлар көтте. Кичә сюрпризлар һәм онытылмаслык биюләр белән тулы булды. Бәйрәмдә катнашучыларның барысы да күңелле музыка, әкият геройлары һәм чегәннәр чыгышы, Кыш Бабай һәм Кар кызы котлаулары аша  бер ел буена җитәрлек күңел күтәренкелеге һәм энергия алдылар. Яңа ел бәйрәме барысына  да әкияти тылсым, күңел ачу һәм шатлык хисләре бүләк итте. Барлык начарлыклар да узып баручы елда калсын, ә барлык яхшылыклар һәм  изгелекләр  Яңа  елга аяк бассын. Барыгызга да бәхет, уңышлар, мәхәббәт һәм теләкләрнең чынга ашуы!

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

24
декабрь, 2019 ел
сишәмбе

Район күләмендә  1-5 сыйныфлар арасында үткәрелгән шахмат ярышында Тимершык урта мәктәбе укучылары 3 урынны яуладылар.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

20 декабрь көнне Кызыл-Мишә мәдәният йортында автор-башкаручы Раил Гаязов үзенең  сольный концертын куйды. Концерт Раилнең сүзләренә язылган җырлары, шигырьләре белән үрелеп барды.
Концертта Раил үзенең нинди талант иясе икәнен генә күрсәтеп калмады, халыкны да җырлатты, сканвордлар чиштереп ял да иттерде. Концертта шулай  ук авылыбызның үзешчәннәре дә чыгыш ясады. Тамашачыга  концерт бик ошады!

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

23
декабрь, 2019 ел
дүшәмбе

2019 елның 6 декабрендә Тимершык урта мәктәбендә укучылар белән полиция майоры А.Г.Романова, полиция капитаны Р.В.Габдрахманов һәм А.Р.Исхакова “Яктылык кайтаручы элементлар”,” Спиртлы эчемлекләр , психотроп һәм наркотик мәтдаләр куллану, тәмәке тарту һ.б”. темаларына әңгәмә уздырдылар.  Алар шулай ук укучылар игътибарына 2010 елның 71 законын үтәү кирәклеге турында мәгълүмат җиткерде.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Саба районы прокуратурасы, балалар иҗат үзәге белән берлектә, Тимершык урта мәктәбендә, коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан, Тимершык, Икшермә, Сатыш мәктәбе укучылары арасында “Хокукны яхшы белүчеләр” бәйгесе үткәрде. Бәйге нәтиҗәләре буенча төп җиңүчеләр булып Тимершык укучылары танылды.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

5 декабрь көнне Тимершык урта мәктәбе укучылары Республика күләмендә үткәрелүче Ш.Биктимеров исемендәге театр бәйгесендә катнаштылар  һәм 1 урынны яулап кайттылар.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

17
декабрь, 2019 ел
сишәмбе

Армия сафларына алу буенча көзге чакырылыш вакытында Ватанны сакларга Тимершык авылыннан Мусин Артур, Гумеров Айнур, Нургаязов Айзат, Кызыл-Мишә авылыннан Миннебаев Ринат солдат хезмәтенә алындылар. Шул ук вакытта Тимершык авылыннан Фатыйхов Айтуган шушы көннәрдә армия сафларында хезмәт итеп үзенең дәүләт алдында бурычын үтәп туган якларына әйләнеп кайтты. Егетләрнең барысына да уңышлар телибез.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

16
декабрь, 2019 ел
дүшәмбе

14 нче декабрь көнне, Кызыл-Мишә мәдәният йортында ,"Саба чишмәләре" иҗат берләшмәсе белән берлектә, Галимова Тайфә Габдрахман кызының  65 яшьлек юбилеена багышланган иҗат кичәсе булып узды.  Юбилярны котларга хезмәттәшләре, дуслары, туганнары килгән иде. Аларның һәрберсе Тайфә апага соклануын белдерде һәм изге теләкләрен җиткерде. Бәйрәм кичәсе матур җырлар белән үрелеп барды.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

14
декабрь, 2019 ел
шимбә

2019 нчы елның 5 нче декабрендә, Балалар иҗат үзәгенең актлар залында, Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламентына "Яшьләр һәм авыл" дигән темага кандидатлар дебатлары булып узды. Тимершык авыл җирлегеннән ике кандидат-Гарифуллина Алинә һәм Хәбибуллина Адилә катнашты. Дебатлар вакытында һәр кандидат үз планнары турында сөйләде, авыл яшьләренең эшчәнлеге турында үз фикерен белдерде һәм әлеге мәсьәләләрне хәл итү юлларын тәкъдим итте.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

10
декабрь, 2019 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Кызыл-Мишә авылында Мишә елгасы аша яңа күпер төзү эше дәвам итә. Күперне ООО “ Базовый проект” оешмасы эшли

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International