ЯҢАЛЫКЛАР


8
май, 2019 ел
чәршәмбе

7 май көнне Кызыл Мишә авыл мәдәният йорты белгечләре Саба интернат-мәктәбенең укучылар һәм укытучылар коллективы белән берлектә «Безгә 41 нчене онытмаска, 45 енчене данга күмәргә!" дигән тантана үткәрделәр. Анда сугыш чоры балалары һәм ятимнәре, тыл хезмәтчәннәре, җирле халык катнашты. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган бәйрәм программасы тантаналы митинг белән башланып китте. Тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш ятимнәре адресына котлау сүзләре белән авыл мәдәният йорты мөдире Гаттарова С. З. чыгыш ясады.  Митингта катнашучылар Бөек Ватан сугышы фронтларында һәлак булган сугышчыларны һәм вафат булган ветераннарны бер минут тынлык белән искә алдылар. Валимухаметовлар һәйкәлгә тере чәчәкләр салдылар. Митингтан соң авыл мәдәният йортының тамаша залында авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре әзерләгән «Безгә яшәргә һәм истә тотарга!" дип исемләнгән тантаналы концерт булып узды. Кунакларны  бәйрәм белән котларга интернат-мәктәп балалары килгән иде.  Алар тамашачыларга биюләр күрсәттеләр, шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Саба интернат-мәктәбе директоры Нуриева Д. Б. кунакларны ихлас һәм җылы сүзләр белән котлады. Авыл үзешчәннәре башкаруында сугыш елларының иң яхшы җырлары һәм заманча җырлар яңгырады. Тантана ахырында тыл ветераннарына, сугыш чоры балалары һәм ятимнәренә күчтәнәчләр өләштеләр.

 

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

7
май, 2019 ел
сишәмбе

    Тимершык авыл җирлегендә көндәлек тирә-якны төзекләндерү, хезмәт күрсәтү, төрле чараларда катнашу буенча максатчан эш алып барыла. Көек авылында республика программасына нигезләнеп яңа күпер төзү эше  дәвам итә. Бүгенгесе көндә күпердән машиналар хәрәкәте ачылып, җәяүлеләр өчен тротуар төзү, яр буйларына таш түшәү эшләре алып барыла.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

30
апрель, 2019 ел
сишәмбе

Санитар- экологик икеайлык кысаларында Тимершык авыл җирлегендәге оешма-предприятиеләрдә, шәхси хуҗалыкларда, урамнарда, зиратларда тирә-якны чүпләрдән чистарту, ремонтлау, агач утырту эшләре алып барыла. Күмәк төстә өмәләр оештырылды. Җыештыру эшләрендә җирлек халкы зур теләк белдереп актив катнаша.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

25
апрель, 2019 ел
пәнҗешәмбе

20 апрель көнне Миңгәр авыл клубында  Олы -Нырты авыл җирлегенең  "Авылымның күңелле мизгелләре" дип исемләнгән иҗат-отчет концерты булды. Концерт барышында моңлы җырлар, шигырьләр яңгырады, дәртле биюләр һәм кызыклы күренешләр башкарылды. Концерт тамашачыларга бик ошады. Концерттан барысы да канәгать калдылар.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

23
апрель, 2019 ел
сишәмбе

Район күләмендә ел дәвамында сәламәт тормыш алып бару максатында күп төрле спорт чаралары үздырыла. Тимершык авыл җирлеге укучылары, яшьләре үткәрелгән чараларда актив катнашып, алдынгылыкта йөриләр. Спортка сәләтлелек мәктәп тәрбиясеннән үк башлана. Соңгы ярышлардагы уңышларны алсак, район күләмендә 2006 елгы һәм яшьрәк ир-егет укучылар арасында үткәрелгән баскетбол ярышларында Тимершык урта мәктәбе укучылары 3 нче ел рәттән беренчелекне яулап, күчмә кубокны үзләренә калдырдылар.

Шулай ук Тимершык авылы яшьләре волейбол буенча ир-егетләр арасында район чемпионатының зона этабында икенче урынны яулап, финалга чыктылар. Спортсменнарга алга таба да уңышлар телибез.

 

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тол хатыннар  Җиңү көненең 74 еллыгын каршылау уңаеннан Республика тарафыннан әзерләнгән бүләкләр кабул иттеләр. Бүләкләрне халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Хуҗин М.М. һәм  Тимершык авыл җирлеге башлыгы Хазиев А.Х. тапшырдылар.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

19
апрель, 2019 ел
җомга

Мультфильмнар-балачакның аерылгысыз өлеше. Бу –  бала хыяллана ала торган, үзләренең яраткан әкият геройлары белән очрашырга мөмкин булган дөнья. Менә бүген  , 18 апрель көнне, интернат-мәктәп укучылары әкияткә эләгә алдылар. Алар " Мультляндия-веселяндия»га сәяхәт ясадылар. Кызыл- Мишә мәдәният йортында балалар өчен үткәрелгән күңел ачу чарасы шулай дип аталды. Балалар мультипликация тарихы буенча әңгәмә тыңладылар, мультикларның ничек ясалуы турында белделәр. Аннары презентация ярдәмендә барысы да бик теләп табышмаклар конкурсында һәм яраткан мультфильмнар буенча викторинада катнаштылар.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

18
апрель, 2019 ел
пәнҗешәмбе

12 апрель көнне Мингәр авыл китапханәсендә, авыл клубы белән берлектә Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көненә багышланган   "Галәмгә юл салынды” исемле укучыларга танып-белү сәгате үткәрелде. Китапханәче космонавтиканың тарихы белән таныштырды, "Беренче Гагарин очышы” дип исемләнгән видеоязма күрсәтелде. Клуб мөдире  "Чиксез Галәм” исеме астында рәсем конкурсы үткәрде.

 

 

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Кызыл-Мишә мәдәният йортында күңелле, шау-шулы булды.  Интернат-мәктәп балалары өчен биредә «Беренче апрельдә беркемгә дә ышанмыйм! " дигән күңел ачу-уен программасы үткәрелде. Балалар ике командага бүленеп «Әйләнгеч табышмаклар», «Табышмаклар-мәзәкләр», «Велосипедчылар», «Үткер күзләр», «Кем тизрәк», «Һәм без дә» дигән конкурсларда һәм уеннарда бик теләп катнаштылар. Барлык катнашучылар да күңел күтәренкелеге, яхшы кәеф, шулай ук катнашкан өчен татлы призлар алдылар. Чара «Елмаю» җыры белән тәмамланды.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

16
апрель, 2019 ел
сишәмбе

Экологик ике айлык кысаларында Тимершык авыл җирлегедәге оешма-предприятиеләр, шәхси хуҗалыклар, урамнар, зиратларда тирә-якны чүпләрдән чистарту, ремонтлау эшләре дәвам итә. Җыештыру эшләрендә җирлек халкы зур теләк белдереп актив катнаша.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International