Тимершык авыл җирлеге буенча ремонт, төзекләндерү эшләре башкарылып тора. Тимершык авыл җирлегендә урнашкан уен майданчыкларында ремонт эшләре булып узды .
Тимершык авыл җирлегенә кергән һәйкәлләрдә ремонт эшләре башкарылды. Косметик ремонт ясалды, стела тирәсендәге урын яңартылды.
Бу көнне Тимершык урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары Тимершык авыл җирлеге хезмәте белән танышырга бардылар. Җирлек башлыгы Хаҗиев Айдар Хәнифулла улы балаларга район башлыгы һәм хакимият коллективы эшенең асылын аңлатты. Укучылар Айдар Хәнифулла улын кызыксынып тыңладылар, күп сораулар бирделәр һәм авыл җирлеген төзекләндерү буенча берничә тәкъдим керттеләр.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан Тимершык авыл җирлегендә тыл ветераннарын котладылар. Саба муниципаль районы Пенсия фонды клиентлар белән эшләү бүлекчәсе җитәкчесе Мөгътасимов Марат Мәҗит улы, Тимершык авыл җирлеге башлыгы Хаҗиев Айдар Ханифулла улы һәм Тимершык урта мәктәбенең «Юнармия "хәрәкәте активистлары Татарстан Республикасы Рәисе исеменнән бүләкләр һәм котлау открыткалары тапшырдылар.
Саба районың авыл җирлекләрендә яшь белгечләрне тораклы итү һәм авыл җиренә квалификацияле белгечләр кайтарту максатыннан, Республика күләм “Яшь белгечләргә аренда торагы” программасы кысаларында, йортлар төзелеше дәвам итә. Тимершык һәм Миңгәр авылларында белгечләр өчен чираттагы йортлар төзелә.
Тирә якны төзекләндерү максатыннан Тимершык авыл җирлеге буенча иске йорт, каралты-кура сүтү эшләре даими үткәрелеп тора.
Санитар-экологик икеайлык кысаларында Тимершык авыл җирлегендәге оешма-предприятиеләрдә, шәхси хуҗалыкларда, урамнарда, чишмәләрдә тирә-якны чүпләрдән чистарту максатыннан өмәләр башланды. Җыештыру эшләрендә җирлек халкы зур теләк белдереп актив катнаша.
Ураза бәйрәме мөселманнар өчен изге Рамазан аеның тәмамлануын билгели. Дин тотучылар бу көнне мәчетләрдә бәйрәм намазы укыйлар. 30 март көнне Тимершык авыл җирлегенә кергән мәчетләрдә гает бәйрәме узды.
Саба районы Кызыл- Мишә авылында истәлекле вакыйга булды. Әфган сугышы һәм чик саклау гаскәрләре ветераны Наис Фәиз улы Хафизов истәлегенә ул яшәгән йортка элмә такта куелды. Әлеге чарага әфганчының бергә хезмәт иткән иптәшләре кайтты һәм бу вакыйганың сәбәпчеләре дә нәкъ менә алар. Совет гаскәрләренең әфган җирләреннән чыгарылганына быел 36 ел тулды. Ветераннар, еллар үтсә дә, ул вакыттагы авырлыкларны һәм көрәштәшләрен онытмыйлар. Сугышта һәлак булган, аннан исән-сау кайтып тыныч тормышта яшәп вафат булганнарның исемен мәңгеләштерергә тели алар. Әфганчылар республикабызның төрле районнарыннан җыелып кайтканнар иде. Наис Хафизов истәлегенә булган матур чара алга таба Кызыл- Мишә авылы клубында дәвам итте. Биредә Әфган сугышы, андагы югалтулар, Наис Фәиз улының утлы далада күргәннәре турында үзе исән вакытта сөйләп калдырган хәтирәләре видеоязмада яңартылды. Кичә барышында җирлек имам-хатыйбы Дамир Мөхәммәтҗанов, җирлек башлыгы Айдар Хаҗиев, геройның тормыш иптәше Гөлфия ханым, балалары, туганнары, әфганчы-ветераннар Наис әфәнде турында үзләренең матур хәтирәләре белән уртаклаштылар. Мәдәният хезмәткәрләре башкаруында патриотик рухтагы җырлар яңгырады. Кичәне карарга килгән тамашачы-авылдашлар да чараны яратып кабул итте. Наис Хафизов һәркем күңелендә яхшылыгы, ярдәмчеллеге, ышанычлы, шаян кеше булуы белән истә. Әфганчы-ветеранны искә алу чарасы аның каберенә чәчәкләр салу белән тәмамланды.
26 март көнне Рамазан аенда Тимершык авылы мәдәният йортында ифтар мәҗлесе үткәрелде. Ифтарны авылыбыз эшмәкәрләре- иганәчеләре Дамир Исмагыйлев һәм Эльмир Ибрагимов үткәрделәр. Авылның яше, карты , килгән кунаклар Мөхәмәтҗанов Дамир хәзрәтнең вәгазьләрен тыңлады.Киләчәктә дә туган авылыбызда шулай изге бәйрәмнәрдә очрашырга, тыныч матур тормышта яшәргә язсын.