Тимершык авылы Березовая урамына, ЩПС Республика программасы нигезендә, каты өслекле юл җәю һәм су агу өчен күпер ролен башкаручы торба салынды. Хәзерге вакытта торбаларның терәк конструкцияләрен урнаштыру буенча эшләр алып барыла. Эшне “МДСУ -1” Балтач ҖЧҖ оешмасы башкара.
Гражданнарның үзара салым программасы буенча зират территориясен Сабай торак пунктында агачлардан һәм куаклардан чистарту үткәрелде. Бу программага читтә яшәүче авылдашлар да үз өлешләрен кертә. Бу эшне киләсе елларда да дәвам итәчәкбез.
Балыкчы көне-балыкчыларның һөнәри бәйрәме, аны җәйге чорның иң күңелле бәйрәмнәренең берсе дип атарга була. Балыкчылар көне кысаларында, 11 июльдә Кызыл-Мишә авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар белән балык тоту оештырдылар. Барлык балыкчыларга да балык тоту бәхете елмаймады. Шулай да балалар канәгать калды.
Урам яктырту тормышны уңайлырак итә һәм кешеләрнең куркынычсызлыгын арттыра. Электр энергиясен куллану буенча иң нәтиҗәлеләре – заманча светодиодлы лампалар. Мондый яктылык чыганакларын куллану энергия куллануны һәм эксплуатация чыгымнарын киметү хисабына электр энергиясе өчен түләү чыгымнарын киметергә мөмкинлек бирәчәк.
Тимершык, Сабай торак пунктларында авыл урамнарын кичке яктырту өчен 25 данә светодиодлы лампа урнаштырылган. Торак территориясендә 203 светодиодлы яктырткыч бар. Соңгы 3 елда Республика программасына ярашлы рәвештә, болар барысы да яңа лампаларга алыштырылды, бу бюджетны шактый экономияләргә мөмкинлек бирде.
Соңгы ике елда Тимершык, Көек торак пунктларында су системасын яңарту, яңа барлыкка килгән урамнарга яңа су торбалары сузу, пожар куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен гидрантлар урнаштыру, су саклагыч мәйданнарын койма белән әйләндереп алу эшләре алып барылды. Бу күләмле эшләрне Республика программасы кысаларында АҖ “Саба районы ТКХ Шәмәрдән МПП” оешмасы башкарып чыкты.
«Тимершык урта гомуми белем бирү мәктәбе» МББУ укучылары Тимершык авыл җирлеге территориясендә җәмәгать территорияләренең һәм урамнарының тиешле санитар һәм эстетик торышын саклау өчен үлән чабу эшләрен дәвам итәләр.⠀Үлән чабу аның үсеш чоры дәвамында сезонга берничә тапкыр даими узачак.
Гаилә-ул йорт. Гаилә-мәхәббәт һәм тугрылык хөкем сөргән дөнья. Бу диварлар артында тынычлык һәм мәхәббәт кенә хакимлек итә ала. Гаилә безнең һәрберебез өчен тормышта иң мөһиме, иң кирәклесе. Балаларда гаиләгә карата ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү максатыннан Кызыл-Мишә мәдәният йорты һәм китапханәсе хезмәткәрләре 8 июльдә гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә әдәби сәгать үткәрделәр. Чарада китапханәче, балаларны бәйрәм тарихы белән таныштырды.
Тимершык авыл җирлегендә әйләнә-тирә мохитне төзекләндерү буенча максатчан эш алып барыла. Кызыл-Мишә авылында халык ярдәме белән зират җыештырыла. Гражданнарның үзара салым акчалары хисабына зират территориясен әйләндереп алу эше башланды.
"Саба районы ТКХ Шәмәрдән МПП” Акционер Җәмгыяте тарафыннан Тимершык авыл җирлегенә кергән Көек һәм Тимершык авылларында су саклау зонасының территориясенә койма тоту эшләре алып барыла.
4 июльдә Кызыл-Мишә мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре, балаларда табигатькә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү максатыннан, балалар белән «Табигатьтә начар һава торышы юк» дигән конкурс-күңел ачу программасын үткәрделәр. Балалар табигатьнең барлык матурлыкларын күрделәр, дару үләннәре белән таныштылар, чәчәкләр һәм җир җиләге җыйдылар, һава торышы, кошлар һәм табигать бүләкләре турында викторина сорауларына җавап бирделәр. Экскурсия барышында алар ял иттеләр, уйнадылар, бик күп уңай эмоцияләр һәм тәэсирләр алдылар.