Тимершык авыл җирлегендә территорияне төзекләндерү эшләре дәвам итә. Үлән чабу буенча эш бара, иске йортлар сүтелә.
Җәйнең беренче ае июнь искиткеч бәйрәм – Халыкара балаларны яклау көне белән башлана. Бу көнне Кызыл- Мишә һәм Тимершык мәдәният йортлары янында «Балачак илендә» дигән бәйрәм узды. Башта балаларны җәйге каникуллар башлану белән котладылар һәм аларны күңелле һәм файдалы итеп уздыруларын теләделәр. Аннары балалар әкият геройлары белән бергә күңел ачу диңгезенә чумдылар. Бәйрәмдә балалар төрле конкурсларда, хәрәкәтчән уеннарда катнаштылар. Балалар үзләренең эрудицияләрен, зирәклекләрен, энергияләрен, акылларын күрсәтә алдылар. Авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре оештырган бәйрәм балаларга ошады. Бәйрәм һәркемгә бик ошады.
Хатын-кызлар арасында Саба муниципаль районы буенча үткәрелүче волейбол ярышларында Тимершык авыл җирлеге командасы актив катнашып 2 нче урынны яулады. Кызларны уңышлары белән чын күңелдән котлыйбыз.
12 майда Миңгәр авыл китапханәсендә халыкара шәфкать туташы көненә багышланган "Медицина һөнәре - җан чакыруы!" дигән танып белү сәгате узды. Китапханәче озак еллар Миңгәр ФАПда эшләгән шәфкать туташы А.И. Зиятдинованы чакырды. Чара барышында Алсу Ибраһим кызы үзенең авыр һәм җаваплы, әмма бик кызыклы һәм мөһим эше турында җентекләп сөйләде, шулай ук балаларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Чара барышында шәфкать туташы балаларга һәр кешенең үз сәламәтлеген үзе булдыручы булуын һәм шуңа күрә кечкенәдән үк физкультура белән шөгыльләнү, ныклап тырышу һәм шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү бик мөһим булуын сөйләде. Чара азагында китапханә мөдире Алсу Ибраһим кызы һөнәри бәйрәме белән котлады һәм хезмәтендә сабырлык һәм уңышлар теләде.
Тимершык авыл җирлегендә тирә-якны төзекләндерү буенча даими эшләр алып барылып тора. Тимершык авылы эшмәкәрләре-иганәчелэре Дамир Исмагыйлов һәм Эльмир Ибрагимовлар ярдәме белән Тимершык зиратынын ян капкасы яңартылды.
Кызыл-Мишә авылында зират җыештыру эшләре алып барыла.
Бөек Ватан сугышында җиңүнең 78 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә, Тимершык авыл җирлегендәге сугыштан кайтмый калган авылдашлар истәлегенә эшләнгән һәйкәлләр каршында бәйрәм митингы үткәрелде. Укучылар, авыл халкы мәктәптән һәйкәлгә таба, “Үлемсез полк” акциясе кысаларында, бабаларының рәсемнәрен күтәреп хәрәкәт иттеләр. Бәйрәм укучыларның Җиңү көне уңаеннан концерт номерлары белән үрелеп барды. Бәйрәм митингы һәйкәлгә чәчәкләр кую һәм Бөек Ватан сугышында катнашкан әби-бабаларыбызны бер минут тынлык белән искә алып тәмамланды.
Санитар-экологик икеайлык кысаларында Тимершык авыл җирлегендәге законсыз рәвештә барлыкка килгән чүплекләр юк ителде.
Миңгәр авылының җирле әһәмияттәге юлында чокыр ремонты үткәрелде.
Эшне "Татавтодор" АҖ Саба филиалы башкарды.
Тимершык авыл җирлегендә зиратларны чистарту буенча өмәләр дәвам итә.
Халык актив катнаша.
Тимершык авыл җирлегендә «Саба» ҖЧҖнең «Тимершык» бригадасы кырларыннан бюджет учреждениеләре хезмәткәрләре таш җыюда катнаштылар.