Тимершык авылы Березовая урамында икегә аерып торучы елгага күпер ролен үтәүче торба салынды һәм су агу канаулары чистартылды. Эшне “МДСУ Балтач” ҖЧҖ башкара.
11 август көнне Кызыл-Мишә авылы китапханәчесе Көек авыл клубы мөдире белән берлектә балалар өчен «Әйе, әйе, без!» дип исемләнгән чара үткәрделәр. Уен калейдоскобында алар татар халкының акыллы мәкальләрен һәм әйтемнәрен искә төшерделәр, табышмаклар чиштеләр. Программада көлдергечләр, ребуслар һәм кроссвордлар, математик табышмаклар конкурслары планлаштырылган иде. Аннан соң балалар бик теләп хәрәкәтле уеннар уйнадылар.
Тимершык авылы авылы Комсомол, Кирова, Пушкина, Березовая урамнарында үзара салым программасы нигезендә юл ремонты бара. Эшне "Рамазан" ҖЧҖ башкара.
Тимершык авыл җирлеге буенча көндәлек тирә-якны төзекләндерү буенча максатчан эш алып барыла. Шул максаттан чыгып җәйге чорда җирлек территориясен җыештыру, печән чабу эшләре бара.
5 август көнне Кызыл-Мишә авылы китапханәчесе табигатьтә «Төрле төстәге кино дөньясы» дип исемләнгән танып –белү уен программасы үткәрде. Башта китапханәче кыскача гына кино сәнгатенең барлыкка килүе турында сөйләде. Малайлар һәм кызлар «Мультфильм героен тап» дигән викторинада , конкурсларда актив катнаштылар . Яшь кино сөючеләр үзләренең актерлык сәләтләрен сынап карадылар. Чара барышында балалар рәхәтләнеп Шарль Перроның «Кызыл калфак» әкиятен сәхнәләштерделәр. Балалар үзләрен төрле рольләрдә сынап карадылар. Чара кызыклы һәм мавыктыргыч булды, балаларга бик ошады.
Сабай авылында Бөек Ватан сугышында катнашканнар истәлегенә төзелеп килүче обелиск эшләре төгәлләнде. Эшләр үзара салым программасы нигезендә башкарылды.
Мингәр авыл китапханәсендә " Мин-күңелле карапуз, тәмле, шатлыклы карбыз!» исемләнгән чара үтте. Балалар бик күп кызыклы нәрсәләр белделәр. Китапханәче Мөбәрәкова Алия балаларга арбузның туган ягы – Көньяк Африка, ул анда әле дә кыргый кыяфәттә очрый, дип сөйләде. Карбыз бик файдалы ризык. Карбыздан бик күп тәмле ризыклар әзерләргә була. Балалар карбыз турында табышмаклар чиштеләр, мәкальләр һәм әйтемнәр искә төшерделәр. Балалар өчен төп сюрприз-татлы сый булды, алар тәмле карбыз белән сыйландылар. Барысына да тәмле һәм күңелле булды.
2020 елдан башлап Татарстанда "Авыл территорияләрен комплекслы үстерү"дәүләт программасы гамәлгә ашырыла. Программа, аерым алганда, авыл халкын үтемле һәм уңайлы торак белән тәэмин итү өчен шартлар тудыруны, кадрлар потенциалын үстерүне, инфраструктураны булдыру һәм үстерү һ. б. күздә тота.
Программада авыл җирендә даими яшәүче, яшәү урыны буенча мәҗбүри теркәлүче һәм оешма эшчәнлеге өлкәсенә бәйле рәвештә бер елдан да ким булмаган авыл җирлегендә эшләүче гаилә яки РФ гражданы катнаша ала.
Субсидия күләме федераль һәм республика бюджетлары акчалары хисабына торак бәясенең 80 % ын тәшкил итә. җирле бюджет акчалары һәм (яки) эш бирүче – кимендә 20 % (җирле бюджет 1%+ эш бирүче 19%).
Төзелгән торак эш бирүченең финанс катнашында муниципаль милеккә яки уртак (җирле үзидарә органына һәм эш бирүчегә) рәсмиләштерелә һәм гражданга найм шартларында файдалануга тапшырыла.
Шәхес хезмәт килешүе буенча 5 ел эшләгәннән соң, тиешле эш бирүче белән торак урынын исәп – хисап бәясенең 10% тан артмаган бәядән, ә 10 ел узгач-1% тан артмаган бәядән сатып алырга хокуклы.
Бүгенге көндә Тимершык авыл җирлегендә дә шушы программага нигезләнеп 8 гаиләгә йорт төзелеше алып барыла.
Кызыл-Мишә авылы М. Җәлил урамында үзара салым программасы нигезендә юл ремонты бара. Эшне "Рамазан" ҖЧҖ башкара.
Халыкара дуслык көне - кешеләр арасында мөнәсәбәтләрне ныгытуга юнәлдерелгән бәйрәм. Бәйрәмнең максаты -кешеләр, тулы бер мәдәниятләр, дәүләтләр һәм милләтләр арасында дустанә мөнәсәбәтләр мөһимлеге турында искә төшерү. 27 июль көнне Мингәр авыл китапханәсендә «Халыкара дуслык көне» темасына әңгәмә үткәрелде. Балалар аларга хас булган милләтләрне искә төшерделәр, милләтара дуслык мөһимлеге турында сөйләштеләр. Бергә дуслык турында шигырьләр укыдылар.