Кзыл-Мишә авылында авыл халкы булышлыгы белән зират коймасы төзекләндерелде.
Бүгенгесе көндә Саба районыында үз халкы өчендә, читтән килгән кунаклар өчендә күреп, сокланып китәр урыннарыбыз бик күп. Тарихи урыннар белән бер рәттән яңа социаль, сәнәгать үзәкләре булдырылып кына тора. Районның туристлар өчен булдырылган махсус маршруты да бар һәм ул эшли. Шушы маршрутка безнең җирлектән объектлар кергән. Миңгәр авылында СССРның Халык артисты, куп төрле дәүләт премияләре лауреаты, театр артисты Шәүкәт Хәсән улы Биктимеров музее урнашкан. Аның белән танышырга Рәсәй төбәкләреннән дә киләләр. Икенче кунаклар үз итә торган урын Миңгәрдәге Манара Тауэр, халык телендә Казандагы Сөембикә манарасының аналогы дибез. Ул бүгенгесе көндә шәһәр читендәге кунак комплексы ролен уйный. Моны күреп, ял итеп китәргә Россиянең күп төбәкләреннән кайталар. Монда табигать искитмәле, урман-полосалар хәм 20 якын ясалма күлләр булдырылган. Алар аша җәяүлеләр хәм велосипедта йөрүчеләр өчен тротуарлар эшләнгән. Бу матурлыкны булдырганы өчен Мингәр авылында туып үскән җитәкче, иганәче Миннәхмәтов Җәүдәт Мидхәт улына зур рәхмәт. Миңгәрдә шулар белән бер рәттән җитештерү тармаклары да үсеп килә. Бу эшчәнлекләрнең барсыда авыллар үссен өчен эшләнә. Халыкка эш урыннары булдырыла, туристлар хисабына район икътисады яхшыра, җирлеккә салымнар нигезендә өстәмә табыш керә.
Җирлек тулысы белән Мишә елгасы буенда урнашкан. Территория аша 25 төзекләндерелгән чишмә ага. Иң данлыклысы Тимершык авылында “Изгеләр чишмәсе”. Гөмумән туристларны җәлеп итәрлек урыннар җирлек буенча күп. (Тимершәех каберлеге, Төпсез кое, Асылмалы басма, Авыл музейлары, Мәчетләр, Бөек Ватан сугышында катнашканнар истәлегенә обелисклар, Көек авылында эшмәкәрләр династиясе Хурамшиннар).
Россия әләме көне-ул рәсәй халкының барлык буыннары бәйрәме, бөек ил тарихына хөрмәт күрсәтү. Бу бәйрәм безнең өчен бөек илебез, ватандашларыбыз өчен горурлык хисе тудыра. Шул уңайдан, 20 август көнне, Кызыл-Мишә мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Ак, зәңгәр, кызыл» дип исемләнгән тематик сәгать үткәрделәр. Балаларга әләмнең килеп чыгу тарихы, төрле төстәге әләмнең әһәмияте турында сөйләнде. Аннан соң балалар төрле төстәге карандашлар белән Россия әләмен ясадылар.
Тимершык авылы Березовая урамында икегә аерып торучы елгага күпер ролен үтәүче торба салынды һәм су агу канаулары чистартылды. Эшне “МДСУ Балтач” ҖЧҖ башкара.
11 август көнне Кызыл-Мишә авылы китапханәчесе Көек авыл клубы мөдире белән берлектә балалар өчен «Әйе, әйе, без!» дип исемләнгән чара үткәрделәр. Уен калейдоскобында алар татар халкының акыллы мәкальләрен һәм әйтемнәрен искә төшерделәр, табышмаклар чиштеләр. Программада көлдергечләр, ребуслар һәм кроссвордлар, математик табышмаклар конкурслары планлаштырылган иде. Аннан соң балалар бик теләп хәрәкәтле уеннар уйнадылар.
Тимершык авылы авылы Комсомол, Кирова, Пушкина, Березовая урамнарында үзара салым программасы нигезендә юл ремонты бара. Эшне "Рамазан" ҖЧҖ башкара.
Тимершык авыл җирлеге буенча көндәлек тирә-якны төзекләндерү буенча максатчан эш алып барыла. Шул максаттан чыгып җәйге чорда җирлек территориясен җыештыру, печән чабу эшләре бара.
5 август көнне Кызыл-Мишә авылы китапханәчесе табигатьтә «Төрле төстәге кино дөньясы» дип исемләнгән танып –белү уен программасы үткәрде. Башта китапханәче кыскача гына кино сәнгатенең барлыкка килүе турында сөйләде. Малайлар һәм кызлар «Мультфильм героен тап» дигән викторинада , конкурсларда актив катнаштылар . Яшь кино сөючеләр үзләренең актерлык сәләтләрен сынап карадылар. Чара барышында балалар рәхәтләнеп Шарль Перроның «Кызыл калфак» әкиятен сәхнәләштерделәр. Балалар үзләрен төрле рольләрдә сынап карадылар. Чара кызыклы һәм мавыктыргыч булды, балаларга бик ошады.
Сабай авылында Бөек Ватан сугышында катнашканнар истәлегенә төзелеп килүче обелиск эшләре төгәлләнде. Эшләр үзара салым программасы нигезендә башкарылды.
Мингәр авыл китапханәсендә " Мин-күңелле карапуз, тәмле, шатлыклы карбыз!» исемләнгән чара үтте. Балалар бик күп кызыклы нәрсәләр белделәр. Китапханәче Мөбәрәкова Алия балаларга арбузның туган ягы – Көньяк Африка, ул анда әле дә кыргый кыяфәттә очрый, дип сөйләде. Карбыз бик файдалы ризык. Карбыздан бик күп тәмле ризыклар әзерләргә була. Балалар карбыз турында табышмаклар чиштеләр, мәкальләр һәм әйтемнәр искә төшерделәр. Балалар өчен төп сюрприз-татлы сый булды, алар тәмле карбыз белән сыйландылар. Барысына да тәмле һәм күңелле булды.