11 июль көнне Тимершык авылында “Хаҗи” чишмәсе янында корбан ашы үткәрү фикерен Тимершык авылында яшәүче Мубаракшин Фәрит башлап җибәрде. Ашны үткәрүдә ярдәм иткән иганәчеләребез Ибрагимов Эльмир, Биктимеров Ленур, барлык оештыру эшендә катнашкан ир-игетләребезгә, хатын-кызларыбызга бик зур рәхмәт.
Тимершык авыл җирлегенең Сабай авылында, үзара салым программасы нигезендә, Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә обелиск төзелә.
Тимершык авыл җирлегендә территорияне төзекләндерү эшләре дәвам итә. Үлән чабу буенча эш алып барыла, иске йортлар сүтелә.
Тимершык авыл җирлегенең Көек авылында су белән тәэмин итү системасы өчен яңа резервуар куела.
Көек авыл клубында балалар өчен төрле чаралар үткәрелә. 5 июль көнне балалар «Туп – безнең дус» дип исемләнгән чарада актив катнаштылар.
Шәһәрдән кайткан балалар белән Сабай авылы клубында төрле чаралар утеп тора. 28 июнь көнне балалар белән “Ут дус та, дошман да” дигән әңгәмә үткәрелде.
25 июнь көнне Кызыл-Мишә мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре авылдашларын көтеп алган очрашуын оештырдылар. Кызыл-Мишә авылы якташлар очрашуына кайчандыр биредә яшәгән һәм бүгенге көнгә кадәр авылдашларына булган мәхәббәтен саклап калуны дәвам иткән кешеләр җыелды. Күпме еллар күрмичә, үткән елларны, алар белән янәшә яшәгән кешеләрне искә алдылар, вафат булган кешеләрне искә алдылар, үзләре һәм тормышлары турында сөйләделәр. Вакыт кире әйләнеп кайтты дигән хис, авылдашлар да тагын бер кат ваемсыз балачакта булдылар. Берничә сәгатькә җыелган кунаклар көндәлек көнкүреш ыгы - зыгы турында оныттылар һәм барысы да бер-берсенә шат булган бәйрәм дөньясына күчтеләр. Барысы да уңай эмоцияләр һәм яңа очрашуга өмет алдылар.
27 июнь көнне Саба муниципаль районы Мингәр авылында яшәүче Богманова Бибиниса Гиният кызы 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны Россия Президенты В. В. Путин һәм Саба муниципаль районы Башлыгы Минниханов Р.Н. исеменнән Тимершык авыл җирлеге башлыгы Хаҗиев А. Х. һәм җаваплылыгы чикләнгән «Болгар» җәмгыяте вәкиле котлады.
Саба мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен интернат-мәктәбендә агымдагы ремонт эшләре бара: стеналарны буяу, мәктәп бинасында, остаханәдә вентиляцияне ремонтлау, брусчатка җәю, ишекләрне алыштыру, котельныйда, подвал бинасында ремонт эшләре дәвам итә. Ремонт эшләрен Саба ПМК -159 оешмасы башкара.
Тимершык авыл җирлеге буенча көндәлек тирә-якны төзекләндерү буенча максатчан эш алып барыла. Шул максаттан чыгып җәйге чорда җирлек территориясен җыештыру, печән чабу эшләре бара.