ЯҢАЛЫКЛАР


5
февраль, 2022 ел
шимбә

4 февраль көнне  Тимершык авыл җирлегенең отчет җыены булып узды. Җыенда Саба муниципаль районы Башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов, хокук саклау органнары вәкилләре, оешма җитәкчеләре  катнашты. Җыелыш башында «Татмедиа» АҖ һәм «Саба дулкыннары» АҖ әзерләгән видеоматериаллар каралды. Җыенның көн тәртибе түбәндәгечә булды:

1.Тимершык авыл җирлегендә урнашкан бюджет оешмаларының 2021 елда эшләгән эшләренә еллык отчеты.

2.Участок вәкаләтлесе Гатин Марат Мөрсалим улының  чыгышы.

3. Саба һәм Теләче районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Галимуллин Айнур Рифкатович чыгышы.

4. Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы башкарма комитетының җәмәгать тәртибен тәэмин итүче әйдәп баручы белгече Исхакова Альбина Раиф кызының чыгышы 

5. Саба муниципаль районы Баш ветеринария табибы Ганиев З.Р. йогышлы авыруларның аерым төрләре һәм этләрне стериальләштерү буенча мәгълүмат белән чыгышы.

6. «Россельхозбанк» АҖнең өстәмә офисы начальнигы Р.К. Билалованың «Авыл ипотекасы» программасы белән таныштыруы.

7. Тимершык  авыл җирлеге башлыгы  А.Х.Хазиевның 2021 елда эшләгэн эшләргә еллык отчеты һәм 2022 елда эшләнергә тиешле эшләр һәм планнар белән таныштыруы.

8. Узган елгы җыенда бирелгән сорауларнын үтәлеше

9. Сораулар, тәкъдимнәр, төрлеләр.

10. Җыелышка Саба муниципаль районы Башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов чыгышы белән йомгак ясады. Район башлыгы урынбасары муниципаль район территориясендә максатчан программаларны гамәлгә ашыру, районда икътисади, демографик һәм иҗтимагый-сәяси вәзгыять, 2021 елда башкарылган эшләр, 2022 елга планнар турында җентекләп сөйләде. Узган елгы җыелышлардан аермалы буларак, быел халык “ZOOM” программасы аша  җыелышта актив катнашты.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

1
февраль, 2022 ел
сишәмбе

29 гыйнвар көнне Кызыл-Мишә авылы мәдәният йортында " Сессиядән сессиягә кадәр студентлар күңелле яши!" дигән студентлар көненә багышланган кичә үткәрелде. Чараның башында катнашучылар бәйрәмнең тарихы һәм аның традицияләре белән таныштылар. Соңыннан күңелле, мавыктыргыч конкурслар, уеннар булды. Чарада студентлар һәм булачак студентлар катнашты. Балалар зур кызыксыну һәм иҗади якын килү белән һәр биремне үтәделәр, үзләренең тапкырлыкларын һәм җитезлекләрен күрсәттеләр. Кичә юмор, яхшы кәеф атмосферасында узды һәм бәйрәм дискотекасы белән тәмамланды.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

27 нче январь конне Көек авыл  клубында Саба аграр көллияте студентлары тарафыннан "Жырлыйк әле" дигэн концерт тамаша булды. Студентлар бик матур крнцерт номерлары белэн чыгыш ясап, авыл халкын ял иттерделәр. Һәрбер чыгышны халык бик яратып ,көчле алкышларга кумде .

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Тимершык авылы мәдәният йортында "Дуслык таҗы" дип исемләнгән фольклор концерт үткәрелде. Концерт фольклор чыгышлар,  җырлар,  биюләр белән үрелеп барды. Концертта Тимершык мәдәният йортының "Мизгел" фольклор коллективы, "Яшьлек" театр коллективы, Шекше авылы мәдәният йортының "Зиләйлүк" фольклор коллективы, Кызыл-Мишә,  Иске Мичэн,  Көек,  Сабай авылы үзешчәннәре чыгыш ясады.

 

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

27
гыйнвар, 2022 ел
пәнҗешәмбе

   25 гыйнвар көнне Кызыл-Мишә мәдәният йортында "Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы" уңаеннан «Халкымның милли җәүһәрләре»дип исемләнгән чара узды. Чара башында мәдәният мөдире кунакларны күргәзмә белән таныштырды. Ул халык сәнгате - безнең матди һәм рухи байлыгыбыз, дип сөйләде. Халык сәнгатенең үзенчәлекле формасы булып халык сәнгате кәсепләре тора. Халык һөнәрләре арасында чигү иң кулай һәм яраткан хезмәт санала. Татар хатын-кызлары ак тукымага матур рэсемнәр төшереп чигуне куптэн яратып эшли. Халык осталарының әсәрләре халыкның тарихи истәлеген үз эченә ала. Ул, кешенең, матурлык һәм игелек турындагы күзаллауларын саклый. Хәзерге вакытта  матур чигелгән әйберләр зур кызыксыну уята. Чара фотосессия белән тәмамланды .

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

25
гыйнвар, 2022 ел
сишәмбе

22 гыйнвар көнне Мингәр авылы клубында Миннәхмәтов Мидхәт Миннәхмәт улы һәм Миннәхмәтов Ирек Җәүдәт улы истәлегенә шахмат һәм шашка ярышлары булып узды. Ярышны яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге белән берлектә “Саба-Арена” үткәрде.

Ярышның төп идея бирүчесе – әлеге төр ярыш буенча күп уеннарда җиңүче булган Миңгәр авылында туып-үскән Әхмәтов Азат.

Җиңүчеләрне Радик  Җәүдәт улы Миннәхмәтов котлады.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

24
гыйнвар, 2022 ел
дүшәмбе

23 гыйнвар көнне Тимершык авылы бозында хоккей буенча Саба районы чемпионатының чираттагы уеннары уздырылды. Ярышта Тимершык, Мишәбаш, Явлаштау командалары көч сынашты.

Уен нәтиҗәләре:

Тимершык- Мишәбаш 3:5;

Тимершык- Явлаштау 4:2.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

20
гыйнвар, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Кызыл-Мишә мәдәният йортында китапханә белән балалар язучысы Нәкыйп Каштановка 80 яшь тулу уңаеннан "Шигъри җанлы шәхес" дип исемләнгән әдәби сәгать уздырылды. Нәкыйп Каштанов практик табиб булып эшли һәм иҗади эшчәнлек белән шөгыльләнә. Укучыларга Н. Каштанов язган китаплар тәкъдим ителде. Кунаклар шигырьләр, проза укыдылар. Ә балалар язучының хикәяләре буенча рәсемнәр ясадылар. Ел фасыллары турында шигырьләр һәм табышмаклар аеруча зур кызыксыну уятты, алар балаларга туган табигатьне яхшырак белергә ярдәм итә.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

18
гыйнвар, 2022 ел
сишәмбе

16 январь конне Эзмә авылында авыл җирлекләренең ир-ат командалары арасында алкалы хоккей буенча Саба   муниципаль районы чемпионаты  уеннары узды. Эзмә авылы бозында “Ястреб”, “Эзмә”, “Тимершык”, “Шыңар” командалары очрашты.

Уен нәтиҗәләре:

“Эзмә” - “Тимершык” 3:4

“Шыңар” - “Ястреб” 0:11

“Тимершык”  - “Шыңар” 6:0

“Эзмә” - “Ястреб” 4:5

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Тимершык авылында урнашкан  хоккей каробкасы коньки белән ирекле шуу, хоккей уйнау өчен һәрвакыт әзер!

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International