Кызыл-Мишә мәдәният йортында китапханә белән балалар язучысы Нәкыйп Каштановка 80 яшь тулу уңаеннан "Шигъри җанлы шәхес" дип исемләнгән әдәби сәгать уздырылды. Нәкыйп Каштанов практик табиб булып эшли һәм иҗади эшчәнлек белән шөгыльләнә. Укучыларга Н. Каштанов язган китаплар тәкъдим ителде. Кунаклар шигырьләр, проза укыдылар. Ә балалар язучының хикәяләре буенча рәсемнәр ясадылар. Ел фасыллары турында шигырьләр һәм табышмаклар аеруча зур кызыксыну уятты, алар балаларга туган табигатьне яхшырак белергә ярдәм итә.
16 январь конне Эзмә авылында авыл җирлекләренең ир-ат командалары арасында алкалы хоккей буенча Саба муниципаль районы чемпионаты уеннары узды. Эзмә авылы бозында “Ястреб”, “Эзмә”, “Тимершык”, “Шыңар” командалары очрашты.
Уен нәтиҗәләре:
“Эзмә” - “Тимершык” 3:4
“Шыңар” - “Ястреб” 0:11
“Тимершык” - “Шыңар” 6:0
“Эзмә” - “Ястреб” 4:5
Тимершык авылында урнашкан хоккей каробкасы коньки белән ирекле шуу, хоккей уйнау өчен һәрвакыт әзер!
14 гыйнвар көнне Кызыл-Мишә мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Иске, Иске, Яңа ел !» дигән исем астында күңел ачу чарасы үткәрделәр. Тамашачылар өчен күңелле уеннар, конкурслар белән бай программа әзерләнгән иде. Барысы да бик канәгать калдылар: биеделәр, әйлән-бәйлән уйнадылар, Яңа ел җырлары җырладылар һәм татлы бүләк өчен шигырьләр сөйләделәр. Кыш бабай белән Кар кызы Иске Яңа елда муллык, бәхет һәм сәламәтлек теләделәр. Үзешчәннәр башкаруындагы иҗади номерлар кунакларга уңай кәеф бүләк итте. Кичә чыршы янында әйлән-бәйлән һәм дискотека белән тәмамланды. Бәйрәм бик күп күңелле тәэсирләр һәм истәлекле мизгелләр калдырды.
Соңгы атналарда күп күләмдә кар яву күзәтелде, моның белән киләсе елда игеннәр уңышы мул булачак дип фаразлыйбыз. Ә җирлектәге авыл урамнары, иҗътимагый үзәкләр территориясе, тротуарлар, чишмәләр, гидрантлар тиешле дәрәҗәдә көндәлек чистартылып тора. Бу эшләр бу арада бик актуаль булды, чөнки озакка киткән бураннар халыкка көнкүрештә авырлык тудыра.
30-31 декабрь көнне Тимершык авыл җирлегенә кергән мәдәният йортларында һәм клубларда Яңа ел бәйрәме тамашалары булып үтте. Мәдәният йортлары, клуб хезмәткәрләре, китапханәчеләр һәм үзешчән сәнгать әһелләре бәйрәмгә бик ныклап әзерләнгән иделәр. Бал-маскарадлар югары рухта барды. Килгән кунакларны һәм катнашучыларны Кыш бабай һәм Кар кызы яңа ел белән котлады. Тамашачылар белән дә төрле күңелле уеннар оештырылды. Катнашучыларның барсына да яңа ел сувенирлары һәм Кыш бабай күчтәнәче бирелде. Бал-маскарадлар югары күңел күтәренкелеге белән барды, тамашачылар бәйрәм-тамашадан канәгать калдылар.
Кызыл-Мишә авыл китапханәсендә хәзерге заман татар шагыйре һәм драматург Рафис Корбан иҗатына багышланган әдәби сәгать үткәрелде. Балалар аның утыздан артык шигъри китап авторы, Татарстан Республикасы Язучылар берлегенең Ш. Маннур һәм. А. Алиш исемендәге премия лауреаты, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе икәнлеген белделәр. Үзенең эчкерсез, игелекле һәм мавыктыргыч әсәрләрендә ул балаларга әйләнә-тирә дөньяны күрсәтә белә.
Китапханәче белән бергә балалар шигырьләр сөйләделәр, "Рафис Корбаннан табышмаклар"викторинасында актив катнаштылар һәм «Җиде төстә кунакта» дигән китап күргәзмәсе белән таныштылар. Шулай ук кызыклы уеннар да уйнадылар. Һәм әлбәттә инде ахырда балалар теләгән бүләкләрен алдылар
Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан бәйрәм атмасферасы тудыру һәм бәйрәмнәрне күтәренке рухта уздыру максатыннан, Тимершык авыл җирлеге территориясендә әзерлек эшләре дәвам итә.
16 декабрь көнне Кызыл-Мишә мәдәният йортында китапханәче белән берлектә «Соңыннан гафу үтенергә туры киләчәк» дигән темага түгәрәк өстәл үткәрелде. Балаларга китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Башта балалар белән Ф.Яруллинның «Юылмас хурлык» һәм В. Нуриевның «Урман суы төшкәндә» хикәяләрен укыдык. Соңыннан балалар белән бу хикәяләр буенча фикер алышу үткәрелде. Әлбәттә, соңыннан гафу үтенергә туры киләчәк гамәлне эшләргә кирәкми. Аннары үзеңә дә үкеннергә туры киләчәк бит. Тик менә, һәрвакытта да алай килеп чыкмый шул. Кайчагында, ашыгычлык белән теләсә нәрсә әйтеп атып, соңыннан сине гафу итмәүләре булу өчен оят һәм куркыныч булуы мөмкин. Шуңа күрә, теләсә кайсы вакытта һәм ничек кенә кыен булмасын,үз- үзеңне кулда тотарга кирәк . Соңрак, тагын бер кат уйлаганнан соң, сез түземлелегегез һәм үз-үзегезне контрольдә тотканыгыз өчен үзегезгә рәхмәт әйтерсез. Башка кешеләр алдында кызарырга да туры килмәячәк.
12 декабрьдә ел саен илебездә иң төп дәүләт бәйрәмнәренең берсе – Россия Федерациясе Конституциясе көне билгеләп үтелә. Россия Федерациясе Конституциясе - Россиянең конституциячел корылышы нигезләрен, дәүләт корылышын, вәкиллекле, башкарма, суд органнарын һәм җирле үзидарә органнарын төзүне, шулай ук кеше һәм гражданның хокукларын һәм ирекләрен билгеләүче иң югары юридик көчкә ия норматив хокукый акт. Бу истәлекле көн уңаеннан, 11 декабрь көнне Кызыл-Мишә мәдәният йортында китапханәче белән берлектә “Без барыбыз бергә – Россия” дип исемләнгән гражданлык дәресе үткәрелде. Чарага өлкән сыйныф укучылары чакырылды. Авыл мәдәният йорты мөдире балаларны Россия Конституциясенең күптәнге тарихы белән таныштырды, Конституциянең дәүләтнең төп законы булуын һәм Россиянең бөтен хокукый системасының нигезе булуы турында сөйләде. Гражданлык дәресендә китапханәче белән бергә балалар шулай ук илнең Төп Законының төп нигезләмәләрен карадылар. Россия Федерациясенең һәр гражданинының хокуклары һәм бурычлары турында белделәр. 2020 елның 1 июлендәге РФ Конституциясенә кертелгән үзгәрешләр турында сөйләштеләр. Чара “Минем Туган илем – Россия” дигән презентация белән үрелеп барды. Чара ахырында “Россияне кем яхшырак белә?” дигән викторина үткәрелде.