20 ноябрь көнне Кызыл-Мишә мәдәният йортында «Кәеф-бар»да кунакта» дип исемләнгән күңел ачу чарасы үткәрелде. Дуслар белән очрашу – һәрвакыт шатлыклы вакыйга. Күңелле сөйләшүләр, яңалыклар турында фикер алышу, елмаюлар һәм дәртле көлү кич утыруларның аерылгысыз өлеше бер өлеше. Дөрес, соңгы вакытта яхшы тенденция күзәтелми – кешеләр телефоннарга "бәйле" һәм еш кына гаджетлардан башка ничек күңел ачу мөмкинлеген дә белмиләр. Барлык очрашулар да «В контакте» челтәрендәге мәзәкләр һәм «Instagram»нан кызыклы постлар карау астында уза. Ә без ялларны төрлеләндерергә булдык һәм «Каеф-бар»да кунакта» дигән кич утыруга тукталдык. Алдан ук меню һәм аш-су бәяләре белән таныштык, авыл мәдәният йортына заказлар китереп бирү турында сөйләштек. Берничә кызыклы уеннан торган күңелле программа әзерләдек. Ул уеннарны уздыру өчен бернинди дә мобиль җайланмалар кирәк булмады. Без балачагыбызны искә төшердек, чын-чынлап дуслар белән аралаштык, бер-беребезгә тагын да якынайдык. Чара ахырында барыбыз да, хәтта хәзерге заманда да техника һәм модалы кушымталардан башка күңел ачарга мөмкин икән, дигән бердәм фикергә килделәр. Кичә бик күңелле үтте һәм барыбыз да аннан канәгать калдык.
12 ноябрь көнне Тимершык мәдәният йортында Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елына, күп кенә китаплар авторы Рәхимә Вәлиуллина белән "Теле барның - иле бар" дип исемләнгән иҗади очрашу булып узды. Очрашуга «Ак калфак» һәм « Мизгел» клубы әгъзалары җыелды. Чараны алып баручы китапханәче кунакларны авторның тормыш юлы һәм иҗат эшчәнлеге, кунаклар игътибарына Рәхимә Вәлиуллинаның китаплары күргәзмәсе белән таныштырды. Кунаклар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр һәм тулы җаваплар алдылар. Автор үзенең "Элвин Грей Иң шулай" һәм "Рәйсәнә"исемле яңа китаплары белән таныштырды. Кичә җылы дустанә атмосферада үтте. Рәхимә апа очрашуга буш кул белән килмәгән, авыл китапханәсенә һәм тамашачыларга китаплар бүләк итте
13 ноябрь көнне Кызыл-Мишә мәдәният йортында китапханәче белән берлектә яшьләр өчен «Без терроризм һәм экстремизмга каршы» дип исемләнгән чара булып узды. Яшүсмерләр теракт куркынычы янаганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, яшьләрне террорчылык һәм экстремистлык эшчәнлегенә җәлеп итү, террорчылык актларын әзерләү һәм гамәлгә ашырган өчен билгеләнгән җаваплылык белән таныштылар. Чара барышында терроризмның бер гаепсез кешеләрнең үлеменә китерүе, балаларга зыян салуы, социаль киеренкелек тудырып, матди байлыкларны, кешеләрнең гадәти тормыш рәвешен җимерүе турында сөйләнде. Чарада катнашучылар, толерантлык, бер-береңне хөрмәт итү һәм уяулык кына терроризм һәм экстремизмның социаль базаларын кисәтергә, җинаятьчеләрне җәмгыятьтә яклаучысыз калдырырга мөмкинлек бирәчәк, дигән нәтиҗә ясадылар.
Тимершык авыл җирлегендә тирә-якны төзекләндерү буенча даими җыештыру эшләре алып барыла. Бу эшчәнлектә авыл халкы, оешмалар актив катнашалар.
30 октябрь көнне Кызыл-Мишә мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре "Мин бу дөньяда берүзем түгел" дип исемләнгән диспут үткәрделәр. Һәр кешегә тормышта кешеләр белән аралашырга туры килә. Аралашу кеше ихтыяҗлары арасында иң мөһим урыннарның берсен алып тора. "Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсын!» - диелә билгеле бер әйтемдә. Әлбәттә, бернинди акчага да чын дуслыкны сатып алып булмый, шуңа да карамастан, бу әйтем тагын бер кат дусларның кадерен белергә кирәклекне ассызыклый. Дуслык – ул шатлык! Кеше белән аралашу – зур шатлык ул! Янәшәбездә һәрвакыт сине тыңлаучы һәм һәр эштә, һичшиксез, киңәше белән ярдәм итүче якын кеше булу шатлыгы. Бары тик аңа гына тулысынча ышанырга була. Бары тик аннан үз адресыңа тәнкыйть сүзләрен үпкәләмичә генә кабул итеп була. Диспут барышында балалар дуслык кагыйдәләре белән таныштылар, «Иң яхшы дуслар» дигән викторинада катнаштылар һәм дуслык турындагы шигырьләрне искә төшерделәр.
Тимершык авыл җирлегендә зиратларны чистарту буенча өмәләр дәвам итә.
Халык актив катнаша.
Тимершык авыл җирлегенең эшчәнлек нәтиҗәләре буенча Республика күләм конкурста катнашып 1 500 000 сум күләмендә грант отты. Нәтиҗәдә Кызыл-Мишә авылының Муса Җәлил урамына 514 метр каты өслекле юллар эшләнде.
Табигать һәрвакыт үзгәреп тора. Ел фасыллары үзгәргән саен, табигать яңа киемнәрен кия. Менә хәзер дә, үзенең алтын яфраклары белән табигатьтә көз хакимлек итә. Бу ел фасылы башкалары арасында иң матуры. Чөнки урманнар һәм болыннар кабатланмас төскә керәләр. Көзге урман әкияттәгечә матур. Тимершык авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре балалар белән берлектә “Көзнең якты төсләре” исеме астында табигатькә экскурсия оештырдылар. Балалар табигать белән сокландылар, рәхәтләнеп күңел ачтылар.
Тимершык авыл җирлегенә кергән Кызыл-Мишә авылының Г.Тукай урамына узара салым Республика программасы буенча каты өслекле юл төзү эшләре башкарылды. Эшне сыйфатлы итеп ООО “Яшен” оешмасы эшчеләре башкарды.
Республика күләмендә эшләп килүче узара салым программасы нигезендә Миңгәр авылында “Атау” чишмәсендә өлешчә төзекләндерү эшләре алып барылды.