ЯҢАЛЫКЛАР


13
июль, 2021 ел
сишәмбе

Тимершык авылында Мишә елгасы аша үтүче күпердә Республика программасы нигезендә капиталь төзекләндерү эшләре дәвам итә. Эшне АО “Татавтодор” оешмасы башкара.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

9
июль, 2021 ел
җомга

8 июль көнне «Гаилә, мәхәббәт, тугрылык» көне уңаеннан Кызыл-Мишә мәдәният йортында китапханәче белән берлектә, балалар өчен, “Объективта – минем гаиләм” дигән исем астында гаилә фотоларыннан торган фотокүргәзмә​ оештырылды. Шулай ук “Гаиләм –күңел җылым” дигән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.

Иң элек китапханәче балаларны “Гаилә” төшенчәсе белән таныштырып узды. Гаиләдәге татулык, тигезлек, әдәплелек, ышанычлылык турында балалар үзләре дә бик теләп фикер алыштылар. Гаилә җылысы бөркелеп торган фотолардан төзелгән күргәзмәдән һәр бала бик теләп үз гаиләсе, гаиләдәге традицияләр белән таныштырып узды. Һәр кеше өчен гаилә иң газиз, иң кадерле җылы учак. Гаилә учаклары янып торсын, ялкыннары сүнмәсен!

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

6
июль, 2021 ел
сишәмбе

Тимершык авылы Березовая урамына ЩПС Республика программасы нигезендә каты өслекле юл җәю эшләре башкарыла. Эшне ООО “МДСУ -1” Балтач оешмасы башкара.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

3
июль, 2021 ел
шимбә

Шәхси эшмәкәр Хурамшиннар Көек авылында 10 гектар мәйданда җиләк үстерү белән шөгыльләнә. Шул ук вакытта халык көндәлек эш белән тәэмин ителә.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Тимершык авыл  җирлегендә су буйларын, чишмәләрен  чистарту буенча өмәләр оештырылды.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

26
июнь, 2021 ел
шимбә

Көннәр эссе тору сәбәпле, җирлек буенча хуҗалыкларның су тотылышы артып су  җитми башлаганда Шемордан коммуналь хуҗалыгы булышлыгы белән су җитмәүчәнлек мәсъәләсе тиз арада хәл ителде. Аларга зур рәхмәт белдерәбез.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

23
июнь, 2021 ел
чәршәмбе

«Хәтер һәм кайгы көне..." – бу көн безгә фашистлар тарафыннан газапланган, сугышларда, тылда ачлыктан һәлак булганнарны искә төшерә. Без, ул авыр елларда Ватаныбызны саклап, үз гомерләре бәрабәренә изге бурычларын үтәгән һәркемнең кайгы-хәсрәтен уртаклашабыз, искә алабыз. 23 июнь көнне иртәнге сәгать 4.00тә Тимершык авыл җирлеге буенча “Хәтер шәме” акциясе үткәрелде.  Чарада катнашучылар шул дәһшәтле сугыштан кайтмаган барлык кешеләрне бер минут тынлык белән искә алдылар. Аннан соң, Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган ватандашларыбыз истәлегенә кайгы һәм мәңгелек хәтер символы буларак, шәмнәр кабынды. Сугыштан кайтмаган ватандашларыбыз алдында баш иябез. 

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

22
июнь, 2021 ел
сишәмбе

19 июньдә Кызыл-Мишә мәдәният йортында, китапханә белән берлектә, яшьләр белән «Минем үз фикерем, үз карашым» дигән темага түгәрәк өстәл артында диспут узды. Сүз хәзерге җәмгыятьтә терроризм һәм экстремистлык күренешләренең актив таралуы, яшүсмерләр һәм яшьләр арасында төрле социаль күренешләрнең катастрофик үсеше, җинаятьчелек үсеше турында барды.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

18
июнь, 2021 ел
җомга

16 июнь көнне ​ Кызыл-Мишә мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре, балалар белән  “Иң-иң татлы, затлы җимеш – тырыш хезмәт җимешедер” дигән ​ исем астында танып белү сәгате үткәрделәр. Кичәдә халык иҗаты өлгеләре аша эш сөючәнлек, тырышлык, әти-әниләр хезмәте, һөнәрчеләр турында сөйләшү алып барылды,​ уку – укучының төп эше икәне ассызыкланды. Балаларның сөйләмнәрен, зирәклекләрен, сәләтләрен үстерү, матур итеп эшләргә дә, ял да итә белергә өйрәтү максат итеп куелды. Кичәнең икенче яртысында​ балалар белән Кызыл-Мишәдәге роботлаштырылган комплекска экскурция ясадык. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә төп җитештерү тармагы булган фермадагы эшләүчеләрнең эшчәнлеге белән таныштык.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

15
июнь, 2021 ел
сишәмбе

13 июнь көнне Тимершык авылында традицион Сабантуй - 2021 булып узды. Бәйрәм балаларның туган телләр һәм Халык бердәмлеге елына багышланган хореографик чыгышы белән башланып китте. Котлаулардан соң бәйрәмнең спорт программасы башланды. Спорт ярышлары бик җанлы темпта үтте. Көн буе сәүдә ярминкәсе эшләде, күңелле музыка яңгырады. Бу көнне төрле ярышлар һәм уеннар үткәрелде. Авыл халкы, кунаклар уеннарда актив катнаштылар. Сабантуйның иң мөһим ярышы-милли көрәш. Сабантуйның абсолют батыры булып Җәләлиев Эдуард калды. Абсолют батырга традиция буенча тәкә бүләк ителде. Барлык җиңүчеләргә дә кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Бәйрәм якты, җылы һәм тыныч булды

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International