16 июль көнне Кызыл-Мишә мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханә белән берлектә балалар өчен "Табышмак әйтәм" дип исемләнгән табышмаклар кичәсе үткәрделәр. Чара башында балаларга табышмакларның төрләре һәм темалары, аларны ничек уйлап табарга мөмкин икәнлеге турында сөйләделәр. Аннан соң балалар «кием», «хайваннар», «табигать» темасына табышмакларга җавап бирделәр. Чарада катнашучылар вакытны кызыклы итеп үткәрделәр.
Җәйге чорның иң күңелле бәйрәмнәреннән берсе- балыкчылар көне. Шул уңайдан 13 июль көнне Кызыл-Мишә мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре балалар белән плотинага сәяхәт оештырдылар. Китапханәче балык тоту белән мавыгучы балаларны бәйрәм белән котлады һәм «Балыкчылар көне»нең 1980 нче елдан июль аеның икенче якшәмбесендә билгеләп үтелүе турында сөйләде. Башта балалар “Балык тот” викторинасында катнаштылар, табышмаклар чиштеләр. Чара плотинада балык тоту белән дәвам итте. Барлык балыкчыларга да балык тоту бәхете тәтемәде. Иң тәҗрибәле һәм уңышлы балыкчы булып Заринә Шакирҗанова танылды. Балаларга әлеге сәяхәт бик ошады.
Тимершык авылының Габбас һәм Комсомол урамнарында Республика программасы нигезендә иске су үткәргечне яңага алыштыру эшләре алып барыла. Эшне ТР Саба муниципаль районының Шәмәрдән торак коммуналь хуҗалыгы оешмасы башкара.
Тимершык авылында Мишә елгасы аша үтүче күпердә Республика программасы нигезендә капиталь төзекләндерү эшләре дәвам итә. Эшне АО “Татавтодор” оешмасы башкара.
8 июль көнне «Гаилә, мәхәббәт, тугрылык» көне уңаеннан Кызыл-Мишә мәдәният йортында китапханәче белән берлектә, балалар өчен, “Объективта – минем гаиләм” дигән исем астында гаилә фотоларыннан торган фотокүргәзмә оештырылды. Шулай ук “Гаиләм –күңел җылым” дигән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.
Иң элек китапханәче балаларны “Гаилә” төшенчәсе белән таныштырып узды. Гаиләдәге татулык, тигезлек, әдәплелек, ышанычлылык турында балалар үзләре дә бик теләп фикер алыштылар. Гаилә җылысы бөркелеп торган фотолардан төзелгән күргәзмәдән һәр бала бик теләп үз гаиләсе, гаиләдәге традицияләр белән таныштырып узды. Һәр кеше өчен гаилә иң газиз, иң кадерле җылы учак. Гаилә учаклары янып торсын, ялкыннары сүнмәсен!
Тимершык авылы Березовая урамына ЩПС Республика программасы нигезендә каты өслекле юл җәю эшләре башкарыла. Эшне ООО “МДСУ -1” Балтач оешмасы башкара.
Шәхси эшмәкәр Хурамшиннар Көек авылында 10 гектар мәйданда җиләк үстерү белән шөгыльләнә. Шул ук вакытта халык көндәлек эш белән тәэмин ителә.
Тимершык авыл җирлегендә су буйларын, чишмәләрен чистарту буенча өмәләр оештырылды.
Көннәр эссе тору сәбәпле, җирлек буенча хуҗалыкларның су тотылышы артып су җитми башлаганда Шемордан коммуналь хуҗалыгы булышлыгы белән су җитмәүчәнлек мәсъәләсе тиз арада хәл ителде. Аларга зур рәхмәт белдерәбез.
«Хәтер һәм кайгы көне..." – бу көн безгә фашистлар тарафыннан газапланган, сугышларда, тылда ачлыктан һәлак булганнарны искә төшерә. Без, ул авыр елларда Ватаныбызны саклап, үз гомерләре бәрабәренә изге бурычларын үтәгән һәркемнең кайгы-хәсрәтен уртаклашабыз, искә алабыз. 23 июнь көнне иртәнге сәгать 4.00тә Тимершык авыл җирлеге буенча “Хәтер шәме” акциясе үткәрелде. Чарада катнашучылар шул дәһшәтле сугыштан кайтмаган барлык кешеләрне бер минут тынлык белән искә алдылар. Аннан соң, Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган ватандашларыбыз истәлегенә кайгы һәм мәңгелек хәтер символы буларак, шәмнәр кабынды. Сугыштан кайтмаган ватандашларыбыз алдында баш иябез.