ЯҢАЛЫКЛАР


12
май, 2021 ел
чәршәмбе

28 нче апрель көнне Тимершык авылында яшәүче Нуруллина Өммегөлсем әби 90 яшьлек туган көнен билгеләп узды. Аны Тимершык авыл җирлеге башлыгы Хаҗиев А. Х. котлады һәм бүләкләр тапшырды. Алга таба да кәдер, хөрмәттә яшәвен телибез.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

4
май, 2021 ел
сишәмбе

Беренче Май – бөтендөнья хезмәт ияләре бәйрәме. Күпләр аны балачактан ук хәтерли һәм ярата. Язның соңгы аена туры килүгә карамастан, нәкъ менә ул җылылык һәм кояш яктысы башлану символы булып санала. Ә россиялеләр өчен ул май каникулларының башлануын аңлата. Ул алар өчен эш ыгы-зыгысыннан арынып, туганнары һәм дуслары белән ял итүгә багышланган көннәр. 1 май көнне Кызыл-Мишә мәдәният йортында 1 Май –  Яз бәйрәменә багышланган "Урамнарда бүген яз бәйрәме" дип исемләнгән бәйрәм концерты булды. Авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре тарафыннан, кунаклар һәм авыл халкы өчен бик матур җырлы программа әзерләнгән иде. Концертта яшьләрнең генә түгел, СССРда  туганнарның да яраткан җырлары, инде тамашачылар яратып өлгергән үзешчән артистларның башкаруында яңгырады. Артистларга кушылып,  тамашачылар да үзләренә яхшы таныш булган җырларны  башкардылар. Башкаручыларның осталыгы, тамашачыларның көчле алкышлары концертны чын бәйрәмгә әверелдерде һәм бар кешедә уңай эмоцияләр тудырды.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Саба районының Тимершык  авыл җирлегендә сугыш ветераннарының тол хатыннарын якынлашып килүче  Җиңү Көне белән котладылар. Аларга Татарстан Республикасы  Президенты  исеменнән котлау открыткалары һәм бүләкләр тапшырылды.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Тимершык авыл җирлегендә зиратларны чистарту буенча өмәләр дәвам итә. Халык актив катнаша.

 

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Тимершык авыл җирлегендә авыл урамнарын грейдер белән тигезләү эшләре алып барылды.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

27
апрель, 2021 ел
сишәмбе

24 апрель көнне санитар-экологик икеайлык кысаларында Тимершык авыл җирлегендәге оешма-предприятиеләрдә, шәхси хуҗалыкларда, урамнарда, зиратларда тирә-якны чүпләрдән чистарту максатыннан өмәләр оештырылды. Җыештыру эшләрендә җирлек халкы зур теләк белдереп актив катнашты.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

23
апрель, 2021 ел
җомга

21 апрель көнне Кызыл-Мишә мәдәният йортында Саба интернат-мәктәбенең мөмкинлекләре чикләнгән балалары арасында спорт ярышлары булып узды. Алар ике командага бүленделәр. Спорт дәрте һәм үз командасы өчен җиңүгә ирешү теләге команданың барлык әгъзаларын шулкадәр җәлеп итте ки, алар тирә-юньдәгеләрне сизмәделәр дә. Кызлар һәм малайлар конкурсларда бик теләп катнаштылар, шәхси һәм командада булган  җиңүләренә куандылар, үзләренең җитезлекләрен, зирәклекләрен, тизлекләрен күрсәтә алдылар. Барысы да финишка беренче булып килергә тырыштылар. Алар барысы да бәхетле иде. Ә балаларның бәхеттән балкыган  күзләрен күрү – бәйрәмне оештыручыларга иң яхшы бүләк булды. Бу чарадан балалар бик күп уңай эмоцияләр, зур дәрт һәм энергия алдылар, чын күңелдән күңел ачтылар. Командалар бер үк санда балл җыйды. Биредә җиңелүчеләр булмады – дуслык җиңде!

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

17
апрель, 2021 ел
шимбә

14 апрель көнне Кызыл-Мишә мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре юл-транспорт имгәнүләрен киметү максатыннан, Саба интернат-мәктәбе укучылары  өчен «Юл хәрәкәте әлифбасы» дип исемләнгән кызыклы уен программасы әзерләделәр. Чара башында Клоун балаларга юл йөрү кагыйдәләре һәм юлда үзеңне ничек дөрес тотарга кирәклеге турында сөйләде. Аннан соң балаларга «Юл хәрәкәте кагыйдәләре белгечләре» һәм «Юл билгеләре илендә» дигән кызыклы уеннар уйнарга, шулай ук викторинада катнашырга тәкъдим ителде. Китапханәче укучыларны "Юл хәрәкәте әлифбасы" сериясеннән китаплар һәм журналлар белән таныштырды. Чара ахырында барысы бергә "Юл әлифбасы" дип исемләнгән видеоролик карадылар.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

13
апрель, 2021 ел
сишәмбе

Халык сынамышлары буенча, яз көне елгаларда ташу суы мул булса игеннәр уңар ди. 9 апрель көнне җирлек территориясендәге вак елгаларга басу, урман сулары төште, шул сәбәпле Мишә елгасы ярлары мул итеп су белән тулды.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Язгы су төшеп чишмәләргә, юлларга зыян салдырмау максатыннан Тимершык авылында урнашкан “Изгеләр” чишмәсе территориясендә су каналларын яңарту, төзекләндерү эшләре башкарылды.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International