ЯҢАЛЫКЛАР


16
март, 2021 ел
сишәмбе

Тимершык авыл җирлегендә хуҗалыклардан көнкүреш калдыклары җыю, эчәргә яраклы су системасының төгәллеген, төзеклеген МПП ЖКХ Шемордан оешмасы тәэмин итә. Алар үз эшләрен вакытында, төгәллек белән башкарып үтиләр.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

13
март, 2021 ел
шимбә

Шәмәрдән авыл җирлегендә хезмәт коллективлары, авыл җирлекләре һәм шәхси эшмәкәрләр арасында волейбол буенча Саба муниципаль районы Чемпионатының зона этабы тәмамланды. Тимершык авыл җирлеге командасы 2 нче урынны алды һәм финалга чыкты.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

9
март, 2021 ел
сишәмбе

6 март көнне Кызыл-Мишә мәдәният йортында, китапханәче белән берлектә, 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган «Киленнең – кызганнары, кызларның – уңганнары» дип исемләнгән бәйрәм концерт-конкурсы булып узды. Бу көнне тамаша залы язгы кәеф атмосферасына, тамашачыларның елмаюларына,  шатлыкларына бай булды. Концертны алып баручылар: китапханәче Әүхәдиева Г. һәм мәдәният йорты мөдире Гаттарова С. барлык катнашучыларны якынлашып килүче яз, мәхәббәт һәм өмет бәйрәме белән котладылар, аларга сәламәтлек, иминлек, язның үзе кебек якты һәм шатлыклы көннәр теләделәр. Конкурста катнашучы кызлар һәм киленнәр – Хәбибуллина Әдилә, Шагабиева Дилә, Гаттарова Айгөл, Сабирова Әлфия, Гаттарова Ләйсән һәм Мөбәрәкова Фәридә үзләренең талантларын күрсәттеләр һәм тамашачыга бүләк иттеләр. Тәкъдим ителгән төрле-төрле биремнәрне конкурсантлар җиренә җиткереп үтәделәр. Киленнәрнең һәм кызларның чыгышларын Альфред Фәхриев, Таңсылу Галимова, Айдар Хантимиров, Нурия Вәлиева музыкаль номерлар белән бизәделәр. Конкурста катнашучыларның барысына да истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бәйрәм чарасы тамашачыларда уңай эмоцияләр калдырып,  бер сулышта узды.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

6
март, 2021 ел
шимбә

Яз ул – яңа тормышның башы, ул елмаюлар, матурлык, кояш һәм, әлбәттә, фантазияләр чоры! Кыш-анабыз әле саубуллашырга җыенмаса да, балалар да, өлкәннәр дә кояшның җылы нурлары, беренче чәчәкләр, кошлар җырлавы турында хыяллана. Күптән көтелгән яз инде безнең ишекләргә килеп кага, безнең күңелләргә күтәренкелек, шатлык, оптимизм һәм уңай эмоцияләр өсти. 5 март көнне Кызыл-Мишә мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре 3 сыйныф укучылары белән «Туган авылымда – яз!» дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрделәр. Балалар китапханәче белән бергә язның төп билгеләрен, язгы айларны кабатладылар, табигатьтәге күзәтүләр белән уртаклаштылар, бу матур ел фасылына багышланган табышмакларга җаваплар таптылар. Рәсем конкурсына балалар иҗади яктан якын килеп, ачык һәм матур рәсемнәр ясадылар, үзләренең эшләрендә язгы кәефләрен чагылдырдылар.

 

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

2 март көнне Кызыл-Мишә мәдәният йортында, китапханәче белән берлектә, балалар  өчен “Мәрхәмәт елмаюдан башлана” дигән темада тәрбия сәгате үткәрелде. Балалар татар халкының “Өч кыз” әкияте, Ш.Галиевның “Рәхмәтләр хакында” һәм А.Босевның “Трамвайда” шигырьләре белән танышып, яхшылык һәм явызлык турында фикер алыштылар. Чараның икенче өлешендә балалар белән җырлы-биюле халык уеннары уйналды.

 

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

2
март, 2021 ел
сишәмбе

Тимершык авыл җирлегендә халыкның үз вакытын файдалы үткәрү өчен барлык мөмкинлекләр тудырылган. Җирлек халкы актив рәвештә төрле спорт төрләре белән шөгыльләнә.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

22 нче февраль көнне Тимершык авылында яшәүче Нотфуллина Нәзимә 90 яшьлек туган көнен билгеләп узды. Аны котлап җирле үзидарә һәм колхоз идарәсеннән вәкилләр әзерләнгән бүләк, күчтәнәчләр тапшырдылар. Алга таба да кәдер, хөрмәттә яшәвен телибез.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

26
февраль, 2021 ел
җомга

20 февраль көнне Кызыл-Мишә мәдәният йортында китапханәче белән берлектә «Ватанны  саклаучылар» көненә багышланган чара уздырылды. “Егетләребез дә уңган, кияүләр искитәрлек” дигән бәйге-кичәдә егетләр һәм кияүләрдән торган “Заман егетләре” һәм “Баҗайлар” дигән ике команда катнашты. Катнашучы ир-егетләребез  бәйге шартлары буенча төрле биремнәр үтәделәр, кызыклы, көтелмәгән сорауларга җавап бирделәр, тел турындагы мәкальләрне дәвам иттеләр. Бәйгеләр арасында үзешчән сәнгатьтә катнашучылар үзләренең иң яхшы номерларын күрсәтеп тамашачыларны куандырдылар. Соңыннан тамашачылар үзләре дә матур итеп күңел ачтылар, рәхәтләнеп биеделәр.

 

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

16
февраль, 2021 ел
сишәмбе

2021 елның 9 нчы феврале көнне Көек авылы клубында “Көек” ҖЧ җәмгыятенең  2020 елгы эшчәнлек нәтиҗәләре буенча хисап җыены булып узды. Хуҗалык җитәкческе Хкрамшин Фәнис Шайхразый улы һәм җаваплы специалистлар эшчәнлеккә тулы анализ ясадылар, 2021 елга планнар билгеләделәр.  Җыелышта Саба муниципаль районы буенча авыл хуҗалыгы җитәкчесе урынбасары Харисов Раиф Вазиф улы  катнашты.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

2021 елның 12 февраль көнне Тимершык авыл җирлеге территориясендә «Россия Чаңгы юлы 2021» - «Татарстан Чаңгы юлы 2021»  массакүләм чаңгы ярышлары булып узды. Бу ярышлар халыкны спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү һәм иң көчле чаңгычыларны ачыклау максатыннан оештырылды.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International