ЯҢАЛЫКЛАР


3
ноябрь, 2020 ел
сишәмбе

Тирә якны төзекләндерү максатыннан Тимершык авыл җирлеге буенча иске йорт, каралты кура сутү эшләре даими үткәрелеп тора.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Тимершык  авыл җирлеге буенча чишмәләрне төзекләндерү эшләре бара. Тимершык авылында “Изгеләр” чишмәсе территориясенә дренаж ясалды, Миңгәр авылында иске чишмә сүтелеп яңа чишмә төзелешенә әзерлек бара.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

30
октябрь, 2020 ел
җомга

29 октябрь көнне Кызыл-Мишә мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре балалар өчен «Кул-аякларыгызны саклагыз – юлда шаярмагыз!» дип исемләнгән танып-белү уены үткәрделәр. Башта Светофор балаларга светофорның барлыкка килү тарихы турында сөйләде. Соңыннан балаларга юл йөрү кагыйдәләре буенча викторина тәкъдим итте. Балалар табышмаклар чиштеләр һәм юл билгеләре пазллары җыйдылар. Алар юл хәрәкәте инспекторы белән берлектә трамвай, автобус  һәм троллейбусны ничек дөрес итеп әйләнеп чыгарга, велосипедта кайсы яшьтән юл буйлап йөрергә мөмкин булуын, ә кайда уйнарга ярамавын искә төшерделәр. Шулай ук балалар китапханәдә булган юл йөрү кагыйдәләре турындагы китаплар һәм журналлар белән таныштылар.


 

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

20
октябрь, 2020 ел
сишәмбе

   Тимершык авылында Мишә елгасы аша үтүче асылмалы басмага эшмәкәр иганәчеләребез Ибрагимов Эльмир, Исмагилов Дамир  һәм дә битараф булмаган авыл халкы булышлыгы белән ремонт ясалды.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Социаль учреждениеләрдә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә уңайлыклар тудыру максатыннан Көек авыл клубының керү юлына иганәчеләр ярдәме белән пандус урнаштырылды.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

17
октябрь, 2020 ел
шимбә

14 октябрь көнне Кызыл-Мишә мәдәният йортында, китапханә белән берлектә, “Сүзләр белән уйныйбыз” дигән исем астында викторина үткәрелде. Викторинада башлангыч мәктәп укучылары катнашты. Балалар ребуслар, табышмаклар, кроссвордлар чиштеләр, мәкальләр дәвам иттеләр, сүзләр төзеделәр. Әлеге чара балаларга сүзлек запасын тулыландырырга, сүзләр төзелешенең яңа якларын ачарга ярдәм итте.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

13
октябрь, 2020 ел
сишәмбе

Саба районының  авыл җирлекләрендә  яшь белгечләрне тораклы итү һәм авыл җиренә  квалификацияле белгечәр тарту максатыннан Республика күләмендә “Яшь белгечләргә аренда торагы” программасы кысаларында йортлар төзелеше дәвам итә.Чираттагы йорт Тимершык авылында авыл хуҗалыгы белгечләре өчен төзелә.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

10
октябрь, 2020 ел
шимбә

Көек авылы... Насыйх чишмәсе... Бу чишмәгә исемне , авылдашлары аны соңгы юлга озатырга килгәч тәкдим иттеләр. Аның вафатыннан соң чишмәгә элмә тактасы эленде.

       Моннан ике дистәдән артык еллар элек, ерактагы тау итәгеннән агып яткан чишмәне ул авыл уртасына сузып эшләп куйды. “Менә без картаеп барабыз, анда кадәр барып су алып кайтырга көчебез җитмәс, кызыма да эштән кайткан-киткән арада су кертеп чыгарга җайлы, авылда калган өлкәннәр өчен дә уңайлы булсын”, -дип эшләде ул аны.  Ишегалдында кое торса да, үзе шул чишмә суын ярата иде шул. Чынлап та , тирә яктагы чишмәләр арасында иң шифалы, саф сулы санала ул. Аны урнаштырган урын да бик уңайлы, авыл уртасында булды- авыл халкы гына түгел, тирә-яктагы авыллардан, Саба, Шәмәрдән якларыннан кешеләр шул чишмәгә килеп су алалар. Менә шушы арада, чишмәне тагын матурлау максатыннан,  өч кызы тәкдиме белән чишмәгә матур һәм зур итеп бизәкле самовар куелды. Аларга кияүләре, оныклары кушылды. Ул көнне алар өчен чын бәйрәм булды, туган нигезләренә кайтып мич коймагы пешереп өстәл әзерләделәр. Морҗа башыннан чыккан төтенгә, чыр-чу килеп уйнап йөргән балаларга  карап авыл халкы аларның бердәмлегенә сокланды. “Әтиебезнең эшен дәвам итеп, авыл халкына бүләгебез булсын бу. Чишмәбезнең суы беркайчан саекмасын, һәрвакыт шулай кеше өзелмәсен, анда килгән саен матурлыкка карап сокланып ,ял итеп китәрлек булсын”, -дип телиләр алар.

Чишмәләр авылларыбызның горурлыгы. Безнең Тимершык авылы җирлегендә дә яңалары гел төзелеп, булган чишмәләр яңартылып тора. Бигрәктә бу эшләргә, тарихны барлап халык актив кушыла.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Тимершык авыл җирлеге территориясендәге социаль объектларда ремонт эшләре дәвам итә.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Җирлек территориясен яшелләндерү максатыннан оешмалар һәм шәхси хуҗалыклар тарафыннан агачлар утырту эше алып барылды. Бу эшләр алга таба да дәвам итәчәк.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International