ЯҢАЛЫКЛАР


10
октябрь, 2020 ел
шимбә

Көз- матур төсләр вакыты. Урамнар төрле төстәге яфраклар белән капланган, ​ агачлар күзләрне сөендерә, ничек тә бу матурлыкны тоткарлыйсы, көзнең барлык төсмерләрен тоеп, көзге матурлыкка сокланасы килә. Ел фасылларының үзгәрүе безнең тормышыбызга төрлелек кертә һәм иҗади илһам чыганагы булып тора.Шул уңайдан 8 октябрь көнне Кызыл-Мишә мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханә белән берлектә «Көзнең якты төсләре» дигән темага рәсем конкурсы үткәрделәр. Һәр бала бар фантазиясен эшкә җигеп, көзнең матурлыгын кәгазъ битенә төшерде. Рәсемнәр матур һәм якты килеп чыкты. Барлык балалар да үз эшләре өчен татлы призлар алдылар.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

6
октябрь, 2020 ел
сишәмбе

1 октябрьдә бөтен дөньяда өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Һәр кеше өчен тормышта бик мөһим кешеләрне – әби һәм бабайларны искә алу өчен менә дигән форсат бу. Һәр гаилә олы буынның мәхәббәте белән яши. Өлкән кешеләребез оныкларына үзләренең күп еллар буе туплаган тәҗрибәләрен тапшыралар, тарихны өзлексез чылбырга берләштерәләр. Бу көнне, 1 октябрьдә, Кызыл Мишә мәдәният йортында өлкән буын кешеләре җыелды. Өлкәннәрне иң элек авыл җирлеге башлыгы Хаҗиев А.Х. улы тәбрикләде. Китапханә мөдире кунакларга чакыруны кире какмаулары өчен рәхмәт әйтте, аларга иң изге теләкләр һәм котлаулар белән мөрәҗәгать итте. Төп мәдәният хезмәткәрләре, үзешчән сәнгатьтә катнашучылар һәм өлкәннәрнең үзләре тарафыннан оештырылган концерт булды.Концертта шулай ук Тимершык, Миңгәр авылы мәдәният хезмәткәрләре дә   үзләренең матур җырларын бүләк итеп чыгыш ясадылар.  Концерт номерлары әниләр, яшьлек һәм картлык, бәхет турында шигырьләр белән үрелеп барды. Концерттан соң чәй өстәле артында җылы һәм җанлы сөйләшү белән өлкәннәр яшьлекләрен, үткән елларын, тормышта булган кызыклы һәм мәзәк очракларны искә төшерделәр, җырлар җырладылар, рәхәтләнеп биеделәр. Ә без аларның тормышка карата булган уңай мөнәсәбәтләренә һәм позитив карашларына сокландык.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

29
сентябрь, 2020 ел
сишәмбе

Изге  урыннарны тәртиптә  тоту  максатыннан зиратларда көзге өмәләр башланып китте. Бу эшләр кар яуганчы һәр шимбә, якшәмбе көннәрендә үткәреләчәк.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

22
сентябрь, 2020 ел
сишәмбе

19 нчы сентябрь көнне Тимершык авыл җирлеге Советы депутатларының беренче утырышы уздырылды.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

19 нчы сентябрь көнне Тимершык авыл  җирлегендә су буйларын, чишмәләрен  чистарту буенча өмәләр оештырылды.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Җирлек территориясен яшелләдерү максатыннан оешмалар һәм шәхси хуҗалыклар тарафыннан агачлар утырту эшләре алып барылды. Бу эшләр алга таба да дәвам итәчәк.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

18
сентябрь, 2020 ел
җомга

16 сентябрь көнне Кызыл-Мишә мәдәният йортында, китапханә белән берлектә, укучылар өчен «Мин закон беләмме?» дигән тематик викторина үткәрелде. Анда катнашучылар кеше хокуклары, җинаять җаваплылыгы һәм җәза чаралары турындагы төрле катлаулыктагы сорауларга җавап бирделәр. Яшүсмерләр һәрберсе үзенең фикерен җиткерде.
Чара барышында балалар балигъ булмаганнарның хокуклары һәм бурычлары белән таныштылар, аларның нинди гражданлык һәм сәяси хокукларга ия булулары, закон бозганда һәм үтәлгәндә балигъ булмаганнарның нинди җаваплылык тотуы, шулай ук административ җаваплылыкның ни белән аерылуы турында белделәр.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

15
сентябрь, 2020 ел
сишәмбе

Саба муниципаль районы буенча ТАССРның 100 еллыгы, Саба районы оешуның 90 еллыгы уңаеннан ир-атлар арасында үткәрелгән баскетбол ярышларында Тимершык авыл җирлеге командасы 1 урынны яулады.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

8
сентябрь, 2020 ел
сишәмбе

Тимершык авыл җирлегендә куркынычсызлыкны тәэмин итү максатында җирлектә урнашкан барлык балалар мәйданчыклары территорияләренә йомычка җәелде.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Тимершык авылында “Сөт бизнес-академиясе” бинасы каршына яңа уен мәйданчыгы урнаштырылды.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International