ЯҢАЛЫКЛАР


5
сентябрь, 2020 ел
шимбә

1 сентябрь-Белем көне! Бу мәктәп бусагасын беренче тапкыр атлап керүчеләр һәм чираттагы адымны ясаучылар өчен дә иң көтеп алынган көн. Шуңа күрә бу бәйрәмне һәрвакыт үзенчәлекле итеп билгеләп үтәсе килә, ул озак еллар истә калсын иде. Бу көнне Кызыл-Мишә мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре балалар өчен кызыклы конкурслар, викториналар һәм уеннардан  торган мавыктыргыч сәяхәт әзерләделәр. Балаларны анда мәктәп һәм мәктәп кирәк-яраклары турында мәзәк һәм күңелле табышмаклар, кызыклы мәсьәләләр, шулай ук танып-белү уеннары, башваткычлар көтте. Балалар "Табышмаклар култыгы" һәм "Туган тел үзәне"ндә булдылар. "Табигать порты "нда балалар җәнлекләр һәм кошлар турында белемнәрен тикшерделәр, "Математика биеклеге "ндә аларны күңелле исәп һәм зирәклеккә мәсьәләләр көтте. "Спорт диңгезендә"  балалар хәрәкәтчән уеннар уйнадылар,  мәктәп рюкзагы җыйдылар. Бу чара балаларга яңа уку елы башланыр алдыннан бәйрәм кәефен бүләк итте һәм ул чәй өстәле артында тәмамланды.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

1
сентябрь, 2020 ел
сишәмбе

2020 елның 30 августы – истәлекле дата: без бүген Казанның 1015 еллыгын һәм Республика көнен генә түгел, ә ТАССР төзелүнең 100 еллыгын да билгеләп үтәбез. Бу бәйрәм уңаеннан Кызыл-Мишә мәдәният йорты янындагы мәйданда чираттагы «Җырлыйм туган якта» дип исемләнгән урам концерты булып үтте. Билгеле булганча, концертта Иске Мичән, Югары Симет, Тимершык, Эзмә, Кызыл-Мишә мәдәният йорты, Мишәбаш, Өтернәс, Көек һәм Мингәр авыл мәдәният йортларының мәдәният хезмәткәрләре һәм үзешчәннәре катнашты. Әлеге искиткеч концерт барышында узган елларның яраткан җырлары, шулай ук заманча хитлар башкарылды. Һичшиксез, тамашачылар артистларны җылы каршы алды һәм аларга актив кушылып җырлады, алкышлады. Барлык тамашачылар да узган чарадан канәгать калдылар. Урам концерты, чыннан да, бик шәп булды!

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

28
август, 2020 ел
җомга

27 август көнне Кызыл-Мишә мәдәният йортында, китапханә белән берлектә, балалар һәм  яшүсмерләр өчен "Төнге вакыт" дигән әңгәмә үткәрелде. Чарада полициянең участок вәкаләтле вәкиле Гатин Марат Мөрсәлим улы катнашты. Ул балаларга төнге вакытта 18 яшькә кадәрге балалар һәм яшүсмерләр катнашындагы чараларда, башка җәмәгать урыннарында ата - аналар яки аларны алмаштыручы затлардан башка булырга тыелганлыгы – урамнар, парклар, стадионнар, балалар һәм спорт мәйданчыклары, клуб учреждениеләрендә булырга ярамаганлыгы турында сөйләде.  Балаларга, төнге вакытта ата-аналарсыз бала табылган очракта, полиция балигъ булмаган балаларның шәхесен, аның яшәү адресын, телефонын, ата-аналар турында мәгълүматларны билгеләве турында аңлатылды. Шуннан соң хокук бозучыны өенә кайтаралар. Баланың ата-анасына административ беркетмә төзелә,  балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенә җибәрелә, протокол  нигезендә штраф күләме турында Карар кабул ителә. «Комендант сәгате» буенча таләпләрне бозган өчен ата-аналарга кисәтү чыгарырга яки аларга 300 сумнан 500 сумга кадәр штраф салырга мөмкиннәр. Мәдәният хезмәткәрләре яшүсмерләр дискотекага 21 сәгать 30 минутка кадәр генә йөри ала, дип кисәтте. Чара ахырында Марат Мөрсәлим улы чарада катнашучыларга белешмәлекләр өләште.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Тимершык авыл җирлеге буенча чишмәләрне төзекләндерү эшләре дәвам итә. Бүгенге көндә Кызыл-Мишә авылында халык ярдәме белән чишмә төзекләндерү эшләре башкарыла.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

26 август көнне Тимершык авыл җирлегендә халык җыены булып узды. Җыенда Саба муниципаль районы Башлыгы Р.Н. Минниханов,  Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов катнашты. Тимершык  авыл җирлеге башлыгы  А.Х.Хаҗиев халык каршында 2015-2020 нчы елларда авыл җирлегендә башкарылган эшләр буенча чыгыш ясады һәм 2020-2025 нчы елларда эшләнергә тиешле эшләргә тукталып, бурычларны да билгеләп үтте. Җыенны йомгаклап Саба муниципаль районы Башлыгы Р.Н. Минниханов, авыл җирлегендә яшәүче халыкка мөрәҗәгать итеп, авылның һәм гомүмән районның киләчәген ничек күрүе, нинди юнәлештә хәрәкәт итәргә кирәклеге турындагы фикерләре белән уртаклашты.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

25
август, 2020 ел
сишәмбе

1991 елның 22 августында безнең илебезнең  флɑгы билгеләнә. Дәүләт ϲuмʙoлы буларак ак, зәңгәр һәм кызыл төсләрдән торган өч төсле флаг сайлап алына. Шул көннән башлап  ел саен безнең илебездә дәүләт флɑгы көне билгеләп үтелә. Шушы бәйрәм уңаеннан 22 август көнне Кызыл-Мишә мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре "Россия Флагы - безнең горурлыгыбыз!" дип исемләнгән танып-белү чарасы үткәрделәр.  Балалар Россия әләмен ясау буенча мастер-класста да катнаштылар һәм үз куллары белән кечкенә флаглар ясадылар. Чара ахырында "Россия - без бөтенебез бергә" дигән стенгазета чыгардылар.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

21
август, 2020 ел
җомга

Uen Fest – традицион халык уеннарына һәм күңел ачуга  багышланган беренче масштаблы фестиваль. Әлеге фестиваль кысаларында, 19 август көнне Кызыл-Мишә мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Бергә уйнарга күңелле...»дип исемләнгән уен программасы үткәрделәр. Балалар белән хәрәкәтле уеннар оештырылды. «Үз командаңны күрсәт, һәм без сезгә киләбез!» дигән онлайн-марафонга кушылдылар  һәм  «Күз бәйләшле» халык уенының видеосын төшерделәр.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

18
август, 2020 ел
сишәмбе

Тимершык авыл җирлегендә самообложение программасы буенча каты өслекле юллар салу эше башланды. ООО Рамазан оешмасы хәзерге вакытта Тимершык авылы Ленин урамында юл салу эшләрен сыйфатлы итеп  башкара.

 

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

15
август, 2020 ел
шимбә

12 август көнне Кызыл-Мишә мәдәният йортында китапханә белән берлектә, «Витаминлы Әлифба» дип исемләнгән квест-уен үткәрелде. Уен-сәяхәт ​ мавыктыргыч, интеллектуаль һәм иҗади биремнәр белән үрелеп барды. Чара барышында балалар сәламәт туклану кагыйдәләре һәм серләре турында белделәр. Уен формасында балаларга ничек дөрес тукланырга кирәклеге, витаминнар турында сөйләнелде. Безнең бакчаларда үсә торган ​ яшелчәләр һәм җиләк-җимеш турында сораулар бирелде.Кроссвордлар, ребуслар чиштеләр, пазллар җыйдылар. Сәламәтлек турында мәкальләр дә игътибарсыз калмады. Чара бик кызыклы һәм мавыктыргыч үтте. Чара ахырында балалар витаминга бай кып-кызыл алмалар белән сыйландылар.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

11
август, 2020 ел
сишәмбе

Тимершык авыл җирлегендә 2020 елда үзара салым акчасына эшләр дәвам итә. Кызыл Мишә авылында каты өслекле юллар салу эше башланды. ООО Рамазан оешмасы эшен сыйфатлы итеп башкара.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International