ЯҢАЛЫКЛАР


4
август, 2020 ел
сишәмбе

Тимершык авыл җирлеге буенча ремонт, төзекләндерү эшләре башкарылып тора. Миңгәр авылында урнашкан мәктәп һәм балалар бакчасында ремонт эшләре бара. Авылларда чишмәләр төзекләндерелә.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Көек авылында шәхси эшмәкәр Хурамшин Н.Ф. 10 гектар җирдә җиләк үстерү белән шөгыльләнә. Бу җирле халык өчен өстәмә эш урыннары да тәэмин итәргә ярдәм итә.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

1
август, 2020 ел
шимбә

Кеше-ялгызлыкны авыр кичерүче зат. Безгә игътибар, кайгырту, күңел күтәренкелеге, аңлау кирәк. Ә кайгыларны һәм шатлыкларны уртаклашырга кешегә  якыннары һәм дуслары булыша. Дуслык хисләре кешеләргә берләшергә, бер-берсенә таянырга мөмкинлек бирә. Халыкара масштабтагы ​ бәйрәм – Бөтендөнья дуслык көне матур хисләр һәм дуслыкка сәләтле кешеләр турында искә төшерә. Шушы матур көн кысаларында, Кызыл-Мишә авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Күңелле экспресс» дип аталган конкурслы уен программасы үткәрделәр. Уеннарда катнашучылар зур кызыксыну белән һәм бик теләп хәрәкәтчән һәм иҗади конкурсларның биремнәрен үтәделәр. Бу чара барышында балалар үзләренең фантазияләрен, зирәклекләрен, җитезлекләрен күрсәттеләр. Барысы да якты тәэсирләр, уңай эмоцияләр, елмаюлар, шатлык һәм күңел күтәренкелеге алдылар, баллы призлар белән бүләкләнделәр.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

28
июль, 2020 ел
сишәмбе

Көек авылы зиратынды үзара салым программасы буенча газ трассасына төшү куркынычы булган агачларны кисү эше бара.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

21
июль, 2020 ел
сишәмбе

Табигатьне саклау максатыннан Тимершык авыл җирлегендэ елга ярларын һәм сулыкларны чүп-чардан чистарту эшләре даими рәвештә алып барыла.

Шул максаттан Мишә елгасы буендагы корган агачлар кисеп, чистарту эшләре башкарылды.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Тимершык авыл җирлеге буенча көндәлек тирә-якны төзекләндерү буенча максатчан эш алып барыла. Шул максаттан чыгып җәйге чорда җирлек территориясен җыештыру, иске өйләрне сүту, Кече елга территорияләрен  төзекләндерү эшләре алып барыла.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

14
июль, 2020 ел
сишәмбе

Балыкчылар көне - балыкчылар өчен профессиональ бәйрәм, аны җәйге сезонның иң күңелле бәйрәмнәренең берсе дип атап була. Балыкчылар бәйрәме уңаеннан, 12 июль көнне, Кызыл- Мишә авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар белән плотина буена сәяхәт оештырдылар һәм балык тоттылар. Балыкчыларның барысы да балык тоту бәхетенә ирешмәде. Ләкин Зарина Шакирзянова ике балык  һәм Назлыгул Гимранова бер балык тотты.  Әлеге күңелле ялдан барчасы да канәгать калдылар.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

10
июль, 2020 ел
җомга

8 июльдә ​ Бөтенроссия Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Әлеге көн уңаеннан 8 июль көнне Кызыл-Мишә мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре "7 Я" дип исемләнгән асфальтта рәсем конкурсы үткәрделәр.
Бу якты вакыйга кояшлы матур көндә плотина буенда үтте. Балалар бик теләп плитада үз уй-ниятләрен тормышка ашырдылар. Барысы да бик тырышты! Күз ачып йомганчы плотина буе салават күпере төсләренә күмелде - анда йортлар, гаиләләр белән машиналар барлыкка килде. Балаларның гадәти булмаган фантазиясенә күз сөенде !
Чара ахырында һәр балага истәлекле бүләкләр тапшырылды. Мондый конкурслар балаларга гаиләнең әхлакый кыйммәтләрен үстерергә ярдәм итә, ата-аналарга һәм якыннарына карата мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияли.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

7
июль, 2020 ел
сишәмбе

Тимершык авылында Мишә елгасы аша үтүче күперне ремонтлау эшләре башланды.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

5 июль көнне Кызыл-Мишә авылында яшәүче Шакирҗанова Рауза Нурәхмәт кызына 90 яшь тулды. Рауза апаны туган көне белән котлап ТР Президенты открыткасы һәм бүләкләр тапшырылды.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге ТАССРга 100 ел #SABA 90
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International