ЯҢАЛЫКЛАР


4
июль, 2020 ел
шимбә

   3 июль көнне Кызыл-Мишә мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре, балаларда табигатькә сак караш тәрбияләү максатыннан, балалар белән «Табигатьтә начар һава торышы юк» дигән конкурс-күңел ачу программасы үткәрделәр. Әйе, табигатьтә начар һава торышы юк – без барыбыз да бу гыйбарәне беләбез.Чөнки урамда аяз күк йөзе һәм кояш нурлары күңелләрне иркәләгәндә, күпчелек кешеләрнең кәефләре яхшыра. Болытлы көндә дә күңел күтәренке булып калырга мөмкин.Табигатьтә барысы да үзара бәйләнгән һәм һәр күренешнең үз нәтиҗәләре бар. Табигатьне игътибар белән күзәтсәң, күп вакыйгаларны  өйрәнергә була.Балалар табигатьнең гүзәллекләрен күрделәр, дару үләннәре белән таныштылар, чәчәкләр һәм җиләк җыйдылар, һава торышы, кошлар һәм табигать бүләкләре турында викторина сорауларына җавап бирделәр. Экскурсия барышында алар ял иттеләр, уйнадылар, бик күп уңай эмоцияләр һәм тәэсирләр алдылар. Чара күңелле узды, балалар  шатлыклы хисләр белән өйләренә таралыштылар. 

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

27 июнь көнне Кызыл Мишә мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре Яшьләр көненә багышланган күп кенә үзенчәлекле кызыклы конкурслар, күңел ачу, уеннар үткәрделәр. Яшьләр актив катнашты. Шулай ук булачак солдат егетебез Рәмис Ибәтуллин да котлап кителде. Аңа туганнары, дуслары үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр. Армиядән кайткан дуслары Рәмисне солдат тормышы белән таныштырдылар һәм киңәшләрен бирделәр. Кичәнең барлык катнашучылары да бу искиткеч бәйрәмнән бик күп уңай һәм яхшы кәеф алдылар. Бәйрәм чарасы дискотека белән тәмамланды.
 

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

30
июнь, 2020 ел
сишәмбе

Сабай авылышда үзара салым республика программасы нигезендә зират коймаларын буяу эшләрен башкардылар.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Саба районы Кызыл-Мишә авылында  Муса Җәлил урамының 300 метр өлешенә МДФ программасы буенча юл эшләнде.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Көек, Миңгәр авылларында үзара салым республика программасы нигезендә зират территорияләрендә чистарту, төзекләндерү эшләре башкарылды.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

23
июнь, 2020 ел
сишәмбе

Илебез тарихында беркайчан да онытылмас, кешеләр хәтерендә калачак вакыйгалар бар, ә вакыт аларның бөеклеген генә ассызыклый. Һәр елны, 22 июнь көнне, без сугыш башланган көнне искә алабыз. Шушы көн кысаларында, 20 июнь көнне, Кызыл-Мишә мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре һәлак булган сугышчылар обелискы янында «Дүрт елга сузылган хәтер юлы» дип исемләнгән тематик танып-белү сәгате үткәрделәр. Чара башында китапханәче, балаларда зур кызыксыну уяткан, «Дүрт елга сузылган хәтер юлы» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырды. Мәдәният йорты мөдире 1941 елның 22 июнь иртәсендә, сугыш игълан итмичә, фашист Германиясенең  Советлар Союзына һөҗүм итүе, хәрби һәм стратегик объектлар һәм күп кенә шәһәрләрдә  булган бәрелешләр, 1418 көн һәм төн, сугышлар һәм җиңүләр, сугышта һәлак булган 27 миллион ватандашлар турында сөйләде. Совет кешеләренең патриотизмы, аларның ватанга булган мәхәббәте сугышта булган барлык авырлыкларны җиңәргә һәм фашист гаскәрләрен тар-мар итәргә ярдәм итте.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

«Хәтер һәм кайгы көне..." – бу көн безгә фашистлар тарафыннан газапланган, сугышларда, тылда ачлыктан һәлак булганнарны искә төшерә. Без, ул авыр елларда Ватаныбызны саклап, үз гомерләре бәрабәренә изге бурычларын үтәгән һәркемнең кайгы-хәсрәтен уртаклашабыз, искә алабыз. 21 июнь киченнән 22 июнь иртәсенә таба, Тимершык авыл җирлеге буенча “Хәтер шәме” акциясе үткәрелде.  Чарада катнашучылар шул дәһшәтле сугыштан кайтмаган барлык кешеләрне бер минут тынлык белән искә алдылар. Аннан соң, Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган ватандашларыбыз истәлегенә кайгы һәм мәңгелек хәтер символы буларак, шәмнәр кабынды. Сугыштан кайтмаган ватандашларыбыз алдында баш иябез. 

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

16
июнь, 2020 ел
сишәмбе

11 июнь көнне Кызыл-Мишә авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре Россия көнен бәйрәм итүгә кушылдылар. Россия көне-ул азатлык, гражданлык тынычлыгы һәм барлык кешеләрнең татулык бәйрәме. Ул 12 июньдә билгеләп үтелә. Бу бәйрәм уңаеннан алар плотина янында «Минем илем – минем Россиям»дип исемләнгән асфальтта акбур белән рәсем ясау конкурсы үткәрделәр. Башта балалар китапханәченең безнең илдә нинди бәйрәм барлыкка килүе турында кызыклы мәгълумәт тыңладылар һәм "Син Россияне беләсеңме?» дигән викторина сорауларына җавап бирделәр. Аннары төсле акбурлар ярдәмендә балалар үзләренең Россияне ничек күзаллауларын асфальтта сурәтләделәр. Турыдан-туры, позитив һәм шатлык белән тулган балалар рәсемнәре, балаларга мөмкин кадәр фантазияләрен ачарга һәм күрсәтергә ярдәм итте: асфальтта Кремль, чәчәкләр, ракеталар, салютлар, Россия триколоры һәм бөтен Җир планетасы барлыкка килде. Балалар барысы да булдырдылар, бик тырыштылар! Чара ахырында балалар кәгазьдән самолетлар ясап, Россия триколоры төсенә буядылар, илгә тынычлык теләп,  һавага очырдылар.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Татарстан Республикасы Президенты инициативасы белән үзизоляция чорында  «Ярдәм янәшә!” акциясе оештырылып, аерым категория гражданнарга азык-төлектән әзерләнгән коробкалар таратылды. Бу коробкаларга Тимершык авыл җирлегеннән 22 гаилә ия булды.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

9
июнь, 2020 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының "Тимершык – Кызыл Мишә"  машина юлындагы Мишә елгасы аша күперне реконструкцияләүне "База проекты" ҖЧҖ подрядчы оешмасы тәмамлады.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International