ЯҢАЛЫКЛАР


2
июнь, 2020 ел
сишәмбе

Тимершык авыл җирлегендә тагын бер аренда йорты төзелеше тәмамланып килә. “Инвестхолдингстрой” ҖЧҖ Көек авылындагы йортның эчке эшләрен  башкара, бүлмә ишекләрен,  газ җиһазларын урнаштыра.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Тимершыкта көтү чыгар өчен Мишә елгасы аша вакытлыча күпер салу.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

26
май, 2020 ел
сишәмбе

Тимершык авыл җирлегендә тирә-якны төзекләндерү буенча максатчан эш алып барыла: җәйге чорда җирлек территориясе җыештырыла,  үләннәр чабыла, зиратларда өмәләр уздырыла.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

19
май, 2020 ел
сишәмбе

Тимершык авыл җирлегендә яз башыннан ук җиләк-җимеш агачларын карау, җиләк утырту һәм үстерү эшләре дәвам итә.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Тимершык авыл җирлегендә зиратларны чистарту буенча өмәләр дәвам итә.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Экологик икеайлык кысаларында Тимершык авыл җирлеге территориясендә агачлар утырту буенча эш алып барыла. Бу эшләр алга таба да дәвам итәчәк.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

14
май, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Саба районы авыл җирлекләрендә  яшь белгечләрне тораклы итү һәм авыл җиренә  квалификацияле белгечәр тарту максатыннан Республика күләмендә “Яшь белгечләргә аренда торагы” программасы кысаларында Тимершык авыл җирлегендә дә  йортлар төзелеше дәвам итә. Чираттагы йорт Көек авылында, авыл хуҗалыгы белгечләре өчен төзелә.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Тимершык авыл җирлеге территориясендә чүп-чарны чистартү, иске йортларны сүтү буенча эшләр башкарыла.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

12
май, 2020 ел
сишәмбе

Җиңү көненең 75-еллыгын каршылау уңаеннан, 32 Бөек Ватан сугышы ветераннарының тол хатыннары һәм тыл ветераннары район тарафыннан әзерләнгән бүләкләр кабул иттеләр. Бүләкләрне Тимершык авыл җирлеге башлыгы Хаҗиев А.Х. тапшырды.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Тимершык авыл җирлегенә кергән  Көек авылында, Бөек җиңүнең 75-еллыгы уңаеннан, 9 Май көнне, Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлар истәлегенә стела ачылды. Һәйкәл Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Галиев Марат Ибраһим улы иганәчелегендә төзелде.  Ачылу тантанасында Саба муниципаль районы башлыгы Минниханов Раис Нургали улы, Галиев Марат Ибраһим улы һәм җирле җитәкчеләр катнашты. Көек авылы халкы исеменнән эшне оештыручыларга һәм  стеланы төзүчеләргә рәхмәт белдерәбез.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International