ЯҢАЛЫКЛАР


12
май, 2020 ел
сишәмбе

Үзизоляцияләү режимында бер кешегә дә җиңел түгел. Шул уңайдан, "Ярдәм янәшә! Помощь рядом!" республика хәрәкәте, "Магнит" компаниясе белән берлектә, дүрт бала тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм йөзеннән хәйрия акциясе оештырды. Бу акция кысаларында Тимершык авыл җирлегеннән 4 гаиләгә азык-төлек җыелмасы тапшырылды.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

5
май, 2020 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы президенты инициативасы белән, үзизоляция чорында,  «Ярдәм янәшә!” акциясе оештырылып, аерым категория гражданнарга азык-төлек җыелмалары таратылды. Бу җыелмаларга Тимершык авыл җирлегеннән 26 гаилә ия булды.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

28
апрель, 2020 ел
сишәмбе

Экологик ике айлыгы кысаларында Тимершык авыл җирлеге территориясендә агачлар утырту эшләре алып барыла. Җиңүнең 75 - еллыгы уңаеннан Миңгәр авылында Бөек Ватан сугышы ветераннары истәлегенә куелган обелиск янына да нарат агачлары утыртылды. Бу эшләр алга таба да дәвам итәчәк.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

21
апрель, 2020 ел
сишәмбе

Саба районы авыл җирлекләрендә  яшь белгечләрне тораклы итү һәм авыл җиренә  квалификацияле белгечәр тарту максатыннан Республика күләмендә “Яшь белгечләргә аренда торагы” программасы тормышка ашырыла.Программа кысаларында Тимершык авыл җирлегендә дә  йортлар төзелеше дәвам итә. Чираттагы йорт Көек авылында, авыл хуҗалыгы белгече өчен төзелә.

 

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Кызыл-Мишә авылында Мишә елгасы аша яңа күпер салу эше дәвам итә. Күперне “ Базовый проект” ҖЧҖ  оешмасы эшли.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

18
апрель, 2020 ел
шимбә

18 апрельдә Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне (Бөтендөнья мирас көне) билгеләп үтелә.

Тимершык авыл җирлегендә мондый объектларны һәрдаим контрольдә тотабыз һәм төзекләндерәбез.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

14
апрель, 2020 ел
сишәмбе

Яз җитеп җир йөзе кардан арыну белән табигатьтә корылык башлана. Бу чорда бигрәктә коры үлән һәм урман-полосаларны янгыннан сакларга кирәк. 10 нчы апрельдән 17 майга хәтле кертелгән янгынга каршы режим шартларында деподагы янгын сүндерү машиналарының төзеклекләрен  һәрдаим контрольдә тотабыз.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Җәмгыятьтә үзизоляция шартларында күпбалалы һәм мохтаҗ гаиләләргә ярдәм итүнең мөһимлеге артты. Татарстан Республикасының Дәүләт Советы депутаты Галиев Марат Ибрагим улы шундый кешеләргә азык-төлек пакетлары белән булышлык күрсәтте. Аңа зур рәхмәт белдерәбез.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Тимершык авыл җирлегендә авыл урамнарын грейдер белән тигезләү эшләре алып барылды.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

7
апрель, 2020 ел
сишәмбе

Җир өсте кардан арыну белән җирлек территориясендәге чишмәләрне көндәлек җыештыру эшләре башкарыла.                                                

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International