ЯҢАЛЫКЛАР


7
апрель, 2020 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Кызыл-Мишә авылында Мишә елгасы аша яңа күпер төзү эше дәвам итә. Күперне ООО “ Базовый проект” оешмасы эшли.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Саба районы, авыл җирлекләрендә  яшь белгечләрне тораклы итү һәм авыл җиренә  квалификацияле белгечәр тарту максатыннан Республика күләм “Яшь белгечләргә аренда торагы” программасы кысаларында Тимершык авыл җирлегендә дә  йортлар төзелеше дәвам итә. Чираттагы йорт Көек авылында, авыл хуҗалыгы специалистлары өчен төзелә.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

31
март, 2020 ел
сишәмбе

Халык мөрәҗәгатьләренә нигезләнеп язгы ташулар вакытында канаулар ачу,  су агу торбаларын чистарту эшләре алып барылды.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

24
март, 2020 ел
сишәмбе

Көн саен балкыган язгы кояшның юмарт нурлары һәм чиста зәңгәр күк йөзе безнең  кәефне күтәрә. Көннән-көн яз үз көченә керә бара. Ә аның белән бергә якты яз бәйрәме «Нәүрүз» килә. Кеше күңелендә: “Нәүрүз бәйрәме никадәр күңеллерәк булса, табигать кешеләргә шулкадәр юмартрак булыр”, дигән ышаныч яшәп килә. Шуңа күрә бу көнне халык рәхәтләнеп күңел ачкан, яз килүенә куанган, сый-нигъмәтләр әзерләп, кунакка йөргән. Бу бәйрәм Кызыл-Мишә авылында яшәүчеләр өчен дә матур традициягә әверелде. 22 март көнне Кызыл-Мишә мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре көче белән «Нәүрүз котлы булсын! дигән театральләшкән тамаша үткәрелде. Бәйрәмнең төп персонажлары Нәүрүзбикә һәм Кыш Бабай булды. Чарада катнашучылар алар белән бергә җырладылар, биеделәр, уеннар уйнадылар, яз турында табышмаклар чиштеләр. Бәйрәм барышында барлык теләүчеләр дә күңелле конкурсларда һәм уеннарда катнаштылар. Чара ахырында барлык катнашучыларны да Тимершык авыл җирлегенең матди ярдәм акчасына әзерләнгән  кайнар «Карга боткасы», коймак, тәм-томнар һәм хуш исле чәй көтә иде. “Нәүрүз” бәйрәме  катнашучыларда күтәренке кәеф һәм бәйрәм атмосферасы тудырды.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

23
март, 2020 ел
дүшәмбе

Очрашканда кешеләр «Исәнмесез! Сәламәт бул!» , - дип бер-берсенә сәламәтлек телиләр һәм бу очраклы түгел. Борынгы заманда ук: «Сәламәтлек байлыктан кыйммәтрәк», «Сәламәтлекне сатып алып булмый», - дигәннәр. 18 март көнне Кызыл Мишә мәдәният йортында «Мин сәламәт булырга телим, табибларга йөрмим» дигән фикерләү  сәгате булып узды. Ул   “Кем күбрәк белә?” дигән уен белән башланып китте. Балаларга кәгазьдә язылган сүзләрдән сәламәт кешене характерлаучы сүзләрне  атарга кирәк иде. Аннан соң балаларга «Сәламәт булсаң - барысы да шәп» дигән презентация күрсәтелде, алар аннан үз сәламәтлекләрен яхшырту һәм саклап калу өчен нәрсә эшләргә кирәклеген белделәр. Чара ахырында балалар белән «Сәламәтлекне нәрсә җимерә, ә нәрсә ныгыта» дигән уен уйналды.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Җир өсте кардан арыну белән җирлек территориясендәге обелискларны көндәлек җыештыру эшләре башкарыла.                                                

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Ир-егетләр арасында Волейбол буенча район чемпионатында Тимершык авыл җирлеге командасы актив катнашып  1 призлы урынны яулады.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

20
март, 2020 ел
җомга

Тимершык авылы мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Балкыш” фольклор ансамбле үзешчәннәре район, республика конкурсларында актив катнашып киләләр.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

8 март - Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Сабай авылы үзешчәннәре  Тимершык авылы мәдәният йортында “Язлар белән килә назлар” дип исемләнгән бәйрәм концерты программасы белән чыгыш ясадылар.  

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

17
март, 2020 ел
сишәмбе

Тимершык авыл җирлегендә Бөек җиңүнең 75 еллыгына багышланган иң дулкынландыргыч  акцияләрнең берсе-ветераннарга, тыл хезмәтчәннәренә «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел» дип аталган юбилей медальләрен тапшыру узды.

6 март көнне Башкарма комитет Җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары - икътисад бүлеге башлыгы М. М. Баһманов, Тимершык авыл җирлеге башлыгы А. Х. Хаҗиев  тыл хезмәтчәннәренә Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан юбилей медальләрен тапшырдылар, аларны котладылар, аларга яхшы кәеф, якыннарының кайгыртучанлыгын һәм игътибарын тоеп яшәүләрен теләделәр.

Безнең ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре күп кенә тарихи вакыйгаларның шаһиты. Аларның җилкәсе артында күпьеллык авыр хезмәт юлы. Аларның якты һәм матур балачаклары тормышның иң авыр чорларына туры килде. Балалар җилкәләрендә алар сугыш авырлыкларын кичерделәр һәм өлкәннәр белән беррәттән җиңү яуларга булыштылар. Ул авыр чорларны алар бүген дә  күз яшьләре белән искә төшерә.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International