ЯҢАЛЫКЛАР


10
март, 2020 ел
сишәмбе

Язның беренче көннәре һәрвакыт мәхәббәт, матурлык, елмаю һәм чәчәкләр белән тулы. Һәм бу юкка гына түгел. Бу көннәрдә без яз җитүне генә түгел, ә 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көнен дә билгеләп үтәбез. Мәхәббәт аңлату, ярату һәм бүләкләр бирү йогынтысында хатын-кызлар тагын да матуррак һәм сөйкемлерәк булалар. Чөнки бу көннәрдә барлык игътибар аларга, сөйкемле әниләребезгә, әбиләребезгә, кызларыбызга, хатын-кызларыбызга һәм дусларыбызга юнәлтелгән. 7 март көнне Кызыл- Мишә мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре, 8 Март уңаеннан,  "Яз. Мәхәббәт.Хатын-кыз" дип исемләнгән бәйрәм концерты программасы әзерләп, Кызыл-Мишә авылының барлык хатын-кызларына зур бүләк ясадылар. Концертта бары тик  ир-атлар гына катнашты. Мишәбаш һәм Сәрдә авыл клублары мөдирләре Булат Нәҗипов һәм Рузил Ибәтуллин, Иске Мичән авыл мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Ирек Һадиев һәм авыл үзешчәннәре тамашачыларга зур шатлык китерделәр. Бәйрәм киче дәвамында  тамашачыларның  көчле алкышлары тынып тормады.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

6
март, 2020 ел
җомга

Татар халкының гасырлардан килгән аш-су серләрен саклауда, пропагандалауда, халыкка җиткерүдә аш-су остасы Юныс Әхмәтҗановның өлеше бик зур. Ул киңәшләр һәм ашларны әзерләү ысулларын язып кына калмый, ә бәлки үзе үк бик күп төрле ашамлыклар иҗат итә. 5 март көнне Кызыл-Мишә мәдәният йортында ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган һәм авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче белән берлектә әзерләгән "Ягез әле, әбиләр!" дигән конкурс булып үтте. Конкурсның турлары татар халык ашларына нигезләнеп сайланган иде. Китапханәче «Татлыдан татлы – ни татлы»дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырды. Конкурста «Бәлешләр» һәм «Коймаклар» дигән ике команда катнашты. Катнашучылар өчен биремнәр эчтәлекле һәм танып-белүле иде, алар кроссвордлар чиштеләр, сүзләр төзеделәр, табышмакларга җавап бирделәр. Барлык конкурсларның нәтиҗәсе –  дуслык җиңде! Конкурста катнашучылар истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде. Соңыннан «Яраткан ризыгым» конкурсына йомгак ясадылар һәм оста хуҗабикәләр пешереп алып килгән ризыклар белән чәй эчтеләр.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге ТАССРга 100 ел
saby.tatarstan.ru

3
март, 2020 ел
сишәмбе

28 февраль көнне Кызыл-Мишә мәдәният йортында ТАССРның 100 - еллыгына, Саба районының  90 - еллыгына, Җиңүнең 75 - еллыгына багышланган "Буыннар чылбыры" исемле иҗат-отчет концерты булып узды. Прокуратура, хәрби комиссариат, суд приставлары, сак бүлеге хезмәткәрләренең һәм аларның гаилә әгъзаларының һәр чыгышы тамашачылар тарафыннан көчле алкышларга күмелде.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

25
февраль, 2020 ел
сишәмбе

22 февраль көнне Кызыл- Мишә мәдәният йортында, китапханә белән берлектә,озак еллар терлекчелек өлкәсендә ферма мөдире булып эшләгән Мөбарәкҗанов Илгизәр Мидехәт улына багышланган юбилей кичәсе булып узды. Кичәдә хуҗалык җитәкчеләре, хезмәттәшләре, туганнары, дуслары, сыйныфташлары катнаштылар һәм юбилярга иң изге теләкләрен җиткерделәр. Бәйрәм кичәсе матур җырлар, биюләр белән үрелеп барды. Юбилей кичәсе югары дәрәҗәдә узды.               

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

18
февраль, 2020 ел
сишәмбе

16 февраль көнне Мишәбаш авылы бозында район чемпионатының чираттагы уеннары уздырылды. Ярышта Тимершык, Шекше, Мишәбаш,  Шемордан командалары көч сынашты.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

17
февраль, 2020 ел
дүшәмбе

Татар шагыйре Муса Җәлил-Советлар Союзы Герое, ватаныбызның азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен гомерен биргән Ленин премиясе лауреаты. 14 февраль көнне Мингәр авыл китапханәсе, мәдәният йорты белән берлектә, шагыйрьнең тууына 114 - ел тулу уңаеннан  «Батырлык гасырлар буена саклана» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрделәр.

Китапханәче "Мәңгелек хәтер" дип исемләнгән күргәзмә әзерләде, шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты, эшләгән батырлыклары турында сөйләде. Клуб мөдире «Герой шагыйрь "

дигән презентация күрсәтте. Чара барышында мәктәп укучылары арасында шигырь конкурсы үткәрелде.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

13
февраль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

9 февраль көнне Тимершык мәдәният йортында «60 яшьлек гомер гомер мени, яшэ әйдә тагын 60ны» дип исемләнгән тематик кичә үткәрелде. Юбилярларны Тимершык авыл җирлеге башлыгы Хаҗиев.А. Х., туганнары, якыннары, дуслары тәбрикләделәр. Кичәдә бик матур котлаулар җырлар, шигырьләр,белән үрелеп алып барылды..Тематик кичә җылы, күңелле бәйрәм атмосферасында узды.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

11
февраль, 2020 ел
сишәмбе

8 февраль көнне Шыңар авылында Нуриев Булат Раузит улы истәлегенә багышланган традицион хоккей ярышлары булып узды, ярышта Тимершык хоккей командасы да катнашты. 9 февраль көнне Тимершык бозында район чемпионатының чираттагы уеннары уздырылды. Ярышта “Тимершык”, “Саба”, “Ястреб”, “Сабабаш”, “Шәмәрдән” командалары көч сынашты.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

1 февраль көнне Тимершык авылы мәдәният йортында Идүс Сафин истәлегенә багышлап оештырылган бишенче традицион ”Көрәш” бәйгесе булып узды.  Бу бәйгенең спонсорлары –эшмәкәрләр Ибрагимов Эльмир һәм Исмагилов Дамир,  районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге . Бәйге шоу формасында оештырылып, бил алышулар концерт программалары белән аралаштырылып алып бырылды. Бәйгедә Саба, Теләче, Әтнә, Мамадыш һәм  Арча көрәшчеләре актив катнаштылар һәм тамашачыларга матур көрәш алымнары күрсәттеләр.  Соңыннан җиңүчеләребез  спонсорлар булышлыгы белән әзерләнгән грамота, медаль, статуэтка һәм акчалата бүләк белән бүләкләнделәр. Тимершык авыл җирлеге исеменнән чараны оештыруда катнашкан барлык кешеләргә зур рәхмәт белдерәбез.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Саба районы авыл җирлекләрендә  яшь белгечләрне тораклы итү һәм авыл җиренә  квалификацияле белгечләрне җәлеп итү максатыннан Республика күләмендә “Яшь белгечләргә аренда торагы” программасы кысаларында Тимершык авыл җирлегендә дә  йортлар төзелеше дәвам итә. Чираттагы йорт Көек авылында, авыл хуҗалыгы белгечләре өчен төзелә.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International