Тимершык мәдәният йорты хезмәткәрләре өлкән буын кешеләре өчен "Коймак мәҗлесе" фольклор утырмалары оештырды.
Утырып утыру - пенсионерлар өчен аралашуның иң җылы формасы. Бер өстәл янына өлкән буын кешеләре: күршеләр, танышлар, иске дуслар җыелды. Көндәлек мәшәкатьләр артында һәрвакытта да менә шулай күңел белән аралашып булмый. Ә бу көнне кунаклар үткәннәрне искә төшерделәр, тормышның иң якты мизгелләре турында сөйләделәр, истәлекләре белән уртаклаштылар. Әлбәттә, барысы да кызыклы һәм күңелле булган яшьлекне, тормыш озын-озын булып тоелганда, ә картлык ниндидер ерак – ерак булып тоелганда искә төшерделәр бит. Сөйләшүләр арасында пенсионерлар викториналарда актив катнаштылар, яраткан җырларын җырладылар һәм, әлбәттә, тәмле коймак белән сыйландылар. Кунакларның барысына да кызык булды, алар якты тәэсирләр һәм күңелле истәлекләр багажы белән кайтып киттеләр.
2025 елның 28 июнендә Кызыл-Мишә авылында «Авыл көне»бәйрәме узды. Бәйрәм авылның гөреф-гадәтләрен истә тотып, тарихи үзенчәлекләрне исәпкә алып оештырылды. Авылдашлар, кунаклар, дуслар, күршеләр күптән көтелгән бәйрәмгә туган якларына җыелдылар. Бу бәйрәм авыл халкы, кайткан кунаклар өчен җылы очрашу булды. Мәйдан уртасында традицион рәвештә уеннар, конкурслар, җыр-биюләр гөрләп торды. Теләге булган һәркем бердәм рәвештә катнашты, ә тамашачылар бу вакытта алкышлар белән актив рәвештә ярдәм иттеләр. Авыл көне, авылның актив гражданнары, мәдәният, мәгариф хезмәткәрләре, иганәченләрнең тырышлыгы белән үткәрелде.
Ватан алдында хәрби бурычларын үтәп егетләр армия сафларыннан кайтты. Менә алар- Кызыл Мишә авылыннан Шайхиев Ильмир, Көек авылыннан Салихов Айрат. Алга таба егетләргә бар яктан да уңышлар телибез.
22 июнь - Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алу һәм кайгы көне. Бу көнне «Хәтер шәме» Бөтенроссия акциясе узды. Бу акция совет солдатларының, барлык ватандашларыбызның батырлыгына хөрмәт күрсәтү. Барыбызны да сугыш алып киткән ватандашларыбыз турында хәтер берләштерсен. Беркем дә онытылмаган, бернәрсә дә онытылмаган! Мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм Тимершык авыл җирлеге балалары яу кырларында Ватан өчен һәлак булган якташларыбызны искә алу өчен җыелдылар. Җирдә тынычлык һәм бәхет өчен көрәштә, безнең тормышыбыз өчен гомерләрен биргән кешеләрне бер минут тынлык белән искә алдылар. Ул авыр елларда Ватаныбызны саклап калган һәм үз гомере бәрабәренә изге бурычын үтәгән һәркем өчен без кайгырабыз.
Тимершык авыл җирлегендә көндәлек тирә-якны төзекләндерү буенча макчатчан эш алып барыла. Шул максаттан чыгып җирлек территориясен җыештыру һәм печән чабу эшләре алып барыла.
Саба районың авыл җирлекләрендә яшь белгечләрне тораклы итү һәм авыл җиренә квалификацияле белгечәр тарту максатыннан Республика күләм “Яшь белгечләргә аренда торагы” программасы кысаларында йортлар төзелеше дәвам итә. Тимершык һәм Миңгәр авылларында белгечләр өчен чираттагы йортлар төзелә.
9 июнь көнне Кзыл-Мишә авылында яшәүче Гаттарова Заләфрүз Хәким кызы 90 яшьлек туган көнен билгеләп узды. Аны Тимершык авыл җирлеге башлыгы Хаҗиев А. Х., Саба муниципаль районы социаль яклау идарәсе җитәкчесе Гайнутдинова Л.Н., ДБМУ «Сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Саба мәктәп-интернаты " директоры Нуриева Д.Б. котладылар һәм бүләкләр тапшырдылар. Алга таба да кәдер, хөрмәттә яшәвен телибез.
Сабантуй - язгы кыр эшләре тәмамлануга багышланган татар һәм башкорт халык бәйрәме. Тантананы шулкадәр киң итеп билгеләп үтү кабул ителгән ки, сүз икенче мәгънәгә ия: шаяртып кына зур шау-шулы күңел ачуны сабантуй дип атыйлар. Сабантуйда җырлар, биюләр, конкурслар һәм йолалар белән зур халык бәйрәме уздыру гадәте бар.
8 июнь көнне Тимершык һәм Көек авылларында традицион Сабантуй - 2025 булып узды. Бәйрәм балаларның хореографик чыгышы белән башланып китте. Котлаулардан соң бәйрәмнең спорт программасы башланды. Спорт ярышлары бик җанлы темпта үтте. Көне буе сәүдә ноктасы эшләде, күңелле музыка яңгырады. Бу көнне төрле ярышлар һәм уеннар үткәрелде. Авыл халкы, кунаклар уеннарда актив катнаштылар. Сабантуйның иң мөһим ярышы - милли көрәш. Сабантуйның абсолют батыры булып Тимершык авылында Җалялиев Эдуард, Көек авылында ШакировЗөфәр калдылар. Абсолют батырларга традиция буенча тәкә бүләк ителде.
1 июнь көнне Тимершык авыл җирлегенең мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Шатлык» мәктәп яны лагере белән берлектә "Балачак –ул без!" дип исемләнгән уен программасы үткәрделәр. Артта тулы бер уку елы калуга карамастан, балаларның энергиясе бик күп. Кояш энергиясе кечкенә кешеләрдә яши. Алар комсызлыкның нәрсә икәнен белмиләр. Бәйрәм программасын күңелле конкурслар, спорт эстафеталары, табышмакларга җаваплар табу, шигырьләр, биюләр һәм флешмоблар белән дәвам иттеләр. Уеннардан балалар уңай энергия алды. Чара вакытында күңел ачу, көлү, шаянлык, елмаю һәм яхшы кәеф атмосферасы хөкем сөрде. Балалар барлык конкурсларда актив катнашып, истәлекле бүләкләр алдылар.
Һәр халыкның үз милли бәйрәмнәре бар. Бу бәйрәмнәрнең күбесе борынгы заманнарда – берничә гасыр элек барлыкка килгән. Безнең тормышыбызда барысы да үзгәрә: әйберләр, шәһәрләр, авыллар, һөнәрләр, кием, табигать, әмма халык бәйрәмнәре генә үзгәрми, алар кешеләр яшәгәндә дә яши. Милли бәйрәмнәр халыкның җаны һәм йөрәге бәйрәмнәре. Бездә - «Бирнә җыю»традицион татар бәйрәме. 31 май көнне Тимершык авыл җирлеге территориясендә Сабантуй бәйрәмен үткәрү өчен "Бирнә җыю" татар милли йоласын оештырды. Балалар һәм өлкәннәр милли костюмнар, калфаклар һәм түбәтәйләр кигәннәр, бу авылдашларыбызны сөендерә иде! Татар милли җырларын җырлап, биюләре белән авыл урамнары буйлап йөрдек, әби - бабаларыбызны һәм әти-әниләребезне яшьлекләренә кайтардык!