Саба районы авыл җирлекләрендә яшь белгечләрне тораклы итү һәм авыл җиренә квалификацияле белгечләрне җәлеп итү максатыннан Республика күләмендә “Яшь белгечләргә аренда торагы” программасы кысаларында Тимершык авыл җирлегендә дә йортлар төзелеше дәвам итә. Чираттагы йорт Көек авылында, авыл хуҗалыгы белгечләре өчен төзелә.
5 февраль көнне Кече Шыңар мәдәният йортында ветераннар арасында "Балкыш" ("Сияние") үзешчән башкаручылар Республика фестиваленең зона туры булып узды. Әлеге фестивальдә ТАССРның 100-еллыгы, Бөек Җиңүнең 75-еллыгы һәм Саба районының 90-еллыгы чыгышларның тематикасы булды. Тимершык мәдәният йортыннан "Мизгел"ансамбле чыгыш ясады. "Сольный җыр"номинациясендә-Марсилә Кадейкина, "Сәнгатьле уку" –Нуруллина Зәнфирәләр чыгыш ясадылар.
«06» февраль көнне Иске Мичән мәдәният йортында ООО Сабаның Мичән, Тимершык бүлекләренең 2019 елгы эшчәнлегенә йомгак ясап отчет җыелышы булып узды. Директор Шайхуллин Айзат Наилевич һәм баш белгечләр 2019 елда үз эшләренә тирән анализ ясадылар, җитешсезлекләрне билгеләделәр, аларны төзәтү һәм камилләштерү юлларын күрсәттеләр, 2020 елга планнар билгеләделәр. Җыелышта Саба муниципаль районы башлыгы Минниханов Раис Нургалиевич,Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Саба муниципаль районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Гафур Шәйхулла улы Хасаншин катнаштылар.
5 февраль көнне Кече Шыңар мәдәният йортында ветераннар арасында "Балкыш" ("Сияние") үзешчән башкаручылар Республика фестиваленең зона туры булып узды. Мингәр авыл клубыннан Шәрипова Нәкыя "Иртә буран, кич буран" җыры белән һәм Касимова Зинфира татар халык биюе белән катнаштылар. Катнашучылар өчен дә, тамашачылар өчен дә матур бәйрәм булды.
3 февраль көнне Тимершык авыл җирлегендә гражданнар җыен булып узды. Җыенда Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н. Минниханов, Саба муниципаль районы Башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов, хокук саклау органнары вәкилләре, оешма-предприятия җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты. Тимершык авыл җирлеге башлыгы А.Х.Хазиев халык каршында 2019 нчы елда авыл җирлегендә башкарылган эшләр буенча чыгыш ясады һәм 2020 нчы елда эшләнергә тиешле эшләргә тукталып, бурычларны да билгеләп үтте. Участок инспекторы М.М.Гатин 2019 нче елда авыл җирлегендә булган хокук бозулар һәм хокук бозуларны кисәтү буенча эшчәнлек белән таныштырды. Шулай ук җыенда ТР Саба, Теләче муниципаль районнары буенча янгын күзәтчелеге һәм профилактика эше алып баручы дәүләт җитәкчесе, эчке эшләр подполковнигы Галимуллин Айнур Рифкать улының “Саба муниципаль районындагы янгын очраклары һәм янгын куркынычсызлыгы таләпләре”турында чыгышы, Татарстан Республикасының Саба һәм Теләче муниципаль районнары буенча пенсия фонды җитәкчесе урынбасары А.Ш. Сөнгатов, Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министырлыгының Саба районындагы бүлек җитәкчесе М.М. Хузинның чыгышлары тыңланды. Җыенны йомгаклап Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н. Минниханов авыл җирлегендә яшәүче халкка мөрәҗәгать итеп, авылның һәм гомүмән районның киләчәген ничек күрүе, нинди юнәлештә хәрәкәт итәргә кирәклеге турындагы фикерләре белән уртаклашты.
Республикада иң популяр булган бәйге "Созвездие-Йолдызлык” ел саен меңләгән талантлы баланы җыеп , күп кенә балаларга эстрада сәнгатенең төрле жанрларында үз көчләрен сынап карау мөмкинлеге бирде. 23 гыйнвар көнне Кече Шыңар авыл мәдәният йортында «Созвездие – Йолдызлык – 2020» эстрада сәнгатенең XX ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең муниципаль этабы булып узды. Бу сайлап алу турында Кызыл-Мишә мәдәният йортыннан “Вокал” һәм "Вокаль ансамбльләр" номинацияләрендә Лилия Шаһабиева һәм "Балачак" вокаль ансамбле чыгыш ясады. Тамашачылар һәр катнашучыга көчле алкышлар бүләк итте.
25 гыйнварда Россиядә «Студентлар көне» (Татьяна көне) билгеләп үтелә. Ул РФ Президентының 2005 елның 25 гыйнварындагы 76 номерлы Указы белән рәсми рәвештә билгеләнгән. Бу көнне Кызыл-Мишә мәдәният йорты хезмәткәрләре яшьләр белән «Студентлар көне» дип исемләнгән интернет-викторина үткәрделәр. Викторинадан соң «ТАИФ-НК АЗС» ҖЧҖенең ягулык-майлау материалларын сату буенча менеджеры Дилә Фәтхриева студентларны Россия студентлары көне белән котлады һәм барысына да «21-литр» акциясе буенча автомобильгә бер тапкыр ягулык салырга мөмкинлек бирүче купоннар өләште. Шулай ук «Студентлар көне белән котлыйбыз» дигән стенгазета чыгарылды.
Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының Кызыл-Мишә авылында Мишә елгасы аша яңа күпер төзү эше бара. Күперне ООО “ Базовый проект” оешмасы сала.
14 нче гыйнвар көнне Мингәр авылында яшәүче Зиннурова Сөембикә Мөхәммәди кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярга Саба муниципаль районы Башкарма комитеты аппараты җитәкчесе М.Р. Кәримов Россия Президенты котлавын тапшырды. Шулай ук Сөембикә апаны Саба районы социаль яклау бүлеге җитәкчесе М.М.Хузин hәм Тимершык авыл җирлеге башлыгы А.Х.Хаҗиев та котладылар.
12 нче гыйнвар көнне Тимершык мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан балалар өчен Яңа ел үткәрелде. Чара кызыклы уеннар, лоторея һәм җыр -биюләр белән үрелеп барды.