ЯҢАЛЫКЛАР


15
октябрь, 2019 ел
сишәмбе

Тимершык авылы җирлеге буенча төрле дәрәҗәдәге төзелеш эшләре дәвам итә. Тимершык авылының Ленин, Ак Чишмә урамнарына 800 м озынлыктагы  юл ремонты ясалды. Сөт бизнес-академиясе  каршында машиналар кую урыны зурайтылды. Шулай ук Кызыл-Мишә авылында  Мишә елгасы аша яңа күпер салу эше дәвам итә.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

8
октябрь, 2019 ел
сишәмбе

Укытучылар көне-матур һәм дулкынландыргыч бәйрәм, аны без мәктәп елларыннан ук хәтерлибез. Беренче тапкыр аны 1965 елда, аннары октябрьнең беренче якшәмбесендә, ә 1994 елдан башлап Россиядә аны 5 октябрьдә бәйрәм итәләр. Шул уңайдан, Миңгәр авыл клубы мөдире, китапханәче белән берлектә, лаеклы ялдагы укытучыларны бәйрәм белән котладылар. Алар өлкәннәргә котлау открыткалары, бүләкләр тапшырдылар, үзләренә һәм якыннарына сәламәтлек, гаилә иминлеге теләделәр.

 

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Саба районы авыл җирлекләрендә,  яшь белгечләрне тораклы итү һәм авыл җиренә  квалификацияле белгечәр тарту максатыннан, “Яшь белгечләргә аренда торагы” программасы гамәлгә ашырыла. Программа кысаларында Тимершык авыл җирлегендә дә  йортлар төзелеше дәвам итә. Чираттагы йорт Көек авылында авыл хуҗалыгы белгечләре өчен төзелә.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

1
октябрь, 2019 ел
сишәмбе

РФ Президенты В.В Путинның 2018 елның 7 нче май  указы буенча “2024 елга кадәр Россия Федерациясе үсешендә стратегик мәсьәләләр һәм милли максатлар турында” дигән стратегик үсеш программасы кабул ителде. Программа унике үсеш юнәлешен үз эченә ала. Бу проектка Татарстан да актив кушылды.

Тимершык авыл җирлегенең Тимершык урта гомуми белем бирү мәктәбендә“Мәгариф” юнәлеше буенча  информатика, технология, ОБЖ, шахмат кабинетларында ремонт эшләре төгәлләнде.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

24
сентябрь, 2019 ел
сишәмбе

Саба районы  авыл җирлекләрендә,  яшь белгечләрне тораклы итү һәм авыл җиренә  квалификацияле белгечәр тарту максатыннан,  “Яшь белгечләргә аренда торагы” программасы гамәлгә ашырыла. Бу программа кысаларында Тимершык авыл җирлегендә дә  йортлар төзелеше дәвам итә. Чираттагы йорт Көек авылында  авыл хуҗалыгы белгечләре өчен төзелә.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

23
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

20 сентябрь көнне,"Акчәчәк" балалар бакчасында, Кызыл Мишә мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә, «Сөмбеләне кем белә?» дип исемләнгән көзге бәйрәм үткәрделәр. Сөмбелә – уңыш бәйрәме. Аны көзге көн белән төн тигезләшкән вакытта билгеләп үтәләр. Элек-электэн, уңышны  җыеп алган чорларда, көзге чәчү эшләре төгәлләнгәч, кешеләр бу бәйрәмне оештырганнар. Бәйрәмнең хуҗасы Сөмбелә исемле кыз булган. Бәйрәмдә җырлар, шигырьләр, табышмаклар яңгырады.  Ә биюсез нинди күңеллелек булсын ди? Балалар дәртле татар көйләренә рәхәтләнеп биеделәр, шулай ук алар өчен төрле уеннар һәм конкурслар оештырылды. Чара ахырында балаларга күчтәнәчләр өләшенде. «Сөмбелә» бәйрәме  балаларга бик ошады.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

19
сентябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

14 сентябрь көнне Тимершык авыл җирлегендә «Урман көне» уңаеннан агач утырту өмәсе оештырылды.Өмәдә барлык бюджет учреждениеләре һәм авыл халкы актив катнашты.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

18
сентябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы көне уңаеннан, авыл җирлекләренең социаль-икътисади эшчәнлеген  бәяләгәннән соң, президентыбыз Тимершык авыл җирлегенә  яңа Шевроле-Нива машинасы тапшырды .

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

17
сентябрь, 2019 ел
сишәмбе

Янгын техникасын яхшылап карап тотуга багышланган район смотр-конкурсына әзерлек максатыннан,Тимершык авыл җирлегендә янгын сүндерү техникасы ремонтланды һәм буялды. Шулай ук янгын сүндерү машиналары торган депоның кышка әзерлеге тикшерелде.

 

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

16
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

6 сентябрь көнне, Тимершык урта мәктәбендә, 5-11 сыйныфлар өчен “Җиңү дәресе” дип исемләнгән тәрбия дәресе булып узды. Дәресне тарих һәм җәмгыять белеме фәннәре укытучысы Зарипова Зөлфия Фидаил кызы  алып барды.  Чарада сугыш чоры баласы Гөлҗиһан әби, ветеран укытучы Мөбәрәкшина Рәмзия Заһир кызы, әти-әниләр исеменнән Рамилә Әхмәтова һәм авыл җирлеге башлыгы Айдар Ханифулловичлар катнашты.  

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International