ЯҢАЛЫКЛАР


10
сентябрь, 2019 ел
сишәмбе

  Тимершык авыл җирлегендә көн саен гомуми төзекләндерү эшләре бара . 8 сентябрь көнне Сабай авылында халык белән берлектә зираттагы кирәк-яраклар өчен бина төзекләндерелде.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

6
сентябрь, 2019 ел
җомга

Россиядә ел саен 3 сентябрьдә үзенчәлекле дата - терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне билгеләп үтелә. Бу көн 2004 елның сентябрендә Бесланда булган фаҗигале вакыйгалар белән тыгыз бәйләнгән.Бу вакыйгалардан соң белем бәйрәме күпчелек халык өчен кайгы көненә әверелгән. Шушы вакыйгага багышлап,Кызыл Мишә мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм  китапханәчесе белән берлектә әзерләнгән «Терроризмның чын йөзе» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате  уздырылды. Авыл мәдәният йорты мөдире Сурия Гаттарова балаларга Бесландагы фаҗига, терроризмның килеп чыгышы, соңгы елларда булган террор актлары турында сөйләде. Әңгәмә барышында, тотык хәлендә калганда яки шикле әйбер барлыгын сизгәндә  үзеңне ничек тотарга кирәклегенә басым ясалды.Терроризмны җиңү авыр, әмма терроризм чорында яшәргә өйрәнергә кирәк. Чара ахырында “Без тынычлык яклы” дигән дискотека үткәрелде.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

5
сентябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

«Терроризм – җәмгыятькә янау» - шушы исем астында 4 сентябрь көнне Кызыл Мишә мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре террорга каршы акция үткәрделәр. Алар балалар белән авыл урамнарына чыктылар, үтеп баручыларга «Анти Террор» белешмәлекләре һәм тынычлык символы итеп кәгазь күгәрченнәр тараттылар. Акциянең максаты хәзерге дөнья проблемаларына игътибар җәлеп итү һәм кешелеккә  терроризм куркынычы янау иде. Терроризм – ул иң авыр җинаять. Еш кына гаепсез кешеләр терроризм корбаны була, алар арасында балалар да бар. Безнең һәрберебез җаваплылык һәм уяулык күрсәтергә тиеш, чөнки мондый куркыныч хәлгә эләгүдән берәү дә иминләштерелмәгән.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

3
сентябрь, 2019 ел
сишәмбе

1 сентябрь көнне Тимершык авыл җирлегенең барлык мәктәпләрендә Белем көненә багышланган тантаналы линейкалар узды. Тимершык урта мәктәбендә 11 укучы, Миңгәр башлангыч мәктәбендә 4 укучы, Саба мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен интернат-мәктәбендә 6 укучы беренче сыйныфка килде. Тантаналы линейкада укучыларның әти - әниләре, оешма җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыгы А.Х. Хаҗиев, район финанс-бюджет палатасы рәисе Ш. А. Сөнгатов, мәдәният бүлеге җитәкчесе Р. Ф. Заһидуллин катнашты. Алар барысы да укучыларны яңа уку елы белән котладылар һәм укучыларга укуларында уңышлар теләделәр.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

27
август, 2019 ел
сишәмбе

Саба районынын Тимершык авыл җирлегендә  яшь белгечләрне тораклы итү һәм авыл җиренә  квалификацияле белгечләр тарту максатыннан Республикакүләм “Яшь белгечләргә аренда торагы” программасы кысаларында йортлар төзелеп тора. Капка-коймасы, мунчасы булган, мебель белән җиһазландырылган чираттагы йорт Көек авылында авыл хуҗалыгы белгеченә дип төзелә башлады.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

24
август, 2019 ел
шимбә

Россия флагы көне – ул россиялеләрнең барлык буыннар бәйрәме, бөек ил тарихына хөрмәт билгесе. Шул көн уңаеннан, 22 август көнне Кызыл Мишә мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре " Ак, зәңгәр, кызыл " дип исемләнгән тематик сәгать үткәрделәр. Бу бәйрәм ватандашларыбызда бөек илебез өчен горурлык хисе тудыра. Балаларга, Россия дәүләт символларының берсе буларак, флагның барлыкка килү һәм раслау тарихы, һәр төснең әһәмияте турында сөйләнде. Аннары балалар плотина янында плитәдә төрле төстәге акбурлар белән Россия флагы ясадылар.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

22
август, 2019 ел
пәнҗешәмбе

20 август көнне Кызыл-Мишә авылы плотинасы янындагы ачык мәйданда мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре " Ай, да, без!" дип исемләнгән уен программасы үткәрделәр. Көн искиткеч матур, кояшлы, балаларның җәйге кәефләре  бик яхшы иде. Шуңа күрә барлык катнашучыларда да уйнау һәм йөгерү теләге зур булды. Балалар  скакалка аша сикерделәр, “Маялы” уенын уйнадылар, «өч аякта»  йөгерделәр, каршылыклар полосасын уздылар, бадминтон уйнадылар. Уйнаган саен балаларда уен комары арта барды. Әлбәттә, барлык балалар да биремнәрне җиңел үтәмәде, җиңелү дә булды. Әмма, шуңа да карамастан, катнашучылар арасында уен-көлке, күңел ачу хөкем сөрде. Балалар да, мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре дә – барысы да бәхетле иде. Ә балаларның күңеллелектән балкыган шат күзләре -чараны оештыручыларга иң яхшы бүләк бит ул.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

20
август, 2019 ел
сишәмбе

 РФ Президенты В.В Путинның 2018 елның 7 нче май  указы буенча “2024 елга кадәр Россия Федерациясе үсешендә стратегик мәсьәләләр һәм милли максатлар турында” дигән стратегик үсеш программасы кабул ителде. Программа унике үсеш юнэлешен уз эченэ ала. Бу проектка Татарстан да актив кушылды.

Тимершык авыл җирлегендә “Мәгариф” юнәлеше буенча Тимершык урта гомумбелем бирү мәктәбендә информатика, технология, ОБЖ, шахмат кабинетларында ремонт эшләре дәвам итә.

 

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

19
август, 2019 ел
дүшәмбе

17 август көнне Мингәр авыл клубында китапханәче белән берлектә "Минем булачак һөнәрем"дип исемләнгән рәсем конкурсы оештырылды. Башта китапханәче "Һөнәрне тап"дип исемләнгән викторина үткәрде. Аннан соң балалар рәсемнәр ясадылар, анда үзләренең булачак һөнәрләрен чагылдырдылар. Һәм традиция буенча барысына да бүләкләр тапшырылды.

 

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

17
август, 2019 ел
шимбә

Безнең табигатьнең иң матуры – чәчәкләр.  Бу искиткеч матур үсемлек күзләрне иркәли, яхшы кәеф, шатлык, күңел күтәренкелеге бирә. Алар безне иртә яздан караңгы көзгә кадәр куандыра. Җәйге чорда җирлектә яшәп килүче шәхси хуҗалыклар үз территорияләрендә ярыша-ярыша чәчәкләр устереп үз тырышлыкларын күрсәттеләр.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International