ЯҢАЛЫКЛАР


15
август, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2019 нчы елның 14 октябреннән аналог тапшырулары туктатылып, тулысынча цифрлы телеведениегә күчү көтелә. Шул уңайдан ТР  РТПЦның Шемәрдән цехы җитәкчесе Хазиев А.Ш. белән җирлек буенча киләчәктә халыкны цифрлы телевидениегә күчәргә кирәклеген аңлату эшләре алып барылды.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

13
август, 2019 ел
сишәмбе

 РФ Президенты В.В Путинның 2018 елның 7 нче май  Указы буенча “2024 елга кадәр Россия Федерациясе үсешендә стратегик мәсьәләләр һәм милли максатлар турында” дигән стратегик үсеш программасы кабул ителде. Программа унике үсеш юнэлешен үз эченэ ала. Бу проектка Татарстан Республикасы да актив кушылды.

Тимершык авыл җирлегендә “Мәгариф” юнәлеше буенча Тимершык урта гомумбелем бирү мәктәбендә информатика, технология, ОБЖ, шахмат кабинетлары ремонтланып яңача җиһазландырылачак. Димәк, стратегик план буенча Саба районында да төп юнәлешләр буенча төпле эш алып барыла.

 

 

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

12
август, 2019 ел
дүшәмбе

Физкультурачылар көне – сәламәт яшәү рәвеше алып баручы кешеләрнең профессиональ бәйрәме. Физкультурачылар көнен сәламәтлек өчен файдалы итеп бәйрәм итәргә була. 10 август көнне Кызыл Мишә мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре балалар өчен «Спорт белән дус булсаң – сәламәт булырсың!» дигән исм астында спорт ярышлары үткәрделәр. Ярышларда кече һәм урта мәктәп яшендәге балалар катнашты. Ярышларның барлык этабы да  җитезлек  һәм сәламәт ярыш рухы белән бергә барды. Күңелле эстафеталарда балалар көч сынаштылар, җитезлекләрен  күрсәттеләр. Бәйрәм бик күңелле үтте: балалар үзләренең осталыкларын күрсәттеләр, шулай ук күтәренке кәеф һәм уңай эмоция алдылар.

 

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

6
август, 2019 ел
сишәмбе

26 июль, 3 август көннәрендә Тимершык авыл җирлеге буенча "Чиста яр -2019" акциясе булып узды. Акциянең максаты-сулыклар ярларында санитар тәртип урнаштыру һәм аны саклау, җәмәгать активлыгын һәм гражданнарның табигатькә сак карашын үстерү. Бу мероприятие бюджет учреждениеләре эшчеләре һәм авыл халкы катнашында узды.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

30
июль, 2019 ел
сишәмбе

          29 июль  көнне Тимершык мәдәният йортында  Тимершык авыл җирлегенең халык  җыены  үткәрелде.Җыенда Саба муниципаль районы башлыгы  Рәис Нургали улы Минниханов, Саба муниципаль  районы башлыгы урынбасары Расих Рахимҗан улы Закирҗанов, Саба  җирле бүлекчәсе берәмлегенең “Бердәм Россия” сәяси партиясенең  башкарма сәркатибе Фәрит Хәйдәр улы Зарипов, төрле оешмаларның бүлек җитәкчеләре катнашты. Көн тәртибендә Тимершык авыл җирлеге башлыгы  Айдар Ханифулла улы Хаҗиевның  авыл җирлегендәге эшләрнең торышы турында отчеты тыңланды. 2019 елның 30 гыйнварында халыктан кабул ителгән сораулар каралды. Халык җыены тәмамланганнан соң үзешчән сәнгатьтә катнашучылар концерты күрсәтелде.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

29
июль, 2019 ел
дүшәмбе

Тимершык авыл җирлегендә самообложение программасы буенча каты өслекле юллар салу эше тәмамланды. ООО Рамазан оешмасы үзенең командасы белән эшне сыйфатлы итеп башкардылар.

 

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Тимершык авыл җирлегендә хуҗалыклардан көнкүреш калдыклары җыю, эчәргә яраклы су системасының төгәллеген, төзеклеген МПП ЖКХ Шемордан оешмасы тәэмин итә. Алар үз эшләрен вакытында, төгәллек белән башкарып үтиләр.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

23
июль, 2019 ел
сишәмбе

18 июнь көнне Кызыл-Мишә мәдәният йортында китапханә белән берлектә балалар өчен «Күңелле калейдоскоп» дип исемләнгән уен-конкурс программасы үткәрелде. Программада уеннар, мәзәкләр, конкурслар булды, аларда балалар актив катнашты. «Көйне тап», «Сүзләр төзе», «Рәсем яса», «Ул, алар»,  «Зоологик», «Мәкальне дәвам ит» һ.б. уеннар - конкурслар барысы да балаларның күңеленә хуш килде. Балалар барлык конкурсларда да бик теләп катнаштылар. Программаны алып баручы китапханәче Әүхәдиева Г. балаларга конкурс - уен программасында катнашулары өчен рәхмәт белдерде. Чара ахырында балалар дискотекасы узды.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Тимершык авыл җирлеге башлыгы А.Х.Хаҗиев Республика күләмендә үткәрелгән “Территория Закона” конкурсының “Җирлек территориясендә хокук һәм закон үтәлешен саклау” номинациясендә катнашып II призлы урын яулап диплом һәм кыйммәтле бүләк белән бүләкләнде.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

16
июль, 2019 ел
сишәмбе

Тирә якны төзекләндерү максатыннан Тимершык авыл җирлеге буенча иске йорт, каралты кура сутү эшләре даими үткәрелеп тора. Соңгы көннәрдә Тимершык авылы Ак Чишмә урамында иске йорт сүтелеп территориясе чистартылды. 

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International