2020 елдан башлап Татарстанда "Авыл территорияләрен комплекслы үстерү"дәүләт программасы гамәлгә ашырыла. Программа, аерым алганда, авыл халкын үтемле һәм уңайлы торак белән тәэмин итү өчен шартлар тудыруны, кадрлар потенциалын үстерүне, инфраструктураны булдыру һәм үстерү һ. б. күздә тота.
Программада авыл җирендә даими яшәүче, яшәү урыны буенча мәҗбүри теркәлүче һәм оешма эшчәнлеге өлкәсенә бәйле рәвештә бер елдан да ким булмаган авыл җирлегендә эшләүче гаилә яки РФ гражданы катнаша ала.
Субсидия күләме федераль һәм республика бюджетлары акчалары хисабына торак бәясенең 80 % ын тәшкил итә. җирле бюджет акчалары һәм (яки) эш бирүче – кимендә 20 % (җирле бюджет 1%+ эш бирүче 19%).
Төзелгән торак эш бирүченең финанс катнашында муниципаль милеккә яки уртак (җирле үзидарә органына һәм эш бирүчегә) рәсмиләштерелә һәм гражданга найм шартларында файдалануга тапшырыла.
Шәхес хезмәт килешүе буенча 5 ел эшләгәннән соң, тиешле эш бирүче белән торак урынын исәп – хисап бәясенең 10% тан артмаган бәядән, ә 10 ел узгач-1% тан артмаган бәядән сатып алырга хокуклы.
Бүгенге көндә Тимершык авыл җирлегендә дә шушы программага нигезләнеп 4 гаиләгә йорт төзелә башлады.
10 нчы апрель көнне Тимершык авылында яшәүче Нурмиева Гөлҗиһан әби 95 яшьлек туган көнен билгеләп узды. Аны Тимершык авыл җирлеге башлыгы Хаҗиев А. Х., Саба муниципаль районы социаль яклау идарәсе җитәкчесе Гайнутдинова Л.Н. һәм “Саба” ҖЧҖ Мичән бүлекчәсе мөдире Шаймарданов Р.Р. котладылар һәм бүләкләр тапшырдылар. Алга таба да кәдер, хөрмәттә яшәвен телибез.
Яз җитте. Язгы чәчү башланырга да күп калмады. Һәр яңа көн авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен кыр эшләренә якынлаштыра . Хәзер авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре алдында төп бурыч җир эшкәртү техникасының язгы кыр эшләренә әзер булуы. Барыннан да элек, һәр машина дөрес ремонтланып, көйләнгән булырга тиеш. Бу уңайдан Саба ҖЧҖнең Тимершык бригадасында авыл хуҗалыгы техникасын һәм тагылма агрегатларны техник карау һәм язгы кыр эшләренә әзерләү бара.
Санитар-экологик икеайлык кысаларында Тимершык авыл җирлегендәге оешма-предприятиеләрдә, шәхси хуҗалыкларда, урамнарда, чишмәләрдә тирә-якны чүпләрдән чистарту максатыннан өмәләр башланды. Җыештыру эшләрендә җирлек халкы зур теләк белдереп актив катнаша.
Тимершык авыл җирлегендә Шәмәрдән МПП ТКХ ААҖ гаризалар нигезендә су белән тәэмин итү системасын ремонтлый. Алар үз эшләрен вакытында һәм төгәллек белән башкаралар. Әлеге оешма хезмәткәрләренә рәхмәт белдерәбез.
5 апрельдә Кызыл-Мишә мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре Саба мәктәп-интернат укучылары өчен уен программасын үткәрделәр . Клоуннар Клепа һәм Ириска балаларга күңелле уеннар тәкъдим иттеләр. Сихерче үзенең тылсымлы таягы белән төрле кызыклы фокуслар күрсәтте. Чара дәвамында залда балаларның шат авазы яңгырап торды, барысы да канәгать калды! Күңелле клоуннар балаларны дус, игелекле, игътибарлы һәм бер-берсенә кайгыртучан булырга чакырдылар, ә ахырда катнашучыларга татлы сюрпризлар бүләк иттеләр
Тимершык авыл җирлегендә язгы ташуга әзерлек максатыннан су торбаларын чистарту, канаулар ачу эшләре дәвам итә.
Кызыл –Мишә авылында плотинага бара торган юл кардан чистартылды, канау ачылды.
30 март көнне Тимершык мәдәният йортында язгы бәйрәм - Нәүрүз бәйрәме үтте. Бәйрәмдә катнашкан барлык халык та рәхәтләнеп күңел ачты, ял итте. Төрле уеннарда үзләренең көчләрен сынадылар. Төрле уеннар уйнадылар: аркан тарту, чүлмәк вату, таяк тарту һәм башка уеннар. Кунаклар барысы да боткадан һәм кайнар чәйдән авыз иттеләр. Бәйрәмнән барлык кеше дә яхшы кәеф һәм бүләкләр белән кайтып китте.
Ир-егетләр арасында Саба муниципаль районы буенча үткәрелүче волейбол ярышларында Тимершык авыл җирлеге командасы актив катнашып 2 нче урынны яулады. Егетләрне уңышлары белән чын күңелдән котлыйбыз.
26 март көнне Рамазан аенда Тимершык авылы мәдәният йортында ифтар мәҗлесе үткәрелде. Ифтарны авылыбыз эшмәкәрләре- иганәчеләре Дамир Исмагыйлев һәм Эльмир Ибрагимов үткәрделәр. Авылның яше, карты , килгән кунаклар Мөхәмәтҗанов Дамир хәзрәтнең вәгазьләрен тыңлады.Киләчәктә дә туган авылыбызда шулай изге бәйрәмнәрдә очрашырга, тыныч матур тормышта яшәргә язсын.