26 март көнне Рамазан аенда Тимершык авылы мәдәният йортында ифтар мәҗлесе үткәрелде. Ифтарны авылыбыз эшмәкәрләре- иганәчеләре Дамир Исмагыйлев һәм Эльмир Ибрагимов үткәрделәр. Авылның яше, карты , килгән кунаклар Мөхәмәтҗанов Дамир хәзрәтнең вәгазьләрен тыңлады.Киләчәктә дә туган авылыбызда шулай изге бәйрәмнәрдә очрашырга, тыныч матур тормышта яшәргә язсын.
23 март көнне Сабай авылы клубында язгы бәйрәм - Нәүрүз бәйрәме үтте. Бәйрәмдә катнашкан барлык халык та рәхәтләнеп күңел ачты, ял итте. Төрле уеннарда үзләренең көчләрен сынадылар. Төрле уеннар уйнадылар: аркан тарту, чүлмәк вату, таяк тарту һәм башка уеннар. Бәйрәмнән барлык кеше дә яхшы кәеф һәм бүләкләр белән кайтып китте.
20 март көнне Тимершык мәдәният йортында "Без бергә" Республика балалар халык иҗаты фестиваленең район туры узды. Фестивальнең төп максаты - балалар арасында халык иҗатын үстерү, аларның талантларын ачу. Мәдәният йорты залында кулдан эшләнгән әйберләр күргәзмәләре урнаштырылган. Сәхнәдә сәләтле балалар чыгыш ясады. Әлеге зонада Тимершык урта гомуми белем бирү мәктәбе, Югары Симет урта гомуми белем бирү мәктәбе, Олы Шыңар урта гомуми белем бирү мәктәбе, Мичән төп гомуми белем бирү мәктәбе һәм Саба интернат-мәктәбе катнашты. "Без бергә" фестивале 8 номинациядә узды. Мәктәп укучыларыннан тыш, фестивальдә иҗат һәм сәнгатьне яратучы гаиләләр дә катнашты. Сәхнәдә катнашучылар халык җырларын башкардылар, биеделәр, шигырьләр укыдылар, әкиятләр күрсәттеләр.
Саба муниципаль районы авыл җирлекләрендә "Яшь белгечләргә аренда торагы" программасы гамәлгә ашырыла, аның нигезендә авылларга квалификацияле белгечләр җәлеп итү максатында торак төзелеше алып барыла. Тимершык һәм Миңгәр авылларында белгечләр өчен чираттагы йортлар төзелә.
17 март көнне Тимершык авыл җирлегенең административ бинасында «Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросы» баш белгече Ахунов Рәшит Илсур улы юридик мәсьәләләр буенча гражданнарны кабул итте. Ул гражданнарның һәм Тимершык урта мәктәбе укучыларының барлык кызыксындырган сорауларына җаваплар бирде.
Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Тимершык авыл җирлегенә кергән авылларда Тимершык авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан Айгөл Әхмәтгалиеваның “Әйттерерсең әллә ни...” комедиясен сәхнәләштерделәр. Тамашачы актерларның матур уеныннан, уйланылган спектакльдән бик канәгать калдылар.
8 март көнне Тимершык авылы мәдәният йортында бик матур бәйрәм-концерты уздырылды. Татарстанда танылган моңлы җырчылар матур җырларын бүләк иттеләр. Авылдашыбыз - җырчы, алып баручы һәм көрәшче егетебез Ленур Биктимеров һәм аның иҗатташ дусларына шундый бәйрәм оештыруы өчен зур рәхмәт һәм уңышлар телибез!
2025 елның 4 мартында Тимершык авыл җирлеге башлыгы Айдар Хаҗиев, Россия Федерациясе пенсия һәм социаль иминият Фондының Татарстан Республикасы буенча Саба бүлеге җитәкчесе Марат Мөхтәсимов һәм Юнармия хәрәкәте вәкилләре белән берлектә, тыл хезмәтчәннәрен якынлашып килүче Бөек Җиңү бәйрәме белән котладылар, Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан гамәлгә куелган «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» юбилей медальләрен һәм Саба муниципаль районы хакимиятеннән бүләк тапшырдылар.
Сугыш елларында бу хатыннар яшүсмерләр булсалар да, өлкәннәр белән беррәттән, күптән көтелгән җиңүне якынайтып, баш күтәрмичә эшләделәр. Бөек Җиңүгә керткән шәхси хезмәтегез өчен сезгә, кадерле тыл хезмәтчәннәре, түбәнчелек белән баш иябез!
1 март көнне Тимершык авылында Саба муниципаль районы командалары арасында Булатов Рәзил Илдус улы истәлегенә хоккей буенча ярышлар узды. 4 команда катнашты. “Көек-Мишә” командасы 1 призлы урынны аулады, 2 призлы урынны "Миңгәр", 3 призлы урынны "Тимершык", 4 призлы урынны “Икшермә” командалары яулады. Командалар күчмә кубок, грамота һәм акчалата призлар белән бүләкләнде.
1 март көнне Тимершык авылында яшәүче Гарипов Хәниф Гариф улы 90 яшьлек туган көнен билгеләп узды. Аны Тимершык авыл җирлеге башлыгы Хаҗиев А. Х., Саба муниципаль районы социаль яклау идарәсе җитәкчесе Гайнутдинова Л.Н. котладылар һәм бүләкләр тапшырдылар. Алга таба да кәдер, хөрмәттә яшәвен телибез.