ЯҢАЛЫКЛАР


27
ноябрь, 2025 ел
пәнҗешәмбе

26 ноябрь көнне Саба районы мәдәният йортында якташыбыз Шәүкәт Биктимеров исемендәге XIII Республика балалар театр сәнгате конкурсының йомгаклау өлеше булды. Конкурста Шекше төп мәктәбенең “Нур” балалар театр коллективы (житәкчесе Фаваризова Р.Т.) 3 урын яулады. Котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез!

Тэги: Шекше авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

24
ноябрь, 2025 ел
дүшәмбе

23 нче ноябрь көнне Шекше авыл җирлеге әниләре Саба мәдәният йортында Бөтенроссия әниләр көне уңаеннан чарада.  

Тэги: Шекше авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

17
ноябрь, 2025 ел
дүшәмбе

15 ноябрь көнне Явлаштау мәдәният йортында Шекше авыл җирлегенең иҗат коллективлары һәм үзешчәннәр концерты булды. «Хәтер альбомы.Солдат хатлары» фестивале сугыш кырларыннан әйләнеп кайтмаганнарның истәлеген саклауга юнәлдерелгән «Туган җиргә кайтты кайтмаганнар» район фестиваленең бер өлеше булды. Концерт башланыр алдыннан мәдәният йорты фойесында тематик күргәзмә оештырылды. Килүчеләр Алан-Елга авылында туган Кәрим Галимуллинның фронт хатларын һәм бүләкләрен күрделәр. Офицер Фин сугышын уза, аннан Бөек Ватан сугышының беренче көннәрендә үк фронтка китә, Ватан өчен батырларча сугыша һәм фашистларны җиңүгә өч ай кала һәлак була. Үткәндәге истәлекләр янәшәсендә Сәрдә авылында туып-үскән Фәнис Шәрифуллинның фотоматериаллары һәм бүләкләре тәкъдим ителде, ул бүген сугышчы буларак, батырлык һәм кыюлык үрнәге булып, махсус хәрби операциядә катнаша. Шекше авылында туган Илшат Гарипов гармуны да күргәзмәдә аерым урын алды. Яшь солдат 1980 елларда Германиядә армия хезмәте үтә, ике ел буена үзенең музыка коралыннан аерылмый һәм соңыннан аны саклый. Шекше төп гомуми белем бирү мәктәбе укучыларының һәм аларның ата-аналарының Бөек Җиңүнең 80 еллыгына, Ватанны саклаучылар елына багышланган эшләре яшь буынга патриотик тәрбия бирүнең мөһимлеген күрсәтте.

Концерт Шекше төп гомуми белем бирү мәктәбе укытучылары хорының тәэсирле чыгышыннан башланды. Кичәне алып баручы Әмир Хисмәтов фронттан килгән хатларның һәм солдатларның фоторәсемнәренең кыйммәтле булуын искәртте, алар гаиләләрдә кадерләп саклана һәм, геройлар истәлеген саклап, буыннан – буынга тапшырыла. Аннары сәхнәгә яшь артистлар чыкты. Шекше авыл мәдәният йортының «Бөрлегән» үрнәк татар балалар фольклор коллективы «Без сугыш теләмибез» дигән күңелгә үтеп керерлек чыгыш куйды. Ә «Зиләйлек» үзешчән фольклор коллективы тамашачыларны «Фронтка озату» һәм «Бөек Ватан сугышы вакытында урып-җыю газаплары» спектакльләре белән таң калдырды, алар шул катлаулы чорларның рухын якты һәм эмоциональ яктан чагылдырды. Яшь артистлар – Инсаф Гыйләҗетдинов, Индия Галиева, Ильвина Габделхакова, Айзилә Гомәрова, шулай ук «Бөрлегән» үрнәк татар фольклор коллективының өлкән төркеме башкаруындагы музыкаль композицияләр, җырлар һәм биюләр кичәнең якты мизгелләре булды. Урта һәм өлкән буын башкаручылары, җирлек учреждениеләре һәм оешмалары хезмәткәрләре дә үз номерларын тәкъдим итте. Шекше «Акчарлак» балалар бакчасы коллективы әти-әниләре белән «Алые Закаты» бию номеры белән тамашачыларны сөендерде. Шекше авыл җирлеге башлыгы Радик Рамазан улы Хәйретдинов та концертта катнашты, җыр башкарды. Ул СВО әгъзасы Фәнис Шәрифуллинның әнисе Рәйсә Шәрифуллинага рәхмәт белдерде һәм аңа истәлекле бүләк тапшырды.

Концерт документаль фото һәм видеоматериаллар күрсәтү белән үрелеп барды, алар Хәтер һәм каһарманлык темасын тирәнрәк ачарга ярдәм итте. Программаның финалында Венера Ганиева репертуарыннан концерт катнашучылары башкаруында «Алга» җыры яңгырады. Йомгаклау сүзе белән Саба районы Башкарма комитетының мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Фидэил улы Заһидуллин чыгыш ясады. Ул Саба муниципаль районы Башлыгы Р.Н.Миңнеханов карары нигезендә оештырылган «Туган җиргә кайтты кайтмаганнар «Хәтер китабы»район фестиваленең әһәмиятен, шулай ук бу фестиваль кысаларында Ватанны саклаучылар елында уздырыла торган чараларның мөһимлеген һәм үзенчәлеген ассызыклады. Рөстәм Фидәилевич Шекше авыл җирлеге коллективларының бердәмлеген билгеләп үтте, «Хәтер альбомы. Солдат хатлары» концертында катнашучыларга һәм оештыручыларга рәхмәт белдерде.

Тэги: Шекше авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

10
ноябрь, 2025 ел
дүшәмбе

3 ноябрь көнне Казан шәһәрендә “Мөнәҗәтләр – гаилә бизәге” бөтенроссия бәйгесе булып узды. Конкурста Шекше авылының иң оста мөнәҗәтләр әйтүчесе Ханнанова Алсу Сәүбән кызы, 36 яшь һәм аннан да өлкәнрәк яшь үзенчәлекләре арасында, “Соло” номинациясендә III дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнде. Котлыйбыз сезне, алга таба да сәламәт булып, зурдан-зур уңышларга ирешергә язсын!

Тэги: Шекше авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

27
октябрь, 2025 ел
дүшәмбе

25 октябрь көнне Шекше мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе «Туганнар җыелган җирдә» исемле күптән көтелгән шәҗәрә бәйрәмен үткәрү урыны булды. Бу көннең төп геройлары - Мөхәммәтҗановлар һәм Сәйфетдиновлар. Чара рухи һәм дустанә шартларда узды. Кунаклар гаилә традицияләре турындагы хикәяләрне кызыксынып тыңладылар, тормыш тарихлары белән уртаклаштылар. Бәйрәм Шекше мәдәният йортының «Бөрлегән» үрнәк татар балалар фольклор коллективы чыгышы белән башланып китте, яшь солистлар татар халык җырларын башкардылар. Казан шәһәренең "Мирас" татар халык хоры кичәнең матур бизәге булды, хор җитәкчесе Наил Бареев һәм хормейстер Алия Минкашева да Мөхәммәтҗановлар нәселеннән.

Тэги: Шекше авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

24
октябрь, 2025 ел
җомга

31 октябрь көнне Шекше мәдәният йортында «Зиләйлүк» фольклор ансамбленең 15 яшьлек юбилее һәм гармунчы Рәкыйп Шариповны искә алу кичәсе булачак. Рәхим итегез!

Тэги: Шекше авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

25 октябрь көнне Шекше мәдәният йортында "Шәҗәрә бәйрәме" була. Шекше авылыннан Мөхәммәтҗан һәм Сәйфетдин нәселләре очраша. Әлеге бәйрәмне Әлфия Галимҗан кызы Мөбәрәкова оештыра. 15 сәгать 30 минутта Шекше мәдәният йорты сәхнәсендә Казан шәһәреннән "Мирас" татар халык хоры чыгыш ясаячак, җитәкчесе тамырлары шушы нәсел белән бәйләнгән Наил Бареев. Рәхим итегез!

Тэги: Шекше авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

19
сентябрь, 2025 ел
җомга

18 сентябрь көнне Байлар Сабасының үзәгендә «Кабак-2025» район фестивале узды. Бәйрәмдә Шекше мәдәният йортының «Зиләйлүк» фольклор коллективы да катнашты. Алар кабактан композиция, төрле сый-нигъмәтләр һәм "Как бәлеш" ясау буенча мастер-класс күрсәттеләр. Алар шулай ук җырлар җырладылар, биеделәр һәм фестиваль кунакларының күңелен ачтылар.

Тэги: Шекше авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

15
сентябрь, 2025 ел
дүшәмбе

14 сентябрь көнне Татарстан Республикасында Татарстан Республикасы Рәисе( башлыгы) һәм җирле үзидарә депутатларын сайлаулары узды.  Шекше авыл җирлеге гражданнары сайлауларда актив катнашты. Иң беренче килеп сайлаучы һәм сайлауларда беренче тапкыр катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Сайлаучылар өчен мастер-класслар һәм чәй эчү оештырылган иде. Волонтерлар браслет өләштеләр.

Тэги: Шекше авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

8
сентябрь, 2025 ел
дүшәмбе

Алан-Елга авылы зиратына юл салу эше ахырына якынлашты. Бу эшнең төп оештыручы-башкаручысы ҖЧ “Игенче” җәмгыяте. Авыл җирлеге һәм авыл халкы исеменнән изге эшләре өчен “Игенче“ җәмгыятенә зур рәхмәтебезне белдерәбез!

Тэги: Шекше авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International