ЯҢАЛЫКЛАР


28
июль, 2020 ел
сишәмбе

    Йортның матурлыгы ишегалдыннан башлана дигән фикер белән килешәсездер, мөгаен.  Бу көннәрдә Байлар Сабасының З.Йосыпов урамындагы 13Б, 15 һәм 15А күпфатирлы гомуми йортларының ишегалдында төзекләндерү эшләре бара.

Тэги: Саба шәһәр җирлеге
saby.tatarstan.ru

24
июль, 2020 ел
җомга

... Юллар, юллар, авыр булса булсын,

Тик соңгысы гына булмасын, – дип җырланса да, бүгенге заманда машина белән асфальт юлдан гына җилдереп баруны барыбыз да ярата. Авыр дигәне язгы-көзге пычракларда машина белән кереп булмый торган юл өлешләре турында дип аңлыйк. Безнең Байлар Сабасында исә мондый урыннар инде бөтенләй юк диярлек. 

Тэги: Саба шәһәр җирлеге
saby.tatarstan.ru

22
июль, 2020 ел
чәршәмбе

     Әйе, тек-тек басып йөрерлек тротуарлары булган бистәдә яшәвебез белән гоурурлана алабыз. Яшәгән җирнең матур, төзек һәм уңайлы булуы барыбыз өчен дә мөһим. Шуны истә тотып, бистәдә аның йөзен матурлау һәм халыкка тагын да уңайлы яшәү мохите тудыру буенча зур күләмле эш башкарыла. 

Тэги: Саба шәһәр җирлеге
saby.tatarstan.ru

20
июль, 2020 ел
дүшәмбе

   Күпләребезнең яраткан ял итү урынына әйләнгән “Ямьле Саба” яр буе мәйданында төзелеш эшләре туктап тормый. 

Тэги: Саба шәһәр җирлеге
saby.tatarstan.ru

15
июль, 2020 ел
чәршәмбе

     Саба шәһәр башкарма комитеты тәкъдиме белән һәм “Бердәм Россия” партиясенең яшь гвардиячеләр җирле бүлекчәсе, Саба муниципаль районы Советы каршында эшләүче Яшьләр парламенты белән берлектә 14нче июль көнне “Экологик велоузыш” дип аталган акция үткәрелде. 

Тэги: Саба шәһәр җирлеге
saby.tatarstan.ru

13
июль, 2020 ел
дүшәмбе

Саба муниципаль районы Башкарма комитеты, "Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе" бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Саба җирле бүлекчәсе һәм Саба муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламенты инициативасы белән 2020нче елның 14нче июлендә 13.30 сәгатьтә "Экологик велоузыш"акциясе үткәрү планлаштырыла.

Чараның максаты-төньяк-көнчыгыш гидротехник корылманың яр буе полосасын чистарту. Әлеге велоузышта теләгән һәр кеше катнаша ала. Велоузыш старты: 14:00 сәгатьтә шәһәр тибындагы бистәнең үзәк мәйданыннан. Байлар Сабасы, "балалар иҗат үзәге" МБУ каршында битлекләр һәм перчаткалар бар!


saby.tatarstan.ru

22
июнь, 2020 ел
дүшәмбе

Саба шәһәр җирлегендә Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнар истәлегенә «Хәтер шәме» акциясе узды. 

Тэги: Саба шәһәр җирлеге
saby.tatarstan.ru

21
май, 2020 ел
пәнҗешәмбе

     Барыбызның да яраткан ел фасылы- җәй якынлаша. Җәй исә ул - чәчәкләр, матурлык һәм  яхшы кәеф дигән сүз.  Шуны истә тотып,район үзәге Байлар Сабасы бистәсенең һәр почмагында матурлык тудырырга чакырабыз. 

Тэги: Саба шәһәр җирлеге
saby.tatarstan.ru

18
апрель, 2020 ел
шимбә

     Хәзерге вакытта әлеге дата Татарстанда яшәүчеләр өчен аерым әһәмияткә ия. Республикабызда гомумроссия күләмендә генә түгел, ә дөнья күләмендә кыйммәтле саналган тарих һәм мәдәният һәйкәлләре тупланган. Аларны киләчәк буыннар өчен саклап калу – безнең төп бурычыбыз. Саба шәһәр җирлеге территориясендә исә бүгенге көндә 5 шундый объект бар. 

Тэги: Саба шәһәр җирлеге
saby.tatarstan.ru

10
март, 2020 ел
сишәмбе

   Илебез тарихында тирән эз калдырган Бөек Ватан сугышы каһарманнарына күпме генә игътибар һәм хөрмәт күрсәтсәк тә, аз булыр сыман. Чөнки алар бүгенге тыныч һәм имин тормышыбыз өчен көрәшүчеләр. 

Тэги: Саба шәһәр җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International