25 апрель көнне Сабабаш авыл клубында Килдебәк авыл китапханәчесе китап бирү пунктында клуб мөдире белән берлектә "Авыл яши" - проекты кысаларында җирле рәссам Ганиев Ринат белән «Легкая кисть художника» исемле очрашу оештырдылар. Бу көнне аның иҗатына сокланырга һәм рәссам белән аралашырга гүзәллекне яратучылар килде. Ринат Ганиев – үзлегеннән өйрәнгән рәссам. Ул-картиналарны кечкенәдән яза башлый. Аның картиналарының сюжетлары-туган як пейзажлары, портретлар, шулай ук шәҗәрәләр төзү белән дә шөгыльләнә. Очрашу барышында ул катнашучыларга үзе һәм үзенең иҗаты турында сөйләде, иҗади планнары белән уртаклашты.
Шулай ук рәссамның эшләре күргәзмәсе оештырылды. Очрашуда катнашучыларга да, талантлы якташыбызга да бик күп шатлыклы минутлар һәм илһам бүләк итте. Катнашучылар көндәлек мәшәкатьләрдән арына һәм матурлык дөньясына чума алдылар.
27 апрель көнне Лесхоз мәдәният йортында “Без Тукайлы халык” дип исемләнгән әдәби кичә үтте. 26 нчы апрель - татар дөньясы өчен истәлекле дата, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне. Габдулла Тукай татар шигъриятенең иң якты йолдызы, милләтебезнең йөзек кашы. Шагыйрь калдырган иҗат мирасы — безнең мактанычыбыз һәм горурлыгыбыз. Без Тукаебыз белән бәхетле. Без сөекле Тукаебызны беркайчан да онытмыйбыз, истән чыгармыйбыз. Аны яратабыз, зурлыйбыз. Кечкенәдән шигырләрен, әкиятләрен яратып укыйбыз. Гади генә язылган Тукай иҗатында күпме мәгънә, осталык, матурлык, горурлык! Тормышта күпме михнәт – ятимлек, фәкыйрьлек, кимсетүләр күрсә дә, аның туган авылына, халкына, теленә хөрмәте зур булып кала. Бүгенге кичәдә без Тукайның тормыш юлын һәм иҗатын искә төшердек. “Сәйлән” балалар театр төркеме “Тукай әкиятләренә таянып” – дип исемләнгән әкият өзекләреннән җыелма күрсәттеләр. Кызыклы костюмнардан әкият геройлары, балаларның оста сөйләме һәрберебезне балачак иленә алып кайтты. Аннары балалар, килгән тамашачы Тукайның шигырьләрен матур, сәнгатьле итеп сөйләп күрсәтте. Шуның өчен һәрбер катнашучыга, кечкенә булса да, бүләкләр бирелде. Бәйрәм бик эчтәлекле, матур, күңелле үтте. Бәйрәм татар халкының икенче гимнына әверелгән “И туган тел” җыры белән тәмамланды. “Сөй гомерне, сөй халкыңны, сөй халкыңның дөньясын” – дип язган Тукаебыз. Безгә дә милләтебез горурлыгы булып, милләтебез белән горурланып яшәргә һәм яшьнәргә язсын!
20 марттан 25 апрельгә кадәр Лесхоз мәдәният йортында «Оста куллар» клуб формированиесе осталары белән "Макраме"техникасында кашпо әзерләү буенча дәресләр циклы узды. Бүген алар асма үрү эшен төгәлләделәр.
Сиздермичә генә узган ай дәвамында чарада катнашучылар «Макраме» техникасының үзенчәлекләре белән бик теләп таныштылар, төп төеннәр ясарга, җепләрне тоташтырырга һәм кашпо өчен матур асмалар ясарга өйрәнделәр. Эш тәмамланганнан соң барлык катнашучылар да нәтиҗәдән канәгать калдылар, иҗат процессыннан күңелле тәэсирләр алдылар, уңай бәяләмәләр калдырдылар.
Ватанны саклаучылар елы уңаеннан һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан Лесхоз мәдәният йортында Лесхоз авыл китапханәсе белән берлектә канәфер ясау буенча «Җиңү Чәчәкләре» мастер – классы узды. Россиядә бу чәчәк һәрвакыт геройларның символы булып санала иде. Дәрес башында китапханәче, Җиңү Көненең чәчәксез булмавы турында сөйләде. Алар тере һәм ясалма, алар һәрвакыт бу бөек бәйрәмне озата баралар һәм һәлак булганнарны искә алу булып торалар. Канәфер бүгенге көнгә кадәр Бөек Ватан сугышы геройларына истәлек һәм рәхмәт символы, Җиңү көне символы булып тора. Балалар төсле гофрирланган кәгазьдән күләмле канәфер ясау техникасы белән таныштылар. Һәр адым алдагы гамәлләрне җентекләп тасвирлап барылды, шуңа күрә хәтта иң тәҗрибәсезләр дә тәкъдим ителгән биремнәрне үти алды. Нәтиҗәдә, берничә минутлык тырышып эшләү дәверендә искиткеч чәчәкләр - Җиңү көне символы килеп чыкты.
Бу дата алдыннан Мишә авыл җирлеге башлыгы Азат Хөрмәт улы Лесхоз мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары белән очрашты.
Мишә авыл җирлегенең спорт тормышы.
Волейбол буенча хатын-кызлар командасы ярышларда актив катнаша.
Мишә авыл җирлегендә Бөек Ватан сугышының 80 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек бара.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан Мишә авыл җирлегендә тыл ветераннарын котладылар. Мишә авыл җирлеге башлыгы Гатиятуллин Азат Хөрмәт улы Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Котдусов Илнур Илдус улы белән бергә Халикова Такмиля Шафигулла кызын Татарстан Республикасы Рәисе исеменнән бүләкләр һәм котлау открыткалары тапшырдылар.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан Мишә авыл җирлегендә тыл ветераннарын котладылар. Мишә авыл җирлеге башлыгы Гатиятуллин Азат Хөрмәт улы Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Котдусов Илнур Илдус улы белән бергә Шорникова Мария Васильевнаны Татарстан Республикасы Рәисе исеменнән бүләкләр һәм котлау открыткалары тапшырдылар.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан Мишә авыл җирлегендә тыл ветераннарын котладылар. Мишә авыл җирлеге башлыгы Гатиятуллин Азат Хөрмәт улы Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Котдусов Илнур Илдус улы белән бергә Гарафутдинова Раушания Галави кызын Татарстан Республикасы Рәисе исеменнән бүләкләр һәм котлау открыткалары тапшырдылар.