И туган тел, и матур тел,
Әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем,
Син туган тел аркылы.
26нчы апрель- Габдулла Тукайның туган көне! Ватаныбызда туган тел көне!
Габдулла Тукай - яраткан шагыйребез. Без - Тукай оныклары!
2025 елның 25 апрелендә безнең балалар бакчасында"Эколят көне" чарасы оештырылды.
Бакчабызга йөрүче Хуҗәхмәтов Мансур көрәш буенча район күләмендә үткәрелгән ярышларда катнашып, призлы урыннар ала. Яшь көрәшчебез Мансурга алга таба да уңышлар телибез!
1 Май бәйрәме алдыннан безнең мәктәптә 8-9 сыйныф укучылары өчен «Киләчәккә Билет» исемле мавыктыргыч эшлекле уен үткәрелде. Уенны тәрбия буенча директор киңәшчесе Галимуллина Ч. Г. оештырды.
22 нче апрель көнне мәктәбебездә 7 нче сыйныф укучыларын Юннатлыкка багышлау тантанасы булды.
Уҗым культураларын , күпьеллык үләннәрне тырмалау һәм минераль ашламалар белән тукландыру төгәлләнде.
Чәчү эшләренә керештек.
"Игенче" ҖЧҖендә сабан культуралары 2687 гектарда чәчеләчәк, шулардан 1579 гектарда бөртекле сабан культуралары.
Чәчү эшләрен сыйфатлы башкару өчен ике чәчү комплексы катнаша.
Язгы ярминкәләр башланды , бу безнең быел икенче тапкыр килү.
Халык ярминкәләрне һәм безнең мичтә пешкән коймакларны, самавыр чәен көтеп ала, өстәл яныннан беркайчан да сатып алучылар , кунаклар өзелми.
Һәм без дә, ачык йөзебезне , тәмле сүзебезне һич тә җәлләми, бер дә зарланмый хезмәт күрсәтәбез.
Кайнар чәй һәм коймак белән сыйланучы халык та канәгать , без дә яхшы теләкләр һәм рәхмәт сүзләре ишетәбез.
КФХ «Мөхәммәтшин» һәм «Туган Як» ҖЧҖ хуҗалыкларында күпьеллык үләннәрне аммиак селитрасы белән тукландыруга керештеләр.
Әлеге ярышта ҖЧ “Игенче” җәмгыятенең иң җитез , тәвәккәл хезмәткәрләре :