Тиздән ул социаль челтәрләрдә пәйдә булачак. Клипта тамашачы авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең көндәлек тормышын, ҖЧ “Игенче” җәмгыятендә -терлекчелек һәм игенчелек , умартачылык тармагында эшләүче хезмәткәрләребезнең көндәлек эш күренешләрен , шулай ук авыл хезмәтчәннәренең яшәешен, тормыш итүен сокланып күзәтәчәкләр.
"Яшьлек" яшьләр үзәге тренеры Хуҗахмәтов Ильяс Олыяз авылында балалар белән " Сәламәт булуы шәп!" дип исемләнгән спорт уеннары үткәрде.
Олыяз " Чәчкә" балалар бакчасында "Сабантуй - күңелле бәйрәм" дигән бәйрәм чарасы булып узды, анда өлкәннәр һәм балалар катнашты.
ҖЧ " Игенче" җәмгыяте биләмәләрен матурлау , чәчәкләр утырту эшенә быел да зур җаваплылык белән керештек. Бөтен фантазияне эшкә җигеп, хыялланып , матурлык тудырырга тырыштык. Чәчәкләр, төрле эшләнмәләр , безнең җәмгыятьнең биләмәләрен матурлап кына калмый, ә анда эшләүче хезмәткәрләргә дә күңелле атмосфера тудыра.Алай гына да түгел , һәрбер үткән кеше шушы матурлыкка сокланып китә.
Олыяз авылында Илнур һәм Рузилә Әхмәтовлар капка төпләрен чәчәккә күмделәр.
10 июль көнне Эзмә, Кызыл Мишә, Өтернәс, Иләбәр авыл мәдәният йортлары һәм китапханә хезмәткәрләре, Шекше, Сәрдә авыл мәдәният йортлары белән берлектә, Тимершык авылы балалары өчен «Калатау серләре» дигән туристик маршрут оештырдылар.
Өтернәс авылында гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне унаеннан, "Яшәү өчен миңа син кирәк" дип исемләнгән яшьләр җыены