ЯҢАЛЫКЛАР


24
ноябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Олыяз мәчетендә әниләр көне уңаеннан мөслимәләр кичәсе оештырылды.Авылыбыз мәхәлләсе белән берлектә мәчетебезгә Саба остабикәсе Тәнзилә абыйстай килгән иде. Бик үтемле вәгазь һәм дәрес мөслимәләргә бик ошады.Ахырдан тәмле ризыклар белән чәй табынында дәвам иттеләр.     

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Олыяз авылы мәдәният йортында әниләр көненә багышлап "Кадерлик без газиз Әниләрне" дигән концерт булып узды.Чарага Шәмәрдән мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Тулган ай" ансамбле килеп,бик эчтәлекле концерт куеп, әниләрне һәм әбиләрне ял иттерделәр.Концертта өлешчә мобилизациягә эләккән солдатларыбызның әниләре дә катнашты,аларга мәдәният йорты житәкчесе Раилә ханым истәлекле бүләкләр тапшырды.Бәйрәм белән котлап авыл жирлеге башлыгы вазифаларын башкаручы Райнур Әхмәтов та катнашып тәбрикләү сүзләрен җиткерде.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

22
ноябрь, 2022 ел
сишәмбе

Олыяз авылының спортзалында инде дистә елга якын көрәш түгәрәге эшләп килә. Тренер Ильяс Хужәхмәтов сүзләренә караганда 20 дән артык бала әлеге түгәрәктә шөгыльләнә. Ильяс үзе дә шушы авылда үсеп,шөгыльләнеп быелгы район сабантуеның баш батыры булып тора. Яшь спортчылар тәжрибәле тренер белән һәр ярышта уңышлар белән кайталар. Киләчәктә сәламәт буын тәрбияләүче тренерга һәм аның яшь шәкертләренә район,республика күләмендә танылырлык спортчылар булуларын теләп калабыз. 

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

20
ноябрь, 2022 ел
якшәмбе

Бөтендөнья бала хокукларын яклау көне уңаеннан Эзмә авыл җирлеге башлыгы ваыйфаларын башкаручы Әхмәтов Райнур Гыйльфан улы катнашында "Минем хокукларым" дигән чара уздырылды.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

14
ноябрь, 2022 ел
дүшәмбе

Эзмә һәм Олыяз мини-футбол командалары хезмәт коллективлары һәм җирле үзидарә органнары арасында мини-футбол буенча Саба муниципаль районы Чемпионатында катнашалар

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Иләбәр "Умырзая" балалар бакчасында зурлар төркеме балалары белән "Юлда йөрсәң син өлгер, юл кагыйдәсен нык бел! " дип исемләнгән чара үткәрелде. 
Юлда йөрсән, бул өлгер,
Юл кагыйдәсен нык бел! 
Светофорның һәрбер төсен,
Юлның билгеләрен бел!!! 
Юл билгеләре безгә
Бик күп нәрсә әйтәләр.
Кирәк чакта боералар,
Кирәк чакта кисәтәләр,
Һәлакәтләр булмасын дип,
Телидер hәрбер йөрәк.
Шуңа күрә дә йөргәндә,
Бик сак булырга кирәк!!!

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Иләбәр авыл китапханәсе һәм клуб хезмәткәрләре 9 ноябрь көнне “Ак калфак” клуб берләшмәсенә йөрүче өлкәннәребез белән берлектә “ Минем бурычларым һәм хокукларым” дигән темага хокукый мәгълүмат сәгате уздырдылар.

Чарада Саба муниципаль районы ЮХИДИ хезмәткәрләре дә катнашты. Өлкәннәребезгә юл йөрү кагыйдәләрен искә төшереп, аларны төгәл үтәргә чакырдылар. Төрле уеннар,ребус, кроссвордлар аша аларның белемнәрен тикшерделәр. Чара ахырында истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

1
сентябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

1 сентябрь көнне Эзмә мәдәният йортында " Исәнме мәктәп!”, исеме астында бәйрәм узды. Җәй айлары тиз узды, 1 сентябрьдә көтеп алынган Белем көненең килүе сизелми дә диярлек, күпләр өчен тантаналы була.1 сентябрьне нәкъ менә Белем көне дип саный башладылар, чөнки бу көнне уку елы мәктәпләрдә һәм башка уку-белем бирү учреждениеләрендә башлана. Белем көне-барлык укучылар, укучылар, студентлар, аларның ата-аналары, укытучылар һәм укытучылар, шулай ук укучыларга һәм студентларга хезмәт күрсәтү белән бәйле барлык кешеләр өчен бәйрәм. Эзмә мәдәният йорты хезмәткәрләре Эзмә мәдәният йортында узган Белем көненә багышланган бәйрәмне әзерләүдә һәм үткәрүдә катнаштылар, музыкаль бизәлеш бирделәр.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

18
август, 2022 ел
пәнҗешәмбе

18 август көнне Эзмә мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар белән «Китап белән сәяхәт " дигән темага экскурсия оештырдылар. Җәйге укулар балаларда китапка карата кызыксыну уяталар, уку мәдәниятенә тартылалар, балалар фантазиясен һәм иҗади сәләтләрен үстерәләр. Ял вакытында балалар белән балалар басмаларына күзәтү үткәрелде, кыскача гына балалар язучылары һәм әкиятләре турында сөйләделәр. Табигатьтә балалар бик теләп тылсымлы әкиятләрнең, балалар китапларының һәм журналларының гаҗәеп битләрен карадылар. Ачык һавада уку файдалы гына түгел, кызыклы да, уңайлы да.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

4
август, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Өтернәс һәм Пүкәл авыллары арасында юл-төзекләндерү эшләре бара

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International